Участникам Поволжской агропромышленной выставки удалось попробовать и оценить национальное блюдо — бавырсак / Өлкәбезнең һәр районы мактауга лаек

5odNyUoIm6o22-23 сентября в поселке Усть-Кинельский прошла XIX Поволжская агропромышленная выставка. В качестве почетных гостей выставку посетили представители соседних регионов: заместители министров сельского хозяйства Нижегородской, Саратовской областей и Республики Башкортостан.

Настоящий трудовой подвиг совершили аграрии Самарской области, достигнув в этом году урожайности 30 ц/га. Речь идет о зерновых и зерно-бобовых культурах. Об этом стало известно во время проведения Поволжской агропромышленной выставки. В этом году участниками выставки стали аграрии из Беларуси, Франции, Чехии, Ирана. Свои достижения здесь традиционно демонстрируют селяне 63 региона.

Общая презентационная площадь с техникой и оборудованием составила порядка 8 тыс. кв. метров. На открытой площадке было представлено свыше 300 единиц сельскохозяйственной техники и оборудования. Достигнуты договоренности и заключено порядка 80 предварительных договоров на поставку сельскохозяйственной техники и оборудования на общую сумму около 350
млн. рублей.

В выставке приняло участие 47 предприятий пищевой и перерабатывающей промышленности. Участники представили свыше 300 видов продуктов питания (хлебобулочные и кондитерские изделия, мясные, молочные и рыбные продукты, соусы, снеки, пищевые продукты, мукомольно-крупяные изделия, безалкогольные и слабоалкогольные напитки, пиво).

Каждый муниципальный район старался, как можно красочнее оформить свой стенд на выставке. Экспозиция Камышлинского района разместилась в павильоне «сельская улица». Свою продукцию на выставке представили как районные сельхозпредприятия, так и личные подсобные хозяйства. Сценическую визитную карточку района представили сотрудники комитета культуры, спорта, туризма и молодежной политики, в том числе творческие коллективы народного ансамбля «Ак каен», «Шэвле». Выставочную экспозицию от района — сельские поселения Камышла, Ермаково, Старое Усманово, Новое Усманово, Балыкла, Байтуган, ЦСО, образовательный центр села Камышла, районное общество инвалидов и совет ветеранов, комитет по сельскому хозяйству и продовольствия, Камышлинская школа, коррекционная школа-интернат им. А.З. Акчурина и многие другие. Особо хочется отметить хлебобулочные изделия ИП «С.Айдинова», ИП «В.Абрарова» (Камышла), мед и пчеловодческую продукцию Андрея Тихонова (Байтуган), молочную продукцию ЛПХ из сельского поселения Ермаково, мясные изделия из сельского поселения Старое Усманово, овощи и фрукты, соленья ЛПХ из поселения Новое Усманово и Балыкла. Также понравились посетителям выставка продукции коллектива образовательного центра села Камышла, где были представлены соленья, варенья и хлебобулочные изделия, неравнодушными оставили и горячие блины с разными начинками. Всем участникам, посетившим павильон Камышлинского района, удалось попробовать и оценить национальное блюдо — бавырсак, сыры собственного приготовления, колбасы, молочную продукцию и т.д. Также в работе выставки приняли участие и предоставили транспорт МУП «Комхоз», ООО «Родник», МФЦ, управление строительства, архитектуры и ЖКХ.

На сельскохозяйственной ярмарке, прошедшей на второй день выставки, приняло участие более 150 сельскохозяйственных организаций, крестьянских (фермерских) хозяйств и личных подсобных хозяйств, организаций потребительской кооперации, организаций пищевой и перерабатывающей промышленности Самарской области, а также представители Мордовской, Чувашской, Башкирской, Татарской республик и Оренбургской, Ульяновской областей.

Проводимая ярмарка традиционно пользуется большой популярностью среди жителей региона, поскольку цены на ярмарочную продукцию ниже цен торговых сетей по многим позициям, а ассортимент максимально широк и охватывает все виды сельскохозяйственных товаров, производимых на территории всех муниципальных районов губернии.

Фания КАРИМОВА.

«Камышлинские известия».

* * *

Усть-Кинель бистәсендә ун­тугыз ел рәттән үткәрелеп килгән Идел буе агросәнәгать күргәзмәсен өлкә халкы зур бәй­рәм кебек көтеп ала. Хәер, ул күптән регион масштабын­нан чыгып, Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә абруй казанды инде. Хәзер бу мәй­данчыкта агросәнәгать белгеч­ләре һәм азык-төлек җитеш­терүчеләр очраша, заман та­ләп­ләренә туры китереп эш­лән­гән яңа техника һәм азык-төлек җитештерү техно­ло­гия­ләре, эш тәҗрибәсе күр­сәтелә.

Быел Идел буе агросәнәгать күргәзмәсе Россиянең 20дән артык регионыннан икейөзләп агробизнес хезмәткәрләрен, 500дән артык фермер ху­җа­лыклары, авыл хуҗалыгы техникасы, төрле җиһазлар, үсем­лекләрне саклау өчен химик матдәләр һәм ашлама җитештерүче оешмалар вә­килләрен җыйды.

Шенталы районының Денис авылы вәкилләре: Рәгыйдә БАДЫЙКОВА (сулдан уңга), Рамилә ХӘБИРОВА, Гөлфирә ХАН¬НАНОВА һәм Лимуза БИКМӨХӘММӘТОВА (авыл җирлеге башлыгы).

Шенталы районының Денис авылы вәкилләре: Рәгыйдә БАДЫЙКОВА (сулдан уңга), Рамилә ХӘБИРОВА, Гөлфирә ХАННАНОВА һәм Лимуза БИКМӨХӘММӘТОВА (авыл җирлеге башлыгы).

Чараның беренче көне эшлекле форматта оештырылган иде. Авыл хуҗалыгы белгечләре, галим-аграрийлар, агробизнес, профильле уку йортлары вәкилләре конфе­ренцияләрдә, мастер-класс­ларда катнаштылар, “Агро­сәнәгать комплексын кадр­лар белән тәэмин итүнең төп юнә­леше” темасына түгәрәк өстәл артында фикер алыштылар.

Күргәзмәгә Иран, Чехия Рес­публикалары, Франция аграр делегатлары да чакырылган иде. Соңгылары өлкәбезнең әйдәп баручы оешмалары белән хезмәттәшлек итү турында сөй­ләшүләр алып барды. Алар самаралы­ларны үз илләрендә авыл хуҗалыгында кулланыла торган яңа техно­логияләр белән дә таныштырдылар.

Мөхтәрәм кунакларны, га­дәт­тәгечә, “авыл урамы” буйлап уздырдылар. Өлкә­безнең барлык районнары биредә үз йортларын булдырып, халкының көнкүрешен, гореф-гадәтләрен яктырткан. Бер-берсе алдында мул уңыш, уңган халкы белән мактанырга теләгәндәй, һәркайсы җирле кәсепчелек һәм кул эшләре, ит-сөт продукциясе, җирле авыл хуҗалыгы алдынгылары җитештергән ри­зыклар күргәзмәсе оештырганнар.

Камышлы районы йортында җирле крестьян хуҗа­лыкларының эшчәнлеген яктырткан зур стендлар куелган, ә өстәлләрдә — төрле төстәге гарәбәне хәтерләткән юкә, карабодай, чәчәк балы, уңган хуҗабикәләр пешергән балан, алма бәлешләре.

Алар­ның үт күршеләре – Кләү­ле районы вәкилләре чатырына килеп керүгә “Тылсымлы баз” дип аталган күргәзмә күзгә ташлана. Тозланган, маринадлаган, киптергән яшел­чәләрнең, җиләк-җимеш кай­нат­маларының төрлелеген кү­реп, кләүлелеләрнең кышка нык­лап әзерләнгәнлегенә шик кал­мый.

Шенталы районы вә­килләре дә кунакларны сый-хөрмәт белән каршы алып, кош телләре, бавырсак белән сыйладылар, яңа уңыштан пешергән кабарып торган күмәчтән дә авыз иттерделәр.

Милли йортлар, төрле күр­гәзмәләрне карап чыгуга халык авыл хуҗалыгы ярминкәсенә ашыкты. Быел да өлкәбезнең, шулай ук Мордовия, Чувашия, Башкортос­тан, Татарстан Республика­лары, Ульян һәм Оренбург өлкәләренең азык-төлек җи­тештерүче оешмалары, шәх­си хуҗалыклар үзләренең про­дукцияләрен сатырга алып кил­гәннәр иде. Шулай да халык күб­рәк җирле фермер, шәхси хуҗалыклар җитештергән продукцияне сатып алды.

- Менә өч ел инде бу ярминкәгә махсус бал алыр өчен киләм. Биредә бәяләр дә арзанрак, сайлап алу мөмкинлеге дә зур. Дөрес, бар нәрсә дә арзан дип әйтмәс идем. Мәсәлән, Самара базарында йомырканың дистәсен 35-38 сумнан сатып алып булса, биредә 60 сум тора. Шулай да, натураль экологик чиста ризык өчен акча җәл түгел. Пенсиям әллә ни зур булмаса да, көндәлек тормышта ит, сөт кебек ризыкларны шәхси хуҗалыклардан сатып алырга тырышам (атнасына ике тапкыр аларны Кызыл Яр районыннан бер фермер йортыбызга китереп сата). Алар продукциянең сыйфаты өчен көрәшә. Ә менә зур күләмдә җитештерүче оешмалар ризыклар озаграк саклансын дип, төрле химик матдәләр кушулары турында телевизордан да күрсәтеп торалар бит, — дип сөйләде Самарада яшәүче милләттәшебез Дания ханым Вафина.

Камышлы районының Дәү­ләткол авылыннан килгән крес­ть­ян-фермер хуҗалыгы җи­тәкчесе Фәрит Гыйлаҗевны күб­рәк техника күргәзмәсе кызыксындырган.

- Хуҗалыгыбызга погрузчик сатып алырга телибез. Танышларым бирегә килеп карарга киңәш итте. Чынлап та, монда сайлап алу мөмкинлегенә ис китәрлек! Россиянең 15 регионыннан 60 машина төзү оешмалары катнашты, Самара өлкәсеннән “Евротехника”, “Сельмаш”, “Пегас-Агро”, “Челно-Вершины машина төзү заводы”, “Волгаагромаш”, “Регион” оешмалары техникаларын тәкъдим иткән. Чәчү, ашлык җыю техникасы, үзйөрешле һәм тагылмалы сиптерткечләр – нәрсә генә юк! Ике оешманың погрузчигы ошады, гаилә белән киңәшербез дә берсен сайлап алырбыз, дип уйлыйм.

Кызганыч, мондый чаралар турында район җитәк­челегеннән түгел, та­ныш-белешләрдән ишетеп бе­лә­без. Бер карасаң, җи­тәк­челәр безгә, кече фермер хуҗа­лыкларына бу турыда бел­дерергә тиеш иде бит. Без дә үзебезнең продукцияне алып килгән булыр идек. Бу районга дәрәҗә генә өсти, минемчә. Безгә, фермерларга, аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен дә менә дигән мәйданчык, — дип сөйләде ул.

Күргәзмәдә сөт һәм ит җи­тештерү оешмалары мөгезле эре төрлек, сарыкчылык, ат үрчетүче хуҗалыклар да катнашты. Большая Глушица районыннан “Эльмир” оешмасы — эдельбай, ә Кошкидан “Дружба” токымлы терлек үрчетү заводы куйбышев нәселле сарыкларны күрсәтү өчен алып килгән иделәр.

Красный Яр районының “Самарский” агрокомплексы — чиста токымлы гарәп, ә “Ермак ат заводы” ганновер нәселле айгырларны тәкъдим иттеләр.

XIX Идел буе агросәнәгать күргәзмәсенең ябылу тантанасында өлкә хөкүмәте рәисе урынбасары — өлкә авыл ху­җалыгы һәм азык-төлек министры Алексей Попов чарада катнашкан 27 муниципаль районга да Гран-При бүләген, күргәзмәдә катнашучыларга барлыгы 221 алтын медаль тапшырды. Иртә яздан көзгә кадәр тир түгеп җирдә эшләүче, зур җәфа чигеп мал үстерүче гади халык бу югары бүләкләргә чын-чынлап лаек.

Язманы Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Экспозиция Камышлинского района порадовала и разнообразием, и качеством представленных образцов

* * *

Аграрии показали урожай (ФОТОГРАФИИ)

Просмотров: 918

2 комментариев

  1. Кызлар ! Сезне кургэч , шундый зур горурлык хисе билэп алды . Узегез чибэрлэр , пешергэн милли ризыкларыгыз ымсындырып , куз явын алып тора . Рэхмэт сезгэ , авылдашларым !!!

  2. Денистэн Рамиля Гайсина(Галяутдинова) в пишет:

    Молодцылар безнен авыл кызлары ,бик зур рахмэт яусын узлэренэ .