Баланың белеме мөгәллимнән тора

2

Похвистневоның беренче санлы мәктәбендә эшләүче Вәсилә Гайнанова, Люция Якупова, Хәйдәр Алтынбаев.

5 октябрьдә Укытучылар көне билгеләнеп үтте

Мәчәләй авылында туып-үсеп, аннан әти-әниләре белән Похвистневога күчкән онык­ларым Марат һәм Равил белән без – әби-бабалары, бик горурланабыз. Алар икесе дә шәһәрнең беренче санлы мәктәбендә укып, зур уңышларга ирештеләр. Марат инде Самара техник университетында белем ала, быел өченче курсны бишле билгеләренә генә тәмамлап, хәзер “Прогресс” заводында практика уза. Кече оныгыбыз Равил 11нче сыйныфта укый. Мәктәпне яхшы билгеләр белән тәмамлап, ул да югары уку йортына укырга керергә хыяллана.

Оныкларыбызның шундый тырыш булуларында, әлбәттә, укытучыларның өлеше зурдан.

гайнанова

Вәсилә Гайнанова.

Алар арасында милләт­тәшләребезнең дә булуы кү­ңелдә горурлык хисе уята. Мәктәп директоры Вәсилә Гайнанованы укытучылар коллективы да, укучылар да, ата-аналар да хөрмәт итә. Уку-укыту һәм тәрбия бирү процессын камилләштерүдә зур уңышларга ирешкәне өчен җитәкче Россия Феде­ра­циясенең мәгариф һәм фән ми­нистрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Вәсилә Рәфгать кызы мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен да укытырга өлгерә. Аның укучылары район, өлкә һәм бөтенроссия олимпиадаларында даими катнашып, гел призлы урыннар яулап торалар.

якупова

Люция Якупова.

Равилнең сыйныф җи­тәкчесе Люция Якуповада шушы ук фәннәрне укыта. Аның бу мәктәптә эшли башлавына 24 ел икән инде. Балаларны үзенеке кебек яратып, һәрберсе өчен янып-көеп йөри. Тырыш хезмәте өчен мөгаллимә мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, төрле дәрәҗәдәге бүләкләр белән бүләкләнгән. 2015 елда “Ел укытучысы” бәйгесенең округ этабында беренче урын алган педагог хезмәтендә заманча технологияләр, укыту программалары кулланып, балаларда үз фәннәренә карата кызыксыну уята. Люция Мидхәт кызының укучылары тарих һәм җәмгыять белеме буенча олимпиадаларда гына түгел, төрле эрудит, сәнгать буенча бәйгеләрдә дә, “Мин гражданин”, “Яшь туган якны өйрәнүче” округ социаль проектларында да актив катнашалар.

алтынбаев

Хәйдәр Алтынбаев.

Математика дәресләре укытучысы Хәйдәр Алтынбаевта үз эшенең остасы. 38 ел хезмәт дәверендә күпме балага белем биргән, күпме яшь кешене зур тормыш юлына әзерләгән ул. Хәйдәр Исламнур улы — Рос­сиянең Мәгариф отличнигы, күптөрле Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бү­әкләнгән педагог. Бүген ул Похвистневодагы математика фән­нәре укытучыларының мето­дика берләшмәсе җитәкчесе буларак, тәҗрибәсен яшь хез­мәттәшләре белән дә уртаклаша.

Менә шундый укытучылар эшли Похвистневоның беренче санлы мәктәбендә. Аларның барысын да һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, исәнлек-саулык, гаиләләренә иминлек, хезмәт юлларында тагын да зур уңыш­ларга ирешүләрен телибез.

Шамил МАМЫШЕВ.

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1405

Один комментарий

  1. Наша Люция Мидхатовна