Авылдашым һәм ырудашым Исхакый

Сөембикә апа Шәрипова (уртада), Ка­­зан­нан аңа бүләккә алып ки­лгән калфакны бик горур­ланып башына кигән иде.

Сөембикә апа Шәрипова (уртада), Казан­нан аңа бүләккә алып ки­лгән калфакны бик горур­ланып башына кигән иде.

Аның катлаулы тормышы, иҗаты турында кайбер истәлекләр

Ак карларны туздырып,
исәр җилне уздырып,
Кайтам сиңа, кайтам,  авылдашым, нәселдәшем  Исхакый.

Элек, исемен әйтергә ярамаган заманнарда да, без — Яуширмә халкы Мө­хәммәдгаяз Исхаковны (Гаяз Исхакыйны) олы яшьтәгеләрдән ишетеп, белеп үстек. Ул йөргән сукмаклардан йөрү, ул эчкән чишмәләрдән сулар эчү — мине милли хәрәкәтнең иң кайнап торган җиренә алып кереп китте. Аның кебек, кыйтгаларны чорнап алган эшләр башкармасам да, авылдашымның эстафетасын дәвам итү, татар милли хәрәкәтендә 25 елдан артык халкыма хезмәт итә алуым белән чиксез бәхетлемен.

Идел — Урал милли азатлык хәрәкәтенең бө­ек юлбашчысы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, язучы Гаяз Исхакый 1878 елның 23 февралендә (яңа стиль белән) Казан губернасы, Чистай өязе, Яуширмә авылында туа. Тарихта тирән эз калдырган атаклы Морад (Кырым-Гәрәйләр) нәселеннән ул.

Гаиләдә туган балалар озак яшәмичә бер-бер артлы үл­гәнгә, Мөхәммәдгаяз әти-әни­се өчен аеруча да кадерле, көтеп алган бала була, 5 яшеннән укырга-язарга өйрәнә, өйдәге татар, гарәп, фарсы китапларын укый, башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала, 12 яшеннән Чистай мәдрәсәсендә укый башлый, өч елдан соң Казанның Күл буе мәдрәсәсенә килеп урнаша. Аны тәмамлагач, ул Казандагы татар укытучылар мәктәбенә укырга керә. Бу уку йорты Гаязны яңа дөнья белән таныштыра, аның мәдәни һәм сәяси карашларына көчле йогынты ясый, интеллектын формалаштыруда гаять зур роль уйный. Аның белән бер сыйныфта биредә танылган шә­хесләр Хөсәен Ямашев, Гафур Коләхмәтов та укый. Укытучылар мәктәбен тәмамлагач, Гаяз Исхакый Орен­бургның «Хөсәения» мәд­рә­сәсенә укытучы булып эш­кә урнаша һәм табигать фән­нәрен, урыс телен укыта. Би­редә ул бер ел гына эшләсә дә, дәресләр бирү белән генә чик­ләнмичә, әдәбият, музыка кичәләре, мәдәни очрашулар үткәрүдә дә катнашырга өл­герә.

1905 елгы революция ташкыннары Казанга да килеп җитә. Аның вакыйгаларында актив катнашкан Гаяз Исхакый тиздән жандармерия күзәтүенә элегә һәм яшеренеп яшәргә мәҗбүр була.

Беренче тапкыр ул 28 яшендә, 1906 елның октябрь ахырында кулга алына һәм үзенең туган авылы — Яу­шир­мәгә сөргенчә җибәрелә. Ис­хакый биредә дә сәяси эш­чәнлеген туктатмый, авыл хал­кы, крестьяннар арасында сәяси чыгышлар ясый, патша хөкүмәтенә каршы агитация алып бара, яңадан кулга алы­нып, ике ай чамасы Чистай төрмәсендә утырып чыга. Шунда ул үзенең «Зиндан» исемле автобиографик повестен яза.

Гаяз Исхакый Казанда яшерен рәвештә яшәп, сәя­сәттә катнашу белән бергә әдә­би иҗатын, журналистлык эшчән­леген дәвам иттерә.

1907 ел башында Гаяз Исхакый яңадан кулга алынып, Архангель губернасына өч елга сөргенгә сөрелә. Ул анда да Казан белән элемтәне өзми, хатлар языша, илдәге сәяси вакыйгалар хакында хәбәрләшеп тора.

1908 елның җәендә Гаяз Исхакый сөр­геннән качып, баштан Петербургка килә, аннан Төркиягә китеп бара, ә 1911 елның ахырында яңадан Петербургта башка кеше паспорты белән яши башлый һәм 1912 ел башында кулга алынып, кабат Пинега шәһәренә озатыла. Бер елдан артык шунда сөргендә булганнан соң, Казанга барышлый бик азга гына туган авылы Яуширмәгә дә кереп чыга. Тик аңа Казанда яшәргә рөхсәт бирелми һәм ул кабат Петербургка килеп, төньяк башкалада үзенең «Ил» газетасын чыгара башлый, соңрак шушы эшен Мәскәүдә «Сүз», «Безнең юл» газеталарында дәвам итә.

1917 елгы февраль рево­люциясен Гаяз Исхакый зур өметләр белән каршыласа да, хакимият большевик­лар кулына күчкәч, мондый сәя­сәт белән килешә алмыйча, 1918 елны Версаль солых кон­фе­ренциясенә чыгып киткән җи­реннән, башкача Ватанга әй­ләнеп кайтмый инде, чөнки акларның да, кызылларның да, һәм башка көчләрнең дә табанына басып эзәрлекләп килүен ул яхшы күрә һәм белә.

Шулай итеп, Исхакыйның тормышында мөһаҗирлек чо­ры башлана. Бу вакытта аңа әле бары 40 яшь кенә була. Татар матбугаты Исхакыйга мөрәҗәгать итеп: «Кайт әле монда ватанга, кайт әле, сар­гайтмале» дип язып чыкса да, башкача аңа туган илен күрергә насыйп булмый инде.

1920 — 1921 елларда Гаяз Исхакый Парижда, 1922 — 1923 елларда Берлинда яши. Аннан соң, бу вакыттагы мөстәкыйль Польша дәүләте башлыгы Пил­судскийның (Польшаның мөстәкыйльлеген яклап кө­рәш­кән өчен Архангельскида патша хөкүмәте тарафыннан сөргенгә җибәрелгән бу кеше белән алар дус булганнар) чакыруы буенча Варшавага күчеп килә һәм анда 1939 елда фашистик Германия Польшаны басып алганчы яши. Аннан соң үзенең бөтен архивларын калдырып, бик ашыгыч рәвештә Төркиягә китәргә мәҗбүр була.

Гаяз Исхакый гомеренең соң­гы елларын яхшы белгән Гали Акыш үзенең “Исемдә калганнар” китабында нәкъ шул чактагы истәлекләре белән ур­таклаша. Бу китап безнең авыл­дагы Гаяз Исхакый музе­енда хәзергә кадәр кадерле экспонат булып саклана.

Гали Акыш язучыны 1938 елдан алып, вафатына, ягъни 1954 елга кадәр белә. Аларның яшь аермасы 40 ел булуга да карамастан, вакыт узу белән дуслык-бергәлек ныгый гына бара. Вафат булыр алдыннан Гаяз Исхакый юкка гына үз эшен дәвам итүне Гали Акышка тапшырмагандыр.

Гаяз Исхакый кайда гына яшәмәсен, нинди генә авыр һәм катлаулы хәлләргә юлыкмасын, милли иманына, яшьлек идеалларына тугры булып калды. Аның өчен милләт мәнфәгате, татар азатлыгы өчен көрәш барсыннан да өстен иде.

1940 елның башында Гаяз Исхакый янына Анкарага кызы Сәгадәт белән кияве Таһир Шакир күчеп килә. Әдипнең соңгы көннәре алар тәрбиясендә үтә. Ул 1954 елның 22 июлендә Анкара шәһәрендә 76 яшендә вафат була һәм үзенең васыяте буенча Истамбулда Әдернә капы зиратында күмелә.

Авылдашыбыз Гаяз аб­зый­ның соңгы минут­лары турында танылган мил­ләт­тәшебез Минһаҗ Исмә­гый­лев түбән­дә­геләрне язып калдырган:

«Гаяз Исхакый үлем тү­шә­гендә ята. Хәле бик тә авыр. Әҗәл чире икәнен үзе дә белә: васыятен әйткән, бә­хилләшелгән. Аңына әле килә, әле яңадан онытылып китә. Шулай аңы ачылган бер мәлдә баш очындагы Ясин укучыдан һәм үзен саклаучылардан сорый ул: «Мин кайда үләм, «Идел-Урал» штатындамы?» Аны тынычландырырга ашыгалар: «Әйе, без Идел-Урал штатында». Гаяз Исхакый шөкер кылып: «Алай булса, тынычланып үләм», - дип күзләрен йома да бераздан җан бирә».

1999 елның 30 ию­лендә Яушир­мәгә, классташлар бе­лән очрашу кичәсенә, кайткач, миңа Исхакый музеен ачу бәйрәмендә дә катнашыр­га насыйп булды. Шундый зур тантана хөрмәтенә авыл төзек­ләндерелгән, матур итеп би­зәлгән иде. Бу көнне бөтен татар дөньясы кубып, Яушир­мәгә җыелды. Иванай борылышыннан авылга керүче җиңел машиналар салам юлы кебек сузылган иделәр. Соңрак килүче машина хуҗалары мәктәп күпере төбендә үк туктап калдылар. Көн матур, аяз, җылы торды. Авылның кар­ты-яше, каникул вакытында әби-бабасында кунакта булган бала-чага бөтенесе дә чук кебек киенеп, бәйрәмгә агылды. Казаннан рәсми делегецияне беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев үзе җитәкләп килде. Делегация, кунаклар арасында Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Индус Таһиров, Татарстан дәүләт эшлеклеләре, галимнәр, Язучылар берлеге әгъзалары, Камал театры артистлары, журналистлар, сәнгать әһелләре – җыеп әйткәндә, татарның каймагы иде.

Исхакый музеен ачу – авыл тарихына кереп калган, зур тарихи вакыйгаларның берсе. Макталган һәм тапталган бөек шәхес Гаяз Исхакыйның исе­ме, ниһаять, дистә еллар диңгезләр кичеп, туган туфрагына кайтып иңде. Үзенә атап төзелгән нигездә рухы булса да, мәңгелек тынычлык тапса иде. Исхакый белән Яуширмәнең дә даны дөньяга таралды.

2000 елның май-июнь айларында мин табиб буларак, Санкт-Петербургка укырга баргач, төньяк башкалада яшәүче зыялы татарлар белән даими аралашып яшәдем. Яуширмә кызы булуым һәм Исхакыйның тормыш, иҗат юлын пропагандалавым аларда зур кызыксыну тудырды. «Нур» татар газетасының ул чактагы редакторы Әлфинур Гафу­рова һәм «Нур» җәмгыяте рәисе Мөхлисә Зарипова белән «Санкт-Пе­тер­бургта Яуширмә көн­­нә­ре» дигән очрашу уздырыр­га кирәк дигән фикергә килдек.

Очрашуга күп халык җыелган иде. Исхакыйны дөньяга бүләк иткән Яуширмә авылы, табигате, авыл мәктәбе Петербург татарларында зур кызыксыну уятып, алар миннән бу турыда сөйләвемне соралды. Исхакыйның язмышы, иҗаты белән нык бәйләнгән бу шәһәр зыялылары аның хезмәтенә ихтирам белән карыйлар. Мөмкин кадәр исемен яшьләргә дә танытырга өлгергәннәр. Мөхлисә Зарипова үзенең чыгышында: «Гаяз Исхакый — асыл шәхесебез, милләтебезнең йөзек кашы, тик аның исемен күп еллар буе кара пәрдә артында тоттылар. Дөреслекне барыбер таш астына яшереп булмый, һәм авырлыкларны җиңә-җиңә аның исеме илебезгә кайтты. Кечкенә вакыттан ук мин өйдә әти-әнидән, фин татарларыннан Гаяз Исхакый турында ишетеп үстем. Караңгы елларда да аның иҗатын өйрәндем. Шундый шәхесне биргән Яуширмә зур, бай тарихлы, борынгы татар авылы, дип уйлыйм.

Исхакыйны ныграк пропагандаларга, аның рухында яшьләрне тәрбияләргә кирәк, минемчә. Наилә ханым, сез Санкт-Петербург татарларына яңа милли нур алып килдегез, Исхакый рухын яңарттыгыз. Олыгайган көнемдә Яуширмәгә хаҗ кылган кебек булдым. Безнең кичә исеменнән Яушир­мәгә зур сәлам әйтегез», — дип белдерде.

Яуширмә чыннан да ти­рә-якта дан тоткан, атаклы татар-мишәр авылы. Авылыбыздан шактый күп укыган халык чыгып, алар тирә-якка чәчелгәннәр. Казан шәһәрендә төпләнгән яушир­мәлеләр элеккеге Татарстан мәдәният министры Илдус Тарханов ти­рәсендә тупланып, «Чис­тай районының Гаяз Исхакый исемендәге якташлык җәмгыяте»нә нигез салганнар. Бөтендөнья татар конгрессы съездына килгәч, җәмгыятьнең тәүге адымнары белән танышып, үз мишәрләрем өчен горурлык хисе кичердем. Музей хезмәткәре Лилия Фәс­хетдинова якташлык җәм­гыяте әгъзаларының корылтае алдыннан авылда уз­дыр­ган очрашу кичәсе һәм мә­дә­ният чаралары, «Исхакый укулары» турында ләззәтләнеп сөйләде.

Икәүләп авыл тарихына, авылдашларга, Гаяз Исхакыйга багышлап язылган газета-журнал мәкаләләрен карап чыккач, боларны китап итеп чыгарырга кирәк, дигән фикергә килдек. Казаннан киткәндә Фле­ра апа Тарханованың эш уры­нына — Министрлар кабинетына кереп чыгарга булдым. Ул мине бөтен эшен читкә куеп каршы алды. Озак итеп сөйләшеп утырдык. Бик якын итеп авыл хәлләрен, күп кенә олы яшьтәге авылдашларны аерым-аерым сораштырды. Авыл тарихына, авылдан чыккан укымышлыларның тормыш юлына тукталды. Сөй­ләгән вакытта Флера апа­ның туган Яуширмәбезгә, авыл­­дашларга күңеленнән дә, кү­зеннән дә тирән мәхәббәт, олы ихтирам бөркелә иде. Очрашу соңында мин дә Гаяз Исхакый исемендәге якташлык җәмгыятенә кабул итүләрен сорап гариза яздым. Истәлеккә фоторәсемгә төштек. Шагый­рәбез истәлеккә култамгасы белән үзенең китабын да бүләк итте.

Сөембикә апа Шәрипова (уртада), Ка­­зан­нан аңа бүләккә алып ки­лгән калфакны бик горур­ланып башына кигән иде.

Сөембикә апа Шәрипова (уртада), Ка­­зан­нан аңа бүләккә алып ки­лгән калфакны бик горур­ланып башына кигән иде.

Гаяз Исхакый.

Гаяз Исхакый.

Авылдашым Гаяз абзый миңа үз мишәрем, үз татарым буларак та, милләтпәрвәр буларак та якын. Аның белән рухи якынлык сизәм. Милләт юлында ул кичергәннәрнең бер өлешен генә үз җилкәмдә күтәрсәм дә, миңа да милли хәрәкәттә шактый авырлыклар, гаделсезлек, җәбер-золым күрергә туры килде, ул безгә Исхакыйдан калган мирас. Шул вакытларда мин һәрчак аңа мөрәҗәгать итәм, аның тормыш юлына, иҗатына кат-кат әйләнеп кайтам. Исхакый минем өчен: милли хәрәкәттә — остазым, кирәк вакытта — төпле киңәш бирүче авылдашым, алга әйдәп баручы Милли байрагым. Исхакыйның: “Тәңре Сезләргә Ватаныбыз азатлыгын күрергә насыйп итсен”, дигән әманәтенең тормышка ашуына иманым белән ышанам.

Икенче Бөтендөнья конгрессы съездында (1997ел) Исхакыйның олы сеңлесе — Гайнелмәрзиянең кызы, Ташкенттан килгән делегат, авылдашым, табибә — Сө­ем­бикә апа Шәрипованы эз­ләп таптым. Шуннан соң без даими элемтәдә торабыз, хезмәттәшлек итәбез. 2013 ел­ның апрель — май айларында Гаяз Исхакый нәселе чакы­руы буенча, ике атна Ташкентта булып, бу нәселгә кагылышлы шактый материал, шул исәптән Гаяз абзыйның (авылда аны шулай атаганнар) әтисе — Гыйлаҗетдин мулланың тәсбихен, дини китапларын, әнисе — Камәрия абыстайның май савытын алып кайттым. 2015 елда авылым тарихына багышланган «Чал тарихлы Яуширмә» исемле китабымны бастырып чыгардым. Шуның бер данәсен Самара татарларына – “Бердәмлек” газетасына да бүләк итәргә җыенам. Бу китапка әлегә кадәр матбугатта басылмаган шактый күп мәгълүмат кертелде. 96 яшьлек Сөембикә апа очрашканда да, телефоннан сөйләшкәндә дә: “Гаяз Исхакыйның исемен илгә, халыкка кайтаруга, ана телебезне, милләтебезне саклап калуга өлешен керткән, нәселебез исеменнән зур рәхмәтемне җит­кер”, — дип, үзенең әманәтен тапшыруымны сорала. 2018 елда Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулу уңаеннан аның әманәтен истә тотып, бу тарихи язмамны Самара татарлары өчен “Бердәмлек”тә бастыруны сорап, махсус яздым.

Наилә ЯУШИРМӘЛЕ (ПОТЕЕВА-ФАТЫЙХОВА).

«Бердәмлек». 

Просмотров: 1198

Комментирование запрещено