“Яңа авыл коесы” һәм дә “Тупли Баш”

imageЕлховка районының Тупли авылы Самара өлкәсенең иң матур почмакларының берсендә урнашкан. Элек-электән халык аны “Колмаюр”, “Калмык”, “Сандык” һәм “Яңа авыл” дип дүрт очка бүлеп йөрткән.

Шул Яңа авыл очы нигәдер күңелемә аеруча якын. Якында гына шаулап үсеп утырган урманын, киң басуларын, җир астыннан бәреп торган чишмәсен яратмый мөмкин дә түгел.

Элек анда Чәй коесы дип аталган кое да булуын хәтерлим. Аның кайчан барлыкка килүен берсе дә белми, бәлки аны ерак бабаларыбыз, 1562 елда Туплигә килеп урнашкач, казыган булганнардыр. Ә суының тәмлелеген белсәгез икән сез! Авыл халкы барысы да суны шул коедан алганга, аңа илткән сукмактан, иртә таңнан алып кичкә кадәр, кеше өзелми иде. Көянтәләр аскан сылу кызларның, уңган киленнәрнең салмак кына атлап барулары әле дә күз алдымда. Әниләр Чәй коесына барганда без, бала-чага да, алар артыннан йөгерә идек. Кызганыч, бүген бу кое юк инде. Яшьләребез аның урынын табып, яңадан казысалар ничек әйбәт булыр иде!

imageТуган ягымның гүзәл табигатен искә алуга балачагым хатирәләре яңара, күңелдә моң туа:

 Түпли Баш

 

Авылым урамнары буйлап

Җырлар көйлисем килә.

Авылымның матурлыгын

Сезгә сөйлисем килә.

 

Әй, Тупли Баш, Тупли Баш!

Аккан суың — тәмле аш!

Авылым уртасыннан ага

Безнең гүзәл Тупли Баш!

 

Ошаса — ошамаса да,

Җырлыйсым килә тагын.

Яшибез гомер-гомергә,

Яратып Тупли Башын.

 

Әй, Тупли Баш, Тупли Баш!

Аккан суың тәмле аш!

Авылым уртасыннан ага

Безнең гүзәл Тупли Баш!

 

Вил МОСТАФИН.

Тупли авылы,

Елховка районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1361

Комментирование запрещено