Корбан мәҗлесе үткәрелде

ndyT1lB4rLEСамараның “Розалина” татар ашханәсендә өлкә “Ак калфак” хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Разия ханым Әюпо­ва оешманың иң актив әгъзала­рын Әюповлар, Хәй­руллиннар, Тимербулатовлар гаиләләренең бергәләп әзерләгән Корбан мәҗлесенә җыйган иде. Табынны Самара абыстае Сания ханым Мингачева алып барды. Алар Красный Яр районының Кызылсу авылыннан килгән кунак, анда дин дәресләрен алып баручы Маһирә абыстай белән бергәләп Коръән сүрәләре укыдылар, вәгазьләр сөйләделәр.

Мәҗлестә шулай ук Пох­вистнево районының Иске Мәчәләй авылыннан “Ак калфак” бүлеге әгъзалары Асия ханым Исмәгыйлева, аның кызы Фирдәүс ханым, Сызраннан Гөлшат ханым Йосыпова, Пох­вистнево районының күптән түгел генә оештырылган Подбельски авылы бүлеге әгъзасы Зөлфия ханым Сәлахова, Самарадан Наилә Тимербулатова, Галия Әбрәһимова, Рузалия Хәйруллина, Наилә Йосыпова, Асия Шәймарданова, Әминә Ибәтуллина, Нәсиха Ногайбекова һәм башкалар бар иде.

Очрашуда Самараның “Бер­дәмлек” һәм “Сәлам” газета­ла­ры хәбәрчеләре Тәнзилә Әһ­лиуллина һәм Наилә Хө­сәенова да булдылар. Шагыйрә Наилә ханым үзенең дингә багышланган яңа шигырьләрен укыды. Әминә Ибәтуллина белән Асия Шәймарданова бергәләп мөнә­җәтләр әйттеләр.

ndyT1lB4rLEСамараның “Аврора Молл” сәүдә үзәгендә уңышлы эш­ләүче “Түбәтәй” кафесы ху­җабикәсе Альбина ханым Шәм­сетдинова мәҗлескә килү­че аккалфаклыларның барсын да үзләренә пәрәмәч пешерү осталыгына өйрәтү мастер-класс дәресенә чакырды. Кунаклар бик теләп риза булдылар.

Айсылу ӘБДИЕВА,

өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы рәисе урынбасары.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1155

Комментирование запрещено