Минтимер Шаймиев: «Надо осторожно подходить к решению языковых вопросов» / Минтимер Шәймиев: «Тел мәсьәләләрен хәл итүгә бик сак карарга кирәк»

030Государственный советник Республики Татарстан Минтимер Шаймиев заявил, что важно не допустить политизации языкового вопроса. Такое мнение Шаймиев выразил на торжестве в честь Дня учителя.

«Есть попытки политизировать вопросы родного языка, изучения государственного языка Российской Федерации, государственных языков нашей республики, — начал Шаймиев.

«Уже после революции в первых Конституциях СССР было написано, что автономные республики — это государства. Так было и так есть в Конституции Российской Федерации, не говоря уже о Конституции республики. Потому что республики в составе развивающейся Российской Федерации укрепляют страну, наравне со всеми вносят свой достойный вклад, и надо очень осторожно подходить к решению этих вопросов», — отметил госсоветник РТ.

По его словам, языковая политика должна способствовать «дальнейшему единению развивающейся цивилизованным путем Российской Федерации», передает ИА «Татар-информ».

«Россия — это сложная федерация. Сложнее федерации нет в мире. Столько народов, у каждого своя история, своя земля. Тут мы найдем решение, как и нашли его в свое время», — заключил Минтимер Шарипович.

Ранее митрополит Казанский и Татарстанский Феофан заявил, что не следует вопрос о языке превращать в инструмент политической борьбы.

realnoevremya.ru

* * *

Бүген тел мәсьәләсендә килеп туган проблемалар хәл итеп булмаслык түгел. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шулай дип саный. Бу хакта ул «Корстон»да Укытучылар көненә багышланган тантанада белдерде.

030Минтимер Шәймиев тел мәсьәләсен сәясәтләштерүгә урын куелырга тиеш түгеллеген белдерде. «Кайберәүләр ул вакытта тегеләй иде, болай иде дип сөйлиләр, бер дә теләгәнчә түгел иде әле. Без моның аша уздык. Мин үзем чиста татар мәктәбен тәмамладым, кайбер нәрсәләрне бик тиз онытабыз. Без сынау имтиханнарын да рус телендә тапшырдык. Без предметларны русчага тәрҗемә итү белән шөгыльләндек. Үзгәртеп кору елларында Казанда бер тулы булмаган татар мәктәбе калганын онытабыз. Гади вакытлар түгел иде ул, әмма без барлык милләтләр белән лаеклы төстә, дуслыкта уздык бу елларны. Алга таба да шулай дәвам итте», — дип хатирәләренә тукталды Минтимер Шәймиев.

«Россия Федерациясенең дәүләт телен, туган телне өйрәнүне сәясәтләштерү омтылышлары күренә. Революциядән соң СССРның беренче Конституцияләрендә үк автоном республикалар үзләре дәүләтләр дип язылган иде. Россия Федерациясе Конституциясендә, Татарстан Конституциясендә дә бу шулай. Россия Федерациясе составындагы республикалар илне ныгыта, үзеннән өлеш кертә. Бу мәсьәләләрне хәл итүгә бик сак карарга кирәк. Әйе, рус теле бөек, куәтле, матур тел, без аны хөрмәт итәбез. Ул безгә бүгенге торышыбызны тәэмин итәргә булышты. Ә республикаларның дәүләт телләре дә бар, бу күп милләтле федерация. Безгә утырып, җыелган проблемаларны хәл итәрлек акыл табылыр дип уйлыйм. Без бит 90 нчы елларда боларны гына күргән кешеләр. Сират күпере аша чыктык бит. Боларны да хәл итәргә кирәк, хәл итә алмый торган мәсьәләләр юк. Бер-беребезне аңлыйбыз бу мәсьәләләрдә. Татарстан Президенты Еллык юлламасында үз позициясен әйтте. Без аны матур итеп тормышка ашырырыга тиешбез. Без моны булдырып чыгабыз», — диде Дәүләт Киңәшчесе.

«Татар-информ».

Просмотров: 1031

Комментирование запрещено