Зәйнәб Фәрхетдиновага Президент исеменнән машина бүләк иттеләр

18-33Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдиновага «Лада Гранта» автомобиле тапшырылды. Юбилей бүләген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова тапшырды.

Хәзерге вакытта Казанның спорт сараенда Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованың юбилей концерты бара. 

Римма Ратникова бу залда заманында легендар җырчылар Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Алла Пугачева, Мөслим Магомаев, Мирей Матьелар җырлаганын искәртеп үтте. «Зәйнәбне тыңларга шундый залларны тутырып халык килгән. Сез халыкны алдамыйсыз, өметен өзмисез», — диде ул.

Римма Ратникова сәхнкдән сөенечле хәбәр дә әйтте. 2020 елда Казанда 5000 кеше сыешлы Зур концерт залы төзеләчәк. Ул Зәйнәбнең шушы залларны тутырып җырлаячагына ышанычын белдерде.

«Татар-информ».

Просмотров: 988

Комментирование запрещено