Көзге урман

i4Көз. Алтын төстә урман түре,
Бушап калган гүзәл аланнар.
Шәфәкъ яктысыннан ут капкандай
Кызарганнар миләш-баланнар.

Зәңгәр күктә ак болытлар йөзә,
Кая бара алар ашыгып?
Баш очыннан кыр казлары үтә,
Кангылдашып, канат кагынып.

Атлы үткән, тәгәрмәч эзләре,
Тапталганнар, шингән чәчәкләр.
Шәрәләнеп калган ак каеннар,
Моңсуланып башын игәннәр.

Табигать кочагында йөрим,
Барысына да урын җитәрлек.
Көзге урманның серле матурлыгы -
Һәр почмагы исең китәрлек.

Урман эче тып-тын калган,
Ялгыз кәккүк йөри адашып.
Бушап калган агач башларында
Җилләр генә йөри куышып.

Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы, Похвистнево районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1132

Комментирование запрещено