Молодые мусульмане помогают в благоустройстве Сызрани / Сызран күркәм һәм җайлы булсын өчен

11-4В апреле этого года молодежная мусульманская организация «Салям» взяла шефство над сквером, расположенным по ул. Циолковского на Образцовской площадке. Сквер пребывал в плачевном состоянии и привлекал на свою территорию отнюдь не положительных граждан.

После кропотливого труда, приложенного участниками объединения, было вывезено более десяти КАМАЗов мусора, спилены все сухие деревья, завезен чернозем, сквер стал похож на парк, в котором могут гулять люди, играть дети. Организация «Салям» приложила усилия, создали все условия – поставили яркие желтые, очень приметные, лавочки и урны, чтобы мусор бросали в специально отведенные контейнеры, а люди смогли отдохнуть и насладиться природой и свежим воздухом.

28 сентября 2017 года состоялось торжественное открытие сквера, на котором присутствовали и почетные гости, среди которых Глава г.о. Сызрань Николай Лядин, руководитель Национально-культурной автономии татар г.о. Сызрань Ринад Шарафутдинов, имам мечети «Азан» Фарид-хазрат Ибрагимов и др. Также приняли участие во встрече активисты татарской автономии, общественной организации «Зеленая Россия» и просто неравнодушные граждане — жители этого и других районов.

11-4Глава города Николай Михайлович отметил многонациональность и дружественность между людьми разных национальностей нашего города, сделав акцент на том, что полезные и добрые дела очень объединяют. Присутствующие на мероприятии сызранцы отметили — очень показательно, что инициативная и неравнодушная молодежь готова к поступкам, готова помогать и облагораживать территорию родного города. Высказывание по поводу происходящего одной из местных жительниц района звучало примерно так: «Когда есть такие активные молодые люди, не страшно за будущее нашего города!»

В перспективе, при поддержке Администрации города, было предложено установить на территории сквера детскую площадку.

В своем выступлении имам мечети «Азан» Фарид-хазрат Ибрагимов сказал, что движение «Салям» готово продолжить работу в данном направлении. Руководитель молодежного объединения «Салям» Ильяс Шакуров очень правильно заметил, что народ должен жить в дружбе, согласии, и молодежная организация видит своей основной задачей и целью привнести помощь и полезность для города.

Национально-культурная автономия татар г.о. Сызрань выражает глубокое уважение и большую благодарность молодежному движению «Салям» за добрые дела и очень нужные поступки, и готова в дальнейшем сотрудничать и взаимодействовать, объединяя мусульман города Сызрани.

Светлана ЛАВРЕНТЬЕВА, координатор НКАТ г.о. Сызрань.

Официальный сайт Национально-культурной автономии татар г.о.Сызрань.

* * *

Сызран татарлары яраткан шәһәрләрен күркәм һәм җайлы итү өчен күп көч куя. Моңа кадәр Циолковский урамындагы сквер бик мөшкел хәлдә булып, ял итү урынына балалар да, хәтта олылар да керергә куркалар иде. Ә быел язын җирле “Сәләм” мөселман яшьләре оешмасы Образцовская дип аталган бу урынны тәртипкә китерергә алынды.

Җәй буе мөселман яшьләре сквердан машиналарга төяп чүп түктеләр, корыган агачларны кистеләр, газоннарга яңа җир салып, үлән утырттылар, яңа эскәмияләр һәм чүп савытларын ачык төсләргә буяп куйдылар. Эш шулкадәр күп булды ки, ул көзгә кадәр дәвам итеп, яңартылган скверны ачу тантанасы 28 сентябрьдә генә үткәрелде.

Бәйрәмгә Сызран шәһәре башлыгы Николай Лядин үзе, татар мили-мәдәни автономиясе рәисе Ринад Шәрәфетдинов җитәкчелегендә оешма әгъ­залары, “Азан” мәчете имамы Фәрит хәзрәт Ибраһимов, “Сәләм” оешмасы активистлары һәм аларның җитәкчеләре Ильяс Шәкүров, күпсанлы шәһәр халкы килгән иде. Николай Михайлович үзенең чыгышында Сызранның күпмилләтле халкын шушындый уртак эшләр берләштерүенә басым ясады, башкалар да яшьләрнең үзләре яшәгән шәһәрнең чиста һәм матур булуын теләүләре һәм күп очракта инициативаны үз кулларына алулары турында сөйләделәр.

Мисал артыннан ерак барырга да кирәк түгел. Скверны ачу алдыннан гына “Яшел Россия” иҗтимагый оешмасы оештырган агачлар утырту акциясендә дә Сызранның татар милли-мәдәни автономиясе әгъзалары актив катнашты. Алар “Искра” ятим балаларга ярдәм күрсәтү үзәге тирәсенә агачлар утырттылар. Балалар да, ата-аналар да, коррекция үзәге директоры Вера Ковтонюк та аларга ярдәм итәргә чыктылар. Эш вакытында автономия әгъзалары балаларның үзәктәге тормышы турында сорашырга да өлгерделәр, танышып, дуслашып та киттеләр. Ә ахырда балаларга “Газпром” акционерлар җәмгыяте, “Яшел Россия” иҗтимагый оешмасы һәм Сызран татар милли-мәдәни автономиясе әгъзалары алып килгән күчтәнәчләр таратылды.

Чара тәмамлангач, Ринад Ирфан улы:

- Никтер бирегә әле тагын киләсе килеп китте. Бина артында зур гына җир кишәрлеге буш ята. Әлбәттә, анда матур гына парк булдыру өчен дизайнерларның катнашы да, яшь татарларның кул көче дә кирәк булачак. Ә балалар, сулар сибеп, төрледән-төрле чәчәкләр, куаклар үстерерләр. Балачактан шәһәребезне гөл­бакча ясарга омтылып яшәү­челәр кече Ватаннарын яратучылар, саклаучылар булып үсәрләр, дип ышанасы килә, — дип сөйләде.

Аның бу хыяллары буш урында барлыкка килмәгән, әлбәттә. “Искра” ятим балалар үзәге директоры Вера Ковтонюкның әйтүенчә, киләчәктә җирле татар милли-мәдәни автономиясе шушы проектның башында торып, балаларның остазлары булырга мөмкин. Димәк, ятим балалар хакына да, шәһәр төзеклеге өчен дә тагын күп матур эшләр эшләнәчәк әле.

Светлана ЛАВРЕНТЬЕВА,

Сызран татар милли-мәдәни автономиясе координаторы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1084

Комментирование запрещено