Япон роллары хәләл була аламы?

news_20110«Матбугат.ру» «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән хәләл ризык темасын дәвам итә. Япон кухнясы бик популяр хәзер. Бер ресторанда хәләл япон кухнясы бар. Роллларын да хәләл дип тәкъдим итәләр. Ролл төрле әйбердән эшләнә. Мидияле (диңгез моллюскасы) ролл, креветкалы ролл хәләл була аламы? Хәзрәт менә ничек аңлатты:

–   Гомумән, Ислам динен мәзһәбләргә бүлмичә генә караганда, диңгез, елгада яшәгән бөтен әйбер хәләл, бөҗәкләрдән кала. Креветка, кальмар булсын — алар хәләл. Әбү Хәнифә (безнең мәзһәб) мәзһәбе буенча креветка, раклар ягъни балыктан кала бөтен әйбер мәкрух булып санала. Боларны ашарга киңәш ителми. Ашамасаң хәерлерәк.
 
–   Ролл үзе хәләлме?
 
–   Нәрсә салалар бит. Хәләл әйбер салсаң хәләл, хәрәм әйбер салсаң хәрәм була.

 

Просмотров: 819

Комментирование запрещено