Мөселманнарга җәен, чуртан балыкларын ашарга ярыймы?

news_20195Үләксә белән тукланучы балыкларны мөселманнарга ашарга ярамый дигән сүзләр бар. Җәен (сом) балыгын ашарга ярыймы? Ул күбрәк үләксә белән туклана бит. Кайберәүләр чуртан (щука) балыгын ашамый. Имеш, аның башында тәре билгесе бар. Мәсьәләгә «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин ачыклык кертте.

–   Диңгез, елга суындагы теләсә-нинди балыкны ашарга ярый. Моңа керә: чуртан, җәен, акула, дельфин, кит та. Хәләл. Аларның ни белән туклануы безгә мөһим түгел. Балык хәләл икән – хәләл инде ул.
 
Чуртанга килгәндә. Аның башындагы тәресе тәре пәйда булганчы ук булган инде ул. Башында тәре булганга чуртанның гаебе юк. Чуртанны ашарга ярый.

Матбугат.ру

Просмотров: 791

Комментирование запрещено