Гаяз Исхакыйның татар теле 200 елда бетә дигән фаразы дөресме — «Безнең фикер»

24-08Гаяз Исхакыйның татар теле 200 елда бетә дигән фаразы дөресме. Сәләт йортында узган “Безнең фикер” татар дискуссион клубында шул сорауга җавап эзләделәр. Чарада «Татар-информ» хәбәрчесе дә катнашты. 

“»Безнең фикер” татар дискуссион клубы 4 нче сезонын башларга әзерләнә. 14 яшьтән өлкән булган һәр укучыга катнашу мөмкинлеге бар. Әлеге проектның җитәкчесе Ләйсән Миңнуллина бүген 46 студент һәм мәктәп укучысы сәламләде һәм “Безнең фикер”нең киләчәк планы белән таныштырып үтте. Катнашучылардан кала махсус кунаклар, сәләтнең “ветераннары” – ТНВ телеканалында “Переведи” тапшыруын алып баручы – Илсур Нафиков, “Сәләт” яшьләр үзәге директоры – Айгөл Габрахманова, “Безнең фикер”нең спикеры һәм остазы – Аммар Аль Анси, “Сәләт” фондының башкарма директоры – Тимур Сөйләманов, “Безнең фикер”нең казыйлары – Рәдиф һәм Рүзәл Ахмадиевлар килгән иде.

Бүгенге уен “Гаяз Исхакый фаразы буенча татар теле 200 ел эчендә бетәчәк. Гаяз Исхакый үз фаразында ялгыша”, — дигән темага багышланды. Әлеге уенда татар теленең үткәне, хәзергесе һәм киләчәге турында сүз алып барылды.

“Безнең фикер” турында Илсур Нафиков түбәндәге фикерен җиткерде: “Безнең фикер” клубы бәхәс мәйданчыгы буларак, кызыклы бер проект, мөмкинчелек һәм инде яшьләр өчен үзләренең фиерләрен йөртү, тудыру һәм дәлилләү өчен яхшы бер мәктәп дип әйтсәк, дөрес буладыр. Киләчәктә яшьләр туплана, безнең фикерне танып киләләр, бу проектта катнашырга телиләр. Гомумән, татар яшьләре арасында мондый кызыклы проектлар электән дә бар иде һәм алар гореф-гадәт буларак барлыкка киләләр. Шуңа күрә әгәр дә татар яшьләре нинди булса да бер урында тупланып, үзләренең фикерләрен уртаклашып, бер нәтиҗәгә килә алалар икән, бу вакытта татар милләтенең киләчәге бар һәм якты дигән сүз.

24-08КФУ студенты Чулпан Нуриева исә “Безнең фикер”дән бары тик уңай тәэсирләр генә алган. Әлеге проект дөрес итеп уйларга һәм планнар корырга өйрәтә дип саный.

“Безнең фикер” һәр атна саен чәршәмбе көнне татар теленә бәйле уеннар уздырачак. Киләчәктә татар яшьләренең үзләренең фикерләрен булдыру өчен зур тырышлык куячак.

“Татар-информ”.

Просмотров: 985

Комментирование запрещено