Юлларда туган уйлар

iЮллар, юллар алга безне дәшә,
Юллар илтә туган ягыма.
Озын юлда булган уй-хисләрем
Кайтаралар балачагыма.
 
Юллар, юллар, тирә-ягы гөлләр
Төрле төсләр белән яналар.
Ак каеннар яшел шәлен ябынып,
Юл буенда озатып калалар.
 

Юллар, юллар киң җәелеп ята,
Авылым ягыннан үтәдер.
Туган җирдә газиз әнкәм безне
Тәрәзәдән карап көтәдер.
 
Юллар, юллар, борма-борма юллар,
Ике яктан урман «атыла».
Нинди гүзәл газиз туган җирем!
Һәрчак күңел шунда тартыла.
 

Гөлсинур ГАФУРОВА-РӘХМӘТУЛЛИНА.
Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1077

Комментирование запрещено