«Бүре белән күзгә-күз карашып тордык, шунда: «Аллаһ!» — дип кычкыруымны сизми дә калдым»

Асия апаМәскәүдә тудым. Бөек Ватан сугышы башлангач, безнең гаиләне ашыгыч рәвештә эшелоннарга төяп, Куйбышевка озаттылар.  Без тора торган бистәдә инде бомбалар шартлый башлаган иде. Өстебездә ни бар, шул киемдә әнкәй, балаларны җыеп, юлга чыгып китте.

Башка олы хәсрәт төшкәндә татарны һәрвакыт авыл үз кочагына ала. Без дә Норлат авылына кайтып егылдык. Әтине станоклары белән Фрунзе заводына бушаттылар. Әтием гомеренә зур токарный станокта эшләде.

Татар халкында: «Иртә уңмаган кич уңмый, бер уңмаган һич уңмый», дигән әйтем бар. Ул безнең гаилә турында әйтелгән диярсең. Әти-әнинең бәхетсезлеге нарасый чакларыннан башланган булган. Икесе дә детдомда үскәннәр. Сугыш елларының авырлыгын җентекләп язып тормыйм. Ул хәсрәтне ил белән күтәрдек. Теңкәгә тигән сугыш елларының авырлыклары узып киткәч, дошманны үз оясында дөмбәчләп нокта куйгач, әтием Мәскәүгә ташлап киткән фатирыбызны карарга барды. Безнең әйберләрнең эзе дә юк. Фатирыбызда башкалар яшәп ята икән. Әти-әни надан булганнар. Судлашып йөри торган кешеләр түгелләр иде. Куйбышевның Заводское шоссе бистәсендә ярым землянкада 21 ел буена азапландык.

Кояшлы фатирга 1962 нче елны гына чыктык. Унике яшемдә ике ел бик каты чирләдем. Алты ай хастаханәдә дә яттым. Ике ел буена мәктәпкә йөри алмадым.

Үзем дә унтугыз яшемнән Фрунзе заводында ир-ат эшендә җигелеп эшләдем. 38 ел эшләп, пенсиягә чыктым. Эшем гомеремә авыр булды. Җитмеш килолы дискларны юа идем. Әле икәү эшләгәндә ярый иде. Цехны икегә бүлгәч, 70 килолы дискларны берүземә юарга туры килде.

Аллаһыга шөкер, эштән курыкмадым. Икешәр эштә сөрдем. Ике бала да үстердем. Бар көчемне балалар тәрбияләргә юнәлттем. Кызым тегүче һөнәрен алды. Малаем авиация институтын тәмамлап, инженер-электронщик биеклегенә күтәрелде.

Пенсиягә чыккач, башым белән динебез Ислам сабакларын үзләштерүгә чумдым. Иске мәсҗидтә Мәрбия ханым Сафинадан дәресләр алдым. Өч ел эчендә Изге Китабыбызны уку бәхетенә ирештем. Ипподромда бер ятимә әбине карадым. Беренче хаҗга аның акчасына бардым. Аннан соң хаҗга күп мәртәбәләр барырга туры килде. Аллаһының рәхмәтләре белән үзем дә сизми кала идем ничек хаҗга киткәнемне.

Бабай белән 48 ел яшәдек. Шуның унике елын чирләп уздырды. Аңарда буылу чире (астма) иде. Хаҗга җибәрде. Тоткарламады. Аңа да рәхмәтләрем.

Үз гомеремдә күп мәртәбә үлемнән калдым. Хаҗда да булды андый хәлләр. Ә менә аеруча хәтердә уелып калганы. Ипподромда караган әбием: «Авылда торасым килә. Авылга илт», — диде. Илттем. Даими хәлен белеп тордым. Бер елны аның яныннан күрше авылга алты чакрым юлны төнлә салкын кышта кайтырга туры килде. Каршыма бүре килеп чыкты. Бүре белән күзгә-күз карашып торабыз. Шунда: «Аллаһ!» — дип кычкыруымны сизми дә калдым. Шул мизгелдә яныма машина килеп туктады. Бу хәл Татарстанның Чистай шәһәреннән ерак булмаган Әдәм Су авылына кайтканда булды.

Асия ханымның фаҗигале язмасын матбугат өчен Шамил Баһаутдин әзерләде.

Самар шәһәре.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 925

Комментирование запрещено