Нюша на своей свадьбе спела песню Хании Фархи на татарском языке / Нюша туенда иренә багышлап Хәния Фәрхинең җырын башкарган

photo_2017-09-30_13-56-21Певица Нюша в программе «Вечерний Ургант» рассказала о свадьбе с Игорем Сивовым. На подарок мужу она исполнила песню Хании Фархи на татарском языке.

— Я сделала творческий подарок мужу. Я исполнила песню на татарском языке. Это была песня Хании Фархи, — рассказала Нюша.
 
Певица призналась, что исполнять песню народной артистки Татарстана Хании Фархи на татарском языке было несложно.

* * *

Стало известно название песни на татарском языке, которую исполнила для мужа Игоря Сивова популярная певица Нюша. Названием поделился сам Игорь Сивов в разговоре с корреспондентом «Татар-информ».

Выбор Нюши пал на песню Хании Фархи «Мэнгелек ярым син», что в переводе означает «Ты мой любимый навек» – (прим. ред.). По словам супруга Нюши, это стало для него приятным сюрпризом, ведь связь с родным Татарстаном для него очень важна. «Я же татарстанский парень, выросший, воспитанный в татарской среде, татарской культуре. Поэтому моя жена захотела сделать мне запоминающийся сюрприз», — отметил Сивов.

Игорь отказал в просьбе поделиться записью исполнения, так как у них нет на это авторских прав. «Возможно, в будущем Нюша запишет эту песню и ее смогут услышать все», — добавил он.

* * *
“Вечерний Ургант” тапшыруында җырчы Нюша яшерен үткән туйларында сюрприз турында сөйләде. “Шәхси тормышыңны сакларга кирәк”, — дип аңлатты ул бу серлелекнең сәбәбен аңлатып.

Җырчының тормышы белән кызыксынучылар белә торгандыр – Нюша Казан мэриясендә эшләгән Игорь Сивовка кияүгә чыкты. Игорь хәзер студентлар спорты федерациясе президенты киңәшчесе булып эшли. Туй Мальдив утрауларында 4 августта булды.

Нюша туйда Иван Ургант тапшыруының алып баручыларының берсе Дмитрий Хрусталев булуын әйтте. Дмитрий “бу туй мин күргән туйларның иң яхшысы иде”, — диде. Шулай булмыйча – туйда Бөгелмә мэры, Татарстанның спорт министры һәм продюссер Владимир Шурочник булган. Мәҗлестә Татарстаннан башка түрәләр дә булган, әмма аларның исемнәрен атамадылар. Бәлки, алар үзләрен атамауны сорагандыр.

Игорь Сивов КВНда катнашкан егет, шул сәбәпле, квнчылар да күп булган. Нюша тамаданың эшен “ун балл” дип бәяләде.

Бүләкләр турында сүз чыккач, Нюша иренә “иҗади бүләк” ясавы турында әйтте. Ул татарча җыр башкарган. “Бу Хәния Фәрхи җыры иде. Минем өчен авыр булмады, чөнки мин бик яратып башкардым. Игорь моны көтмәгән иде, аңа бик ошады”, — диде җырчы.

* * *

«Вечерний Ургант» тапшыруында, очраклы рәвештә генә Нюшаның үз туенда Хәния Фәрхи репертуарыннан җыр башкаруы билгеле булды. Сүз нинди җыр турында баруын белергә теләп, «Татар-информ» хәбәрчесе Нюшаның тормыш иптәше Игорь Сивов белән элемтәгә керде.

«Четыре татарина» КВН командасында уйнаган Игорь Сивов Казан мэриясендә эшләде. Бәйрәм программалары дирекциясе директоры, Универсиада ачылышы тантанасы өчен җаваплы җитәкче булды, 2014 елда мэрия башкарма комитеты аппараты җитәкчесе итеп билгеләнде. Игорь хәзер студентлар спорты федерациясе президенты киңәшчесе. Быелның августында ул җырчы Нюшага өйләнде.

-  Бик матур җыр иде ул, «Җанымның яртысы» дип атала, — диде Игорь Сивов. (Игорь Сивов җырны «Җанымның яртысы» сүзләре белән хәтерли. Хәния Фәрхинең «Мәңгелек ярым син» җырында шушы сүзләр яңгырый — автор).
- Ул сезнең өчен чынлап та сюрприз булдымы, әллә беренче гаилә бәйрәмегездә татарча җырлавын шарт итеп куйдыгызмы?
— Әлбәттә, сюрприз. Бу- Нюшанвң үз теләге.
Нигә нәкъ менә татарча җырларга булган икән? Мәхәббәтен рус телендә аңлатса да, каршы килмәс идегез бит?
— Мин бит- Татарстан егете, татар мохитендә, татар мәдәниятендә тәрбияләнеп үскән кеше. Шуңа күрә хатыным истәлекле сюрприз ясарга теләгән.
- Җыр сүзләрен озак өйрәндеме?
— Анысын белмим, ләкин бик тиз ятлагандыр дип уйлыйм. Ул бит бик талантлы кыз.
- Үзегез Хәния Фәрхи иҗатын яратасызмы?
— Җырлары белән таныш идем, ошый иде. Ә үз туемдагы бу сюрприздан соң мин бу җырчының иҗатына бар күңелем белән гашыйк.
- Нюшаның татар туганнары юкмы соң?
— Аның нәселендә татарлар бар.
- Туй сюрпризын безнең белән дә бүлешә алмыйсызмы?
— Юк, бу җыр безнең гаилә архивы өчен генә… Аннан соң без аны интернетка куя да алмыйбыз бит, хокуклар дигән нәрсә бар. Бәлки, киләчәктә, Нюша аны яздырып, дөньяга танытыр.

Бирсен Ходай! Хәния Фәрхинең үлемсез җырлары рус эстрадасына да үтеп керсә, ничек шәп булыр иде бит! Татар теле өчен көрәшкән көннәрдә, рус җырчылары репертуарларына татар җырларын кертсәләр дә, бу — безнең өчен зур мәртәбә! Бәлки, Татарстан килене Нюша бу өлкәдә беренче революционер булыр!


Хәния Фәрхинең «Мәңгелек ярым син» җыры 
(Р.Мифтахов көе, Ф.Мөхәммәтова сүз.)

1. Күзләремне күзләреңә төбәп,
Сиңа гына сөйләр серем бар,
Ничә еллар хыялымда йөрткән,
Мин тилмереп көткән насыйп яр.

Табышып кавышкан
Мәңгелек пармы без?
Тәңребез тиң итеп
Яраткан ярмы без?

2. Күзләремне күзләреңә төбәп,
Назларыңда килә эрисем.
Иң кадерле кешең булып кына
Янәшәңдә генә йөрисем.

Җанымның яртысы,
Мәңгелек парым син!
Сөеп һәм сөелеп
Туялмас ярым син!

3. Яшик әле аңлап күзләр аша,
Сөю хисләренең олысын,
Саклый белеп тәкъдирләргә язган
Уртак мәхәббәтнең җылысын.

Җанымның яртысы,
Мәңгелек парым син!
Сөеп һәм сөелеп
Туялмас ярым син!

intertat.ru

Просмотров: 1537

Комментирование запрещено