5 октябрьдә Укытучылар көне билгеләнеп үтте
Похвистнево районының Яңа Мансур авылы мәктәбендә югары белемле, үз эшләренә хөрмәт белән караучы, тәҗрибәле укытучылар эшли. Бүген мин шуларның берсе – башлангыч сыйныф укытучысы Роза Илфак кызы Рәхимова турында сөйләргә булдым.
- Мин сабый чагымда ук дусларым белән уйнаган вакытта укытучы булып, аларга “дәрес” бирергә ярата идем, — дип әңгәмәбезне башлап җибәрде Роза ханым. — Укытучы һөнәренә мәхәббәтем нәкъ шушы чакта барлыкка килгәндер инде. Ул заманда укытучы белән табиб һөнәре бик мактаулы, иң кирәклеләрдән санала иде. Әнием Рузалия гомере буе фельдшер-акушер булып хезмәт итте. Шуның өчен мин мәктәптә сигезенче (ул вакытта шулай иде) сыйныфны тәмамлагач, бик озак уйлап тормадым, Подбельскидагы педучилищега документларымны илтеп тапшырдым.
Ниһаять, дүрт ел укып, кулыма диплом алганнан соң, үзебезнең күрше Сосновка авылына укытучы булып эшкә урнаштым. Берникадәр вакыт үткәч, туган авылым Яңа Мансур мәктәбенә кайтып, биредә эшли башладым. Аллага шөкер, бүген хезмәт стажым егерме биш ел тәшкил итә инде.
Ирем Илфак белән улыбыз Рөстәмне һәм кызыбыз Альмираны тәрбияләп үстердек. Авылда күмәк хуҗалык таркалу сәбәпле хәзерге көндә ирем Самара шәһәрендә эшли. Ә мин яраткан һөнәремнән, мәктәбемнән, укучыларымнан аерыла алмадым, авылда калдым. Олы яшьтәге каенанам белән каенатамны да тәрбиялим.
Быел мин яңа уку елында беренче сыйныфка тугыз бала кабул иттем. Өстәвенә дүртенче сыйныфны да җитәклим, җыр, рәсем кебек дәресләрне дә укытам.
Бүгенге көндә мәктәбебездә барлыгы җитмеш укучы белем ала, бакчада егерме ике сабый тәрбияләнә. Биредә барлык уңайлыклар да булдырылган бинабыз заман таләпләренә туры килерлек итеп җиһазландырылган. Аз комплектлы мәктәп буларак, хезмәт хакларыбыз да начар түгел. Мәктәптә атнасына ике сәгать татар әдәбияты дәресе укытыла. Әлифбаны балаларга икенче сыйныфтан укыта башлыйбыз. Ә менә сәгатьләр җитешмәү сәбәпле татар теле грамматикасын укытырга вакыт калмый, чөнки рус һәм инглиз телләре атнасына икешәр, ә өлкән сыйныфларда өчәр сәгать укытыла.
Мәктәбебездә татарлардан тыш егерме ике башка милләт баласы белем ала. Араларында үзләре теләп татар әдәбияты белән кызыксынучылары да бар. Соңгы елларда укытучының эше бермә-бер артты. Хәзер без сыйныф журналының ике — кәгазь һәм электрон вариантларын алып барабыз, хисап эшләре дә шактый күп.
Шуңа да карамастан, без, укытучылар, төрле бәйрәмнәрдә, конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулыйбыз.
Кызым Альмира да “Җир хуҗасы” дип аталган конкурста катнашып, беренче урынга ия булды.
Менә шундый сөйләшү булды Роза Илфак кызы белән безнең арада. Өлкәннәр әйтмешли, һәркем үз язмышын үзе сайлый бит. Ә Роза ханым үзе сайлаган язмыштан, минемчә, бик канәгать. Чөнки ул укучыларны тормыш авырлыклары алдында сыгылып төшмәскә, чын кеше булырга өйрәтә. Шуның белән бәхетле дә инде ул. Ләкин саф татар авылы мәктәбендә татар теленең ныклап өйрәтелмәве генә борчый аны. Мондый хәл соңгы елларда гына түгел, байтак вакыттан бирле дәвам итә бит инде. Бәлки, моңа укытучылар гаепле дә түгелләрдер, бу күбрәк әти-әниләрнең тырышлыгы җитмәүдән килә торгандыр?! Белмим, бу сорауга кем генә төгәл итеп җавап бирә алыр икән соң? Башка урыннарда, мәсәлән, шушы ук райондагы Гали, Мәчәләй авыллары мәктәпләрендә программага сыешып, ата-бабаларыбыздан мирас булып калган телебезне җиренә җиткереп өйрәтә алалар ич. Бәлки алардан үрнәк алырга кирәктер?
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Яңа Мансур авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1273