Мухаметшин: «Мы не можем запретить изучать родной язык» / Фәрит Мөхәммәтшин: «Туган телеңне качып, подвалда гына өйрән, дип әйтә алмыйбыз»

9CAC68AA-E808-42A0-83F8-13FF9560FB85_cx0_cy10_cw0_w1023_r1_sГлава Госсовета РТ Фарид Мухаметшин заявил, что власти не могут запретить изучение родного языка в школе.

«Хотя все мы говорим, что наше многоцветие, многоязычие, родные языки, государственные языки — это наша культура, это образ жизни. От этого никуда не денешься. И мы не можем запретить изучать родной язык. Согласны? Как мы можем сказать: «Изучай родной язык тайно, в подвале, факультативно». В советские годы уже изучали так татарский язык, позабыли. Было и такое», — сказал он.

Политик отметил, что в Татарстане школьники сдают ЕГЭ по русскому языку лучше, чем в других регионах страны.

«Татары, чуваши, мордва сдают ЕГЭ блестяще. Это абсолютно не мешает при этом еще и повышать конкурентоспособность, зная язык той территории, где живет ученик. Кому от этого плохо?», — цитирует его «Татар-информ».

Ранее в Сармановском районе Татарстана прокуратура подтвердила факт принудительного изучения татарского языка.

realnoevremya.ru

* * *

Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин укытучылар белән очрашуда белем бирү системында проблемнар кимеми, алар бетмәс-төкәнмәс реформалар белән елдан-ел кискенләшә генә» дип белдерде.

Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 13 октябрьдә тарих, хокук һәм җәмгыять белеме укытучылары белән очрашу барышында: «Туган телләрне өйрәнүне тыя алмыйбыз. Ата-анаңның телен өйрәнмә, бар, подвалда качып кына факультативта өйрән» дип ничек әйтик. Советлар заманында өйрәндек инде шулай татар телен, онытып бетердек», диде. Бу хакта Татар-информ яза. Спикер фикеренчә, белем бирү системында проблемнар кимеми. «Алар бетмәс-төкәнмәс реформалар белән елдан-ел кискенләшә генә. Минем карашка, ул реформаларның белем бирү процессына зыяны да бар», диде парламент башлыгы.

Мөхәммәтшин шулай ук милли мәктәпләрнең — чуаш, башкорт, татар мәктәпләренең БДИның бары тик урысча гына булуыннан авырлык тоюын яшерми. «Гәрчә без күп теллелек, дәүләт телләре, туган телләр дип сөйлибез, бу безнең яшәү рәвеше, мәдәният, моннан беркая китеп булмый», ди спикер.

Мөхәммәтшин Татарстан мәгариф министрының бу мәсьәләләр турында Мәскәүдә Русия мәгариф министрлыгында фикер алышырга китүе турында да әйткән. «Уртак тел табарбыз», ди парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, телләрне көчләп укытып булмый. «Програмнар төзедек, татар теле укытучыларына өстәмә акчалар түләдек. Бу зур адым булды. Урыслардан татарлар кебек үк таттар телен белүне таләп итү гади мәсьәлә түгел. Гармония булырга тиеш. Татарларга теләкләре булса, татар телендә белем алу мөмкинлеге булу зарур, урыслар татар телен синтаксис, фонетика, грамматика дәрәҗәсендәге күләмдә белергә тиеш түгел. Бу алар өчен авыр», ди спикер. Шул ук вакытта ул татар теле һичшиксез өйрәнелергә тиеш, дип саный. «Татарстанда яшәүче урыслар татар сөйләм телен булса да белсә, яхшы. Без урыс телен укытуны көчәйтәбез дигән сүзләр милли телләр хисабына булырга тиеш түгел», ди парламент башлыгы.

Дәүләт Шурасы рәисе белән очрашуга Татарстанның барлык районнарыннан якына 100 кеше укытучы килгән.

azatliq.org

Просмотров: 661

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>