9 октября в ДК «Горизонт» города Сызрань с аншлагом прошел концерт звезды татарской эстрады – Фирдуса Тямаева, который посетил город уже во второй раз.
И в этом случае правильнее будет, чтобы «крылатое выражение» звучало так: «Звезды зажигают – и это нужно всем!» Полный зал, зрители в ожидании, и они – уже не просто зрители, а поклонники творчества артиста! Вот первые составляющие успеха в выступлении.
И, надо отдать должное, концерт в этот раз доказал, что терпение и труд – стезя настоящего певца, настоящей звезды. Команда Фирдуса Тямаева насчитывает 14 человек – большой, слаженный, талантливый, профессиональный коллектив, во главе которого – руководитель и главный артист.
Концерт прошел на одном дыхании, подпевали и хлопали все! Программа буквально «ярчила» своей насыщенностью, спецэффектами и прекрасными номерами! Артист настолько взаимодействовал с залом, что, казалось, репетиции проходили в Сызрани совместно, вместе со зрителями!
А ведь реклама о предстоящем выступлении вышла «в народ» только за неделю до самого концерта! И это говорит о том, что артиста ждали!
Несмотря на ошеломляющий успех, звездность и известность, Фирдус Тямаев оказался человеком очень общительным, глубоко уважающим своего зрителя, любящий людей и жизнь во всех ее проявлениях! Казалось, фотосессия с артистом не прекратится до самой полуночи!
Хотелось бы отметить организаторов концерта, в первую очередь, представителей Национально-культурной автономии татар г.о. Сызрань, которые не только дарят людям радость ожидания и встречи с любимыми исполнителями, но и систематизировали досуговые мероприятия в нашем городе, за что отдельная благодарность Председателю Совета НКАТ Ринаду Шарафутдинову и, конечно, бессменному организатору всех концертных выступлений Гульнаре Нугаевой – помощнику Председателя НКАТ.
«Концерт великолепный! «Браво» артистам! Как всегда, хочу, забегая вперед, поделиться радостными новостями: есть устная договоренность о том, что мы увидим Фирдуса и его команду на очередном Сабантуе-2018, что, несомненно, станет украшением нашего национального праздника! Спасибо за радушный прием и хорошую организационную работу коллективу ДК «Горизонт», нам очень приятно с ними работать! Надеемся на дальнейшее сотрудничество. И спасибо всем зрителям – за их эмоции, за умение создать атмосферу радушия и теплого приема! Спасибо всем!», — поделился своими впечатлениями Ринад Ирфанович.
Светлана ЛАВРЕНТЬЕВА, координатор НКАТ г.о. Сызрань.
Официальный сайт НКАТ г.о.Сызрань.
* * *
Соңгы елларда Сызранда татар концертлары еш уздырыла башлады. Милли җыр-моңга сусаган милләттәшләребез аларны көтеп алалар. Әле күптән түгел генә шәһәрнең “Горизонт” мәдәният йортында бер-бер артлы ике концерт тулы заллар белән узды.
Популяр җырчы Ринат Рәхмәтуллинсызранлыларга “Рәхмәт сиңа, тамашачым” дип аталган программасын алып килгән иде. Җырчының элеккеге җырларын да, “Әтием сурәте”, “Туган авылым”, “Тормыш китабы” кебек әле күптән түгел генә репертуарына кертелгәннәрен дә халык кайнар алкышларга күмә барды.
Милләттәшләребез быел якты дөньядан киткән Татарстанның халык, РСФСРның атказанган артисты Әлфия Авзалованы, Татарстан һәм Башкортостанның халык артисты Хәния Фәрхине бер минут тынлык белән искә алдылар, ә Ринат алар истәлегенә җыр башкарды.
Сызранлылар концерттан бик канәгать калдылар. “Җырчының тере тавышка җырлавын тамашачыны хөрмәт итүе дип кабул иттек. Ринат үзе дә, төркемендәге артистлар-музыкантлар да чын профессионаллар”, — дип хисләре белән уртаклашты Фәридә Шәрәфетдинова.
Татар эстрадасының тагын бер вәкиле — Фирдүс Тямаевның да Сызранга икенче килүе инде. Һәм бу юлы да аның концерты бер сулыштай узды. Артист, гадәттәгечә, мәзәк сүзләр сөйләп көлдерде дә, тирән мәгънәгә ия булган җырларын башкарып, уйларга да салды. “Ташлап китмә, әнием” җырын башкарганда тамашачыларның күбесе хисләрен тыя алмады, күзләре яшьләнде.
Сызранда Фирдүснең туганнары да яши икән. Ул аларны сәхнәдән сәламләп, тамашачылар белән таныштырды, җырлары арасында халык белән дә аралашты. Саратовта концерт биреп, 300 чакрым юл үткән димәссең дә, арыганын бер дә сиздерми, халыкны рәхәтләнеп ял иттерде.
Җырчы халыкны шулкадәр җанландырды ки, хәтта концерт тәмамлангач та, тамашачының аны җибәрәсе килмәде. Алар Фирдүс белән аралаштылар, истәлеккә фотосурәткә дә төштеләр. Бу концертларны оештыручы Сызран шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Ринад Шәрәфетдиновка һәм мәдәни чараларны оештыручы Гөлнара Нугаева-Кәрәевага да тамашачылар рәхмәтләрен җиткерделәр.
- Быел Сызранда татар концертларының тулы заллар җыюын оештыру эшләренең көчле алып барылуы белән аңлатып була. Автономиянең мәгълүмат хезмәте җитәкчесе Радик Шәфиев интернетта социаль челтәрләрендә, оешманың сайтында белдерүләр куеп, аларны даими яңартып торды. Билетларга телефон аша алдан бронь ясап, кешеләргә уңай вакытта сатып алу яисә өйләренә, эш урыннарына илтеп бирү хезмәте дә зур роль уйнагандыр, дип уйлыйм.
Ике концертның да уңышлы узуы, тамашачыларның чын-чынлап культуралы булуы белән “Горизонт” мәдәният йортының директоры Лариса Великоцкая да соклануын әйтте. Башка чараларда артистларны игълан итә башлауга, тамашачылар залдан чыгып китә башлый, ә сез иҗат төркемнәре саубуллашып, сәхнә артына кереп киткәч тә әле озак алкышлыйсыз дип, төрле милли-мәдәни чаралар үткәрүдә тагын да хезмәттәшлек итәргә әзер булуын белдерде. Без аның тәкъдиме белән рәхәтләнеп ризалаштык. Чөнки киләсе елга да планнарыбыз зурдан. Милләттәшләребез татар мәдәнияте белән дә кызыксына, татарча спектакльләрне дә күрергә телиләр. Без аларның ихтыяҗларын, һичшиксез, үтәргә тырышачакбыз, — дип сөйләде Гөлнара ханым.
Светлана ЛАВРЕНТЬЕВА, Сызран шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе вәкиле.
Просмотров: 1230