Сыеры барның – сые бар…

Эмиль һәм Руфия БОХАРМӘТОВЛАР кызлары Эльвина белән.

Эмиль һәм Руфия БОХАРМӘТОВЛАР кызлары Эльвина белән.

8 октябрь — Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне

Бүгенге көндә авыл мәктәбен тәмамлаган яшьләрнең күбесе шәһәргә китә. Тик алар югары уку йортларында һөнәр үзләштергәч, үзләренә эш таба алмыйча интегәләр. Күп урыннарда: “Эш тәҗрибәгез юк!” — дип яшь белгечләрне кире кагалар. Ә бер кайдан да ярдәм кулы сузучы юк. Менә шул яшь­ләрдә “Нишләргә? Кая барырга?” дигән урынлы сорау туа.

Ә менә Похвистнево рай­онының Яңа Мансур авылында гомер итүче Эмиль һәм Руфия Бохармәтовлар гаиләсе югалып калмаган, алар үз бә­хетләрен туып-үскән авылла­­рында тапканнар — бүгенге көн­дә җир эшкәртәләр, терлек үс­терәләр. Бохәрмәтовларның төп ярдәмчеләре — уллары Илнур. Әле мәктәптә укучы кызла­ры Эльвина да эшкә өйрәнеп үсә.

Мин аларга барып кергәндә, тырыш гаилә терлекләрен йортларында карау, ашатып-эчертү белән мәшгуль иделәр. Өлкән яшьтәге әниләре Рәйсә апа да елмаеп: “Мин дә эшсез утырырга яратмыйм”, — дип чөгендер туравын дәвам итте.

Эмиль Шәрифулла улы колхоз таркалганчы биредә механизатор булып эшләгән. Ә инде эшсез калгач, ул үзенең шәхси хуҗалыгын булдырган.

Уллары Илнур да яшьли авыл тормышын күреп, аң­лап үскәнгә күрә, мәктәпне тәмамлагач, шәһәр тормышына кызыкмый. Чөнки ул да әтисе кебек җир кешесе.

- Быел җәй башында тоташ яңгырлар явып торса да, соңрак һава шартлары уңай якка үзгәреп китте. Без җир кишәрлегебездә борчак, арыш, арпа, солы чәчеп, мул уңыш җыеп алдык. Күп итеп печән дә хәзерләдек. Амбарларыбызны икмәк белән тутырып куйдык. Иншалла, кышка бер дә курыкмыйча керәбез. Терлек азыгын басудан ташып та куйдык. Малларыбызны исән-имин кышлатасы гына калды хәзер, — дип сөйләп китте йорт хуҗасы.

Руфия ханым белән каенанасы Рәйсә апа да ир-атлар басуда чагында йорттагы теплицада һәм бакчада яшелчәләр үстерәләр, кышлыкка төрле кайнатмалар хәзерлиләр, эш­тән арып кайтучыларны тәмле ашлар пешереп, каршы алалар, терлекләрне карыйлар. Сигезенче сыйныфта укучы Эльвина да мәктәптән кайткач, аларга кушыла. Буш вакытларында Эмиль Бо­хармәтов үз техникасы белән башка шәхси хуҗалыкларга булыша, төзелеш эшләрендә дә катнаша. Электр белән эре­теп ябыштыручы улы Илнур да гел әтисе янында. Хез­мәтләре өчен авылдашлары Бо­хармәтовларга үстерергә яшь бозаулар һәм ашлык белән түлиләр.

- Быел җәен сыерларыбызны бетердек. Чөнки сөтне урнаштырырга мөмкинчелегебез юк. Авылда көтү көтәргә иркен җирләр дә күп калмады, кешеләр терлекләрен кө­түгә дә кумыйлар. Көтүче ялласаң, кыйммәткә төшә.

Кредит-фәлән дә алмыйбыз. Барына канәгать булып, эшлибез дә эшлибез генә. Хез­мәтебез мәшәкатьле, авыр булса да, алдагы тормышта эшебезне тагын да киңәйтергә уйлап торабыз, — дип озатып калды мине бу уңган гаилә әгъзалары.

Эмиль һәм Руфия БОХАРМӘТОВЛАР кызлары Эльвина белән.

Эмиль һәм Руфия БОХАРМӘТОВЛАР кызлары Эльвина белән.

Сыеры барның — сые бар, дип әйтергә ярата бит гади авыл кешесе. Ә зур тырышлык һәм көч таләп итүче хез­мәтләренә ихлас күңел белән караулары, сабырлыклары, эш сөючәнлекләре өчен Бохар­метовлар гаиләсе минем күңелемдә ихтирам, рәхмәт хисләре уятты. Алар яңадан хуҗа­лыкларында сыерлар асрый башларлар, дип тә ышанасы килә.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1232

Комментирование запрещено