Мин татарча сөйләшәм

4Иске Ярмәк авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Мин татарча укыйм һәм сөйләшәм» бәйрәме уздырылды.

Шул ук исемдәге күргәзмәдә яңа китаплар белән танышырга мөмкинлек булдырылган. Анда балалар өчен халык ижаты җимешләре – милли уеннар, табышмаклар, борынгы халык әкиятләре, шигырь җы­ен­тыклары тупланган иде. Укучылар үзләре һәм укытучылары Рәхилә Сәхабетдинова һәм  Венера Әхмәтҗанова укыган әкиятләр һәм шигырьләрдән те­ле­безнең матурлыгын, байлыгын күрделәр.

Әйе, үз телен яхшы белгән кеше генә милләте белән горурлана, аның кадерен белә ала. Ә бит чын татар авылы булып саналган Иске Ярмәктә дә соңгы елларда кайбер ата-аналар балалары белән рус телендә сөйләшергә тырышалар. Мондый могҗизаны китапханәдә дә, мәктәптә дә, балалар бакчасында да, урамда да еш ишетергә туры килә. Әлбәттә, рус теле аларга институтта укыганда да, эшкә урнашкач та кирәк булачак. Шулай да, авылда яшәгәндә гаиләдә дә, мәктәптә дә гел татарча сөйләшеп, матур әдәбият укып үсәргә кирәк. Шул вакытта гына үз телебез онытылмаячак, мирас булып киләчәк буын кешеләренә дә барып җитәчәк.

12 3 4Чәчрәтеп татарча сөйләшкән балаларны күргәндә күңелем шатлана, җанга нур өстәлгәндәй була. Алар миңа барысы да якын, үз балаларым кебек назлы. Шуңа да  мәктәбебездә татар теле дәресләре атнасына бер генә түгел, өч мәртәбә укытыла башлагач, мин бик сөендем. Бердәм дәүләт имтиханнары бик мөһим, әлбәттә. Тик әдәби туган телебезне саклап калу тагын да мөһимрәк. Һәм бу бурычны тик татар авыллары, ата-аналар, мәктәпләр һәм китапханәләр бергәләп эшләгәндә генә үтәп булачак. 

Әлфирә КӘЛИМУЛЛИНА, Иске Ярмәк авылы китапханәсе мөдире.

Камышлы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 872

Комментирование запрещено