В Казани пройдут «VI Якуповские чтения» / Вәлиулла Ягъкуп укулары дүртенче тапкыр үткәрелә

zam212 октября в Казани пройдет региональная научно-практическая конференция «VI Якуповские чтения». Организаторами конференции выступают Духовное управление мусульман РТ и Российский исламский институт.

В ходе ежегодной конференции, посвященной памяти известного религиозного и общественного деятеля Валиуллы хазрата Якупова, планируется обсудить следующие темы: развитие ислама в Республике Татарстан, общебогословские проблемы в исламе, актуальные вопросы современной мусульманской молодежи.

Участники чтений также выступят с докладами о традициях татарского народа, понимании исламского вероучения и о жизни и трудах Валиуллы хазрата Якупова, известного религиозного и общественного деятеля.

Модератором “VI Якуповских чтений” выступит заместитель муфтия РТ по образованию, ректор Болгарской исламской академии, ректор Российского исламского института Рафик Мухаметшин. С докладами выступят муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин, директор Центра исламоведческих исследований Академии наук Республики Татарстан Ринат Патеев, старший научный сотрудник Центра исламоведческих исследований АН РТ Камиль Насибуллов, старший научный сотрудник Ресурсного центра по развитию исламского и исламоведческого образования Института международных отношений, истории и востоковедения КФУ Резеда Сафиуллина аль-Анси и другие известные персоны мусульманского духовенства.

islam.ru

* * *

Пәнҗешәмбе көнне Русия ислам институтында «Якупов укулары» исемле фәнни-гамәли конференция үтәчәк. 2012 елның июль аенда террор һөҗүмендә атып үтерелгән Вәлиулла хәзрәт Якупов истәлегенә багышланган әлеге фәнни-гамәли җыен инде дүртенче тапкыр уздырыла.

12 октябрьдә Казанда «VI Якупов укулары» төбәк фәнни-гамәли конференциясе уза. Әлеге чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Русия ислам институты оештыра.

Быел конференциядә Татарстанда ислам үсеше, исламда гомум дини мәсьәләләр, хәзерге мөселман яшьләренең актуаль проблемнары темалары күтәреләчәк, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Катнашучылар шулай ук татар халкының традицияләре, ислам дин гыйлемен аңлау һәм танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якуповның тормыш юлы турында чыгыш ясаячак. Әлеге укуларга Татарстанның дини уку йортларыннан сиксәнләп шәкерт чакырылган.

«VI Якупов укулары»н Татарстан мөфтие урынбасары, Болгар ислам академиясе ректоры, Русия ислам институты ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин алып барачак. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Татарстан Фәннәр академиясенең Ислам тикшеренүләре үзәге мөдире Ринат Патеев, шул ук үзәкнең баш фәнни хезмәткәре Камил Насыйбуллов, КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Ислам һәм ислам мәгарифе үсеше ресурс үзәге баш фәнни хезмәткәре Резеда Сафиуллина Әл-Анси һәм башка белгечләр чыгыш ясар дип көтелә.

Вәлиулла хәзрәт Якупов – тарих фәннәре кандидаты, Апанай мәчете имам-хатыйбы, Татарстан Иҗтимагый пулаты әгъзасы, Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге мөдире иде. Ул 1963 елның 4 сентябрендә Башкортстан Республикасының Уфа районы Дмитриевка авылында дөньяга килә. 2012 елның июль аенда террор һөҗүмендә атып үтерелә.

azatliq.org

Просмотров: 441

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>