Әбием догалары

i3Истә калды минем гомерлеккә
Әбиемнең назлы куллары.
Чәчләремнән тарап, моңсу җырлар
Толымнарга кушып җырлавы.
 
Җылылыгын әбием кулларының
Тоямын мин әле хәзер дә.
Кайнар кочагына алып иркәләве
Онытылмыйча калды күңелдә.

Күзләренең нур балкышы белән
Бәхет өрде минем җаныма.
Минем өчен аның янулары
Салды дөрес тормыш юлына.
 
Гомер үтте, хәзер инде үзем
Янамын мин бала утында.
Синең сүзләр, синең биргән киңәш
Бик кирәкле булды янымда.
 
Кыйммәт булган синең сүзләреңне
Хәзер генә җиттем аңлашып.
Тирән мәгънә табам киңәшеңдә,
Мин алардан китмәм адашып.
 
Беләм инде, мине көткәнсеңдер
Соңгы минутыңда зарыгып.
Күңелең белән кочып үпкәнсеңдер
Үлгәндә дә мине сагынып.
 
Ә мин һаман сине күрермен күк
Кайткан саен туган ягыма.
Керәм өйгә, син дәшерсең сыман,
Тик чыкмассың гына яныма.
 
Син тыныч ят, тыныч булсын җаның,
Миңа бирдең йөрәк җылыңны.
Синең истәлегең булып кала
Минем тормышымның дәвамы.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1307

Комментирование запрещено