«Кем белә, бәлки шунда парлар хасил булып, яңа гаиләләр корылыр»

415 октябрьдә 15.00 сәгатьтә «Грильяж» ресторанында (Самар шәһәре, Солнечный урамы, 53нче йорт, «Барбошина поляна» тукталышы) «Татар кичәсе» дип аталган чара үтәчәк. Бирегә 30 яшьтән өлкәнрәк булган хатын-кызлар һәм ир-атларны көтеп калалар. Алар белән җыр-бию, төрле уеннар оештырып, аралашуга, танышуга җәлеп итәргә ниятлиләр.

- Үткән кышны берничә тапкыр мондый чаралар уздырдык инде, алар бик күңелле үтте. Әмма, кызганычка, кичәбездә ир-атлар әзрәк катнашты. Тиң ярларын эзләүче әфәнделәрне аеруча көтеп калабыз. Кем белә, бәлки шунда парлар хасил булып, яңа гаиләләр корылыр.

Бу эшкә акча эшләр өчен алынмадым, аның бер тиенлек файдасы да юк, зыяны күбрәк. Максатым — халыкны өйләреннән, интернет артыннан тартып чыгару, — дип сөйләде оештыручы Наилә ханым Сафина.

Керү бәясе — 300 сум. Оештыручының телефоны: 8-927-00-68-054.

12 3 4 W98nfgq4P-4samtatnews.ru

Просмотров: 1291

5 комментариев

  1. Потому что на десять девчонок — по статистике — девять ребят! )))
    Сездә аннан да әзрәк! Ничек бүләсез инде, кызлар? Миндә килсәм конкуренция еще да арта! Нишләргә дә белмим! Уңышлар барыгызга да телим!

    • Эльвира, килегез, бик кызык булачак. Может, именно Вы выиграете эту конкуренцию.

      • Диляра, егет белән килсәм генә! Но как говорят, в лес с дровами не ходят! )))

        • Эльвира, у кого есть свои дрова, можно же и с дровами. Не надо будет голову ломать, где провести свой воскресный вечер. Да еще и отдохнете, потанцуете, повеселитесь и заведете новые знакомства!

          • Диляра, отобьют еще! Вон ведь конкуренция какая! ))) Мужчин теперь беречь надо, ведь, их так мало осталось! )))