Сезне сагынып искә алам

iХәсән бабай Габделхәлимовны, аның тормыш иптәше Фәрхиҗамал Нәзыйр кызын, аларның уллары Зәки бабайны, киленнәре Пәрхизә әбине искә алып

Утырып уйладым әни-әтием язмышын,
Күпне күргән бит алар, авыр булган заманалар.
Ә әби-бабай тагы да интеккәннәр,
Кечкенә сабыйлар белән авылдан куылганнар.

Янәсе аларның булган ике кәҗә һәм бер аты,
Озатканнар бит аларны Казахстанга кадәр.
Кеше малсыз була инде, эшне бик яратмаса,
Әби-бабай кебек җиңнәрне сызганмаса.

Алар белән балалары яшәгәннәр чүллектә,
Аерылгач туган илкәйдән, кем генә яши ала?
Суны да китергәннәр бочка белән арбада,
Землянканы каплап торган иске такталар гына.

Төне буе бүреләр дә улап чыккан яннарында,
Нишләп инде курыкмасын куылган бала-чага?
Әби-бабай өзгәләнгән, авылда калган кызлары
Һәм уллары да таралганнар кайсысы кайсы якка.

Кош оясын тараткандай, таратканнар аларны:
Безнең әби-бабайны, бар мөлкәтен, абзарны.
И, бабакай һәм әбекәй, кыен булгандыр сезгә,
Өзгәләнгән йөрәгегез туктаган ул чит җирдә.

Ике бәләкәй кызчыкны алып кайткан туганнар,
Югалган дип саналган, соңрак табылган малайлар.
Токымыгыз дөрес яшәп, таптылар тормыш ямен,
Оя корып, бала үстереп, горур кешеләр булып.

Буын җебе югалмады, тугры булды ул илгә,
Орден-медальләр алып, хезмәт иттеләр җирдә.
Хәсән бабай, тыныч йокла, оныкларың бит исән,
Ә кайсысы башын салды сугышта дошман белән.

Оныкларың бар да тырыш, уңганнар, бәхетлеләр,
Җыелышып синең кабердә укыйбыз без догалар.
Токымыгыз хәзер яши илнең һәр почмагында
Һәм кайталар сагынышып сез яшәгән җирләргә.

Күрергә дип сезнең өйне, кырларны, урманнарны,
Сезгә рәхмәтләр әйтергә, эчәргә дип суларны.
Агач бит ул чиста булса, корыта алмыйлар тамырын,
Ул бит һаман матур үсә, күп биреп ботакларын.

Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә яшәүче Галибә ИДИЯТОВА-ГАТИЯТУЛЛИНА.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1151

Комментирование запрещено