Сезгә теләкләрем

i1 октябрь — Өлкәннәр көне

Алтын төскә керде көз ае,
Җитте Олылар бәйрәме.
Сезгә бирелгән гомерләр -
Аллаһы Тәгалә бүләге.

Яшәү серенең кыйммәтен
Аңлап була берсүзсез.
Тарих кебек олы буын,
Зур хөрмәткә лаек сез.

Тормыш юлыгыз чишмәдәй,
Акмый гел бер уңайга.
Дөнья ул — безгә имтихан,
Гомер юлы сынауда.

Учакка утын өстәп торсаң,
Сүнмичә яна гына.
Сезнең йөрәк картаймаган,
Бары тик тузган гына.

Гомерне бит еллар билгеләми,
Үтә ул җил искән кебек.
Һәр ел Олылар көнен
Искә алабыз гөр килеп.

Ихтирам-хөрмәткә лаек,
Һәр башлаган эшегез.
Сөенеп-сөелеп яшәгез,
Уфтанмый гомер итегез.

Аллаһы Тәгалә гомерегезгә
Бәрәкәт, саулык иңдерсен.
Һәр туачак таңнарыгыз
Бары шатлык китерсен.

Алтын бәясе — исәнлек,
Аермасын шуңардан.
Язмышлар төрле булса да -
Бар нәрсә Аллаһыдан.

Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы, Похвистнево районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1435

Комментирование запрещено