Вазыйх Мөхәммәтшин милли хәрәкәтебезнең аксакалларын корбан ашына чакырды

SONY DSC«Прогресс-В» компанияләр группасының генераль директоры Гата углы Вазыйх Мөхәммәтшин милли хәрәкәтебезнең аксакалларын – Азат Надировны, Илгиз Кәлүчне, Шамил Баһаутдинны корбан ашына чакырды. 

Мәҗлестән соң, сый-нигъмәтләр белән тулы өстәл тирәсендә аралашып утырган кешеләр дусларны, фикердәшләрне генә түгел, ә туганнарны хәтерләттеләр. Шулкадәр ихласлык, хөрмәт вә ихтирам чагылды бу сөйләшү барышында.

Бер-берсен игътибар белән тыңлап, чын күңелдән сөйләп, үткәннәрне сагынып искә алып, бүгенге көн мәсьәләләрен уртага салып, киләчәкне барлап утырдылар алар.

Вазыйх Мөхәммәтшин шушы очрашуны оештырып, милли хәрәкәтебезнең активистларына тагын бер кат хөрмәт күрсәтеп, аларның дистәләгән еллар буена татар халкы өчен куйган хезмәтен югары бәяләп, үзләренә олуг рәхмәтләрен белдерде.

Без бер-беребезне озак еллар беләбез. Әйтик, Исмәгыйл углы Илгиз Кәлүч белән 47 ел элек таныштык. Миңа ул вакытта — 25, ә Илгиз абыйга 32 яшь иде. Малайлар идек әле. Шуннан бирле без бергә, дус булып, бер-беребезгә ярдәм итеп яшибез.

Күп еллар Самарның “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле җитәкчесе буларак, Илгиз Кәлүч шушы 47 ел эчендә ансамбльне югары биеклеккә күтәрде.

Ялкынлы яшьлек”не Самар өлкәсендә яшәүче татарлар беләләр, яраталар, хөрмәт итәләр.

Ансамбльнең даны башка төбәкләргә дә таралды. Бу Советлар Союзында һәм Россиядә менә инде 50 елга якын эшләп килүче бердәнбер үзешчән ансамбль.

Илгиз абый — бихисап Мактаунамәләргә ирешкән кеше. Ул — Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Самар өлкәсендә иң беренчеләрдән булып Халык артисты исеменә лаек булды, Дуслык орденына ия булган шәхес.

Ялкынлы яшьлек” ансамбленә Илгиз Кәлүч исемен бирергә кирәк, дип саныйм.

Моңардан тыш, ул 45 ел буена Кузнецов исемендәге заводта конструктор булып эшләп, зур хөрмәт һәм абруй казанды. Кандидатлык диссертациясен яклады.

Илгиз Кәлүчнең уйлап тапкан җиде фәнни тәкъдиме производствога куелды”, — дип сөйләде Вазыйх әфәнде.

Сәлиметдин углы Шамил Баһаутдинны да ул бик тә җылы сүзләр белән телгә алды.

Шамил гомеренең күп өлешен хәрби хезмәткә багышлап, майор дәрәҗәсенә җитте. Илебездә сәяси үзгәрешләр башлангач, демобилизацияләнеп, башы белән милли хәрәкәт эшенә чумды.

Ул Самарның “Бердәмлек” гәҗитәсендә эшләде, 25 ел “Азатлык” бөтендөнья радиосында хәбәрче булды, “Радио-7” Самара” радиостанциясен җитәкләп, анда татар һәм урыс телләрендә тапшырулар алып барды.

Кызы Наилә белән алар 20 елдан артык барлык татар бәйрәмнәрен, чараларын алып бардылар. Шамил кебек, татар телендә матур, дөрес итеп сөйләшүче кешене күргәнем юк.

Әле бүген дә Шамил Баһаутдин Самарның “Сәлам” гәҗитәсендә җаваплы сәркатиб булып хезмәт итә. Мин бу басманы яратып, ләззәтләнеп укыйм. Бик тә кызыклы, файдалы, кирәкле гәҗитә. Шамилнең фамилиясе “Сәлам”нең һәр битендә дә бар”.

Камил углы Азат Надировны түбәндәге сүзләр белән искә алды Вазыйх Гатович:

Без Азат абый белән 30 ел таныш. Ул 40 ел буена Туполев исемендәге заводта конструктор булып эшләде. Бу да — бик җитди, җаваплы хезмәт.

Ул бит әле оста рәссам да. Гомере буе искиткеч матур рәсемнәр ясый. Ул миңа бүләк иткән рәсемнәрне мин фатирым диварларына элеп куйдым һәм аларга хозурланам.

Яктылык” мәктәбенә янкорма төзегәндә, Азат Надиров иң активлардан булды. Төзелеш буенча атна саен уздырылган җыелышларда гел үзенең эшлекле, акыллы киңәшләрен биреп торды.

Ул оныкларын тәрбияләүгә дә зур өлеш кертә.

Олы яшендә булуга карамастан, Азат Надиров бүген дә татар җәмәгатьчелеге эшләрендә актив катнаша”.

Ә менә аларның өчесенә дә хас булган сыйфатлар – хезмәт сөючәнлек, тәртиплелек, күп өлкәләрдәге сәләтләреннән тыш, алар татар милли хәрәкәтенең пионерлары. Соңгы 30 елда өлкәбездә һәм шәһәребездә нинди генә татар бәйрәмнәре үткәрелмәсен, аларның барысында да бу кешеләр катнашты.

Туган тел” исемле Самар өлкә татар җәмгыятен оештыру, “Бердәмлек” гәҗитәсен булдыру, Самар Җәмигъ мәсҗиден, “Яктылык” мәктәбен ачу, татар милли гореф-гадәтләрен, динебез Исламны, ана телебезне, мәдәниятебезне саклау һәм үстерү – боларның барысы да шушы милләтпәрвәрләребезнең олуг хезмәте.

Самар өлкәсенең татар милли хәрәкәтенә шушындый зур өлеш керткән, шушындый хезмәт куйган кешеләр башка юк. Халык моны онытмаска тиеш.

Сез – ватанпәрвәрләр, энтузиастлар. Сез байлык тупламадыгыз. Сез чын күңелдән, җаныгызны-тәнегезне биреп, янып-көеп, татар халкы өчен яшәдегез һәм яшисез, эшләдегез һәм эшлисез.

Сез зур хезмәт башкардыгыз. Моның белән тарихка кереп барасыз, халык хәтерендә сакланып калачаксыз.

Сез шушы эшләрегездән рухи ләззәт алдыгыз, халык хөрмәтен һәм мәхәббәтен яуладыгыз. Бу – зур хезмәт. Һәм моның өчен яшәргә була. Сезнең белән эшләү елларымны бәхеткә саныйм”, — дип тәмамлады сүзен Вазыйх Мөхәммәтшин.

Очрашуга килүчеләр дә Вазыйх әфәндегә олуг ихтирамын, рәхмәтләрен белдерделәр.

Вазыйх Гатович, сезгә рәхмәт. Без эшли башлаган беренче көннәрдән үк сезгә мөрәҗәгать иттек. Әле беренче Сабан туена сәхнә ясар өчен сезнең базадан төзелеш материалларын алганыбызны яхшы хәтерлим. Ярдәмегез шулкадәр күп ки, барысын да сөйләп бетергесез.

Без башлаган эш юкка чыкмады. Башкалар аны дәвам иттеләр һәм дәвам итәләр. Димәк, безнең тырышулар, безнең хезмәт юкка булмаган. Ә сезнең матди, рухи ярдәмнән, акыллы киңәшләрегездән башка без шушындый зур эшләрне башкара алмас идек”, — дип, фикерләре белән уртаклашты Азат абый Надиров.

Шамил абый Баһаутдин да хисләнеп:

Сезнең белән эшләгән вакытларны сагынып, рәхәтләнеп искә алабыз. Без бер мохитта яшәдек, бер мохитта хезмәт иттек, бер фикердә булдык. Рәхмәт, Вазыйх әфәнде. Кешелекле, ярдәмчел, мәрхәмәтле, ә иң мөһиме – милли җанлы булганыгыз өчен.

Сездәй акыл ияләре, милләтпәрвәрләр, дан-шөһрәт тоткан, Губернаторлар белән элемтә урнаштыра белүчеләр сирәк.

Сез безләргә таянычыбыз, терәгебез, хөрмәт иясе булып яшәдегез. Ә иң әһәмиятлесе – сез халык белән, сез аңардан аерылмыйсыз, сез шулкадәр дәрәҗәле һәм шул ук вакытта шулкадәр гади шәхес.

Без сездән төгәллеккә һәм вакытның кадерен белергә өйрәндек. Сез җыелышларны вакытында башладыгыз һәм, кешеләрне талчыктырмый, аларны түгәрәкли дә идегез. Сез беркайчан да кешеләрне кимсетмәдегез”, — дигән фикерләрен белдерде.

SONY DSCЧәй табыны Коръән уку белән башланды һәм Коръән уку белән тәмамланды.

Миләүшә ГАЗЫЙМ язмасы һәм фотосурәтләре.

«Сәлам» газетасы.

 

Просмотров: 1382

Комментирование запрещено