Бу дөньяга, тормышка, кешеләр мөнәсәбәтенә торган саен ике караш туа.
Камышлы урамнарында йөрисең дә берсеннән-берсе биек, зур, матур өйләр тезелеп торганын күрәсең. Һәрбер йортта — чит ил машиналары, Дәүләткол авылы ягына борылсаң, анда искиткеч матур шәһәрчек үсеп чыккан диярсең.
Халыкка, балаларга карасаң, болындагы чәчәкләр күз алдына килә. Һәммәсенең — өлкәннәрнең дә, балаларның да кесәсендә телефон. Кибеткә керсәң, базарга барсаң, нинди генә ризык юк та, нинди генә кием юк. Теләсәң нәрсә аша, теләсәң ни ки. Өй эчендә яшәр өчен бөтен уңайлы шартлар тудырылган. Кыскасы, нинди рәхәт тормышта яшибез диеп, шатланырга да, шатланырга гына.
Ләкин менә шушы матурлыкны, рәхәтлекне кешеләрнең үзгәрүе, эчке рухый байлыклары кимүе каплый да куя. Ә бит тышкы һәм эчке байлыкларны чагыштырырга мөмкин дә түгел. Тормышыбызда иң мөһиме матди байлык түгел, ә кешеләр, аларның үзара мөнәсәбәте бит.
Кемне генә очратсаң да, төрле эш урыннарында да, телевизордан да, бары тик моң-зар гына ишетәсең: кешеләр нык үзгәрде, бер-берсе белән аралашу бетте, хәтта күршеләр дә керешмиләр, яшьләрнең күбесе шулкадәр шәфкатьсезләр, кешеләр белән кырыс сөйләшәләр, әле тагын күп-күп җитешсезлекләр… Ә бит дөрес зарланалар. Кешеләрдә булырга тиешле яхшы сыйфатлар: гадилек, йомшаклык, ярдәмчеллек, кайгы-шатлыкларны чын күңелдән бүлешүләр бетеп бара. Ә көнләшү, хөсетлек, нәфеслек, канәгатьсезлек, авыр, нахак сүзләр әйтеп, бер-береңне кимсетү, әрнетүләр арта. Туганлык хисләре дә көннән-көн кими.
Менә шул ике төрле карашны чагыштырасың да “Чәчәкләрнең нигә кирәге бар, өзеп бирер кешең булмаса” дигән җыр искә төшә. Ә бит чынлап та, кешеләр арасында дуслык, йомшак мөнәсәбәтләр булмаса, байлыкның да шатлыгы юк, исәнлегең дә начарлана.
Бу үзгәрешләрнең сәбәбе нәрсәдә, моңа кем гаепле? Әлбәттә, кешеләр үзләре. Аннан гаиләләрдә, мәктәпләрдә, уку йортларында яшь буынны тәрбияләү чараларының бетүе тора.
Юк, һич юк. Мин монда укытучыларны гаепләргә җыенмыйм. Аларның хәлләрен аңлыйм. Хәзер бит кәгазь заманы. Укытучы балаларга белем, тәрбия бирү дәресләре алып бару урынына күп вакытын кәгазьләр тутыруга, ниндидер кирәксез хисап тотарга сарыф итә.
Бала күп вакытын гаиләдә уздыра. Шуңа күрә тәрбия гаиләдән башланырга тиеш. Кырыс сүзләр әйтеп тәрбияләүгә караганда, бала гаиләдә тынычлык, бер-береңә булган олы хөрмәтне, йомшаклыкны тоеп үссә, яхшырак, билгеле. Балаларда сабый чактан ук ата-анага, өлкәннәргә карата мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләргә кирәк. Аннан балада китапка карата мәхәббәт тәрбияләү, аны тарих белән кызыксындыру җитешеп бетми. Юкка гына “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” димәгәннәр бит.
Кешеләрнең бер-берсеннән көнләшеп яшәүләре дә балаларга начар йогынты ясый. Алар бит барысын да күрә, аңлый. Мәсәлән, берәүләр йортына чит ил машинасы алып кайтып куя. Күршесе моны күрә дә, бурычка батып булса да, күршесенекеннән дә кыйммәтрәк торганын сатып ала. Ә бу көнчелек, хөсетлек билгеләрен күреп торган бала ата-анадан үрнәк алып, сыйныфташыныкына караганда кыйммәтрәк бәяле телефон сатып алуларын таләп итә. Югары уку йортларына ата-аналарының акчасы ярдәмендә укырга керүчеләр саны да елдан-ел арта бара. Бу да дөрес түгел. Сатып алган дипломлы белгеч, нинди белгеч була инде ул?!
Тауга карап, тау булып булмый. Күпме мөмкинлегең бар, шулай яшисең. Иң мөһиме — киләчәк буынның төпле, тирән белем алуы, аларны тәрбияләү турында уйларгадыр. Ә бит мөмкинлекләр бар. Мәсәлән, Нурания ханым Авзалованың Байтуган авылында ачкан музее турында матур, мактаулы сүзләр ишеттек тә барып барсын да үз күзебез белән күрәсебез килде. Бу музей аның авылдашы, “Әлифба”, кырыктан артык китаплар авторы, талантлы, бөек шәхес, якташыбыз Сәләй Гата улы Вагыйзовның туган йортында ачылган. Урамына килеп кергәч тә, курчак кебек, тигез, матур бүрәнәләрдән төзелгән бинаны күрдек. Аның алдында Сәләй агалар кулланган зур җиз самовар басып тора. Күз алдыбызга элек үзебез яшәгән агач өйләребез килеп басты, яшьлегебез искә төште. Музей эчендә тәмле нарат исе, суларга иркен, җиңел һава. Барлык экспонатлар да кеше күңеленә ятарлык итеп урнаштырылган. Музейның ачылуына әле аз вакыт узса да, бик күп, бай материал җыелган инде.
Башта аны үзебез генә карап чыктык, аннан Нурания ханым барлык материаллар белән таныштырды. Сәләй аганың тормышы, гомер юлы турында күз яшьсез тыңлап та булмый. Экскурсия беткәч, без шундый нәтиҗә ясадык: ә бит яшь буынны тәрбияләү өчен монда күпме файдалы әйберләр бар! Йортның Һәр почмагы — тәрбия чыганагы. Мәсәлән, иске самоварлар, керогаз, пузырьлы лампалар, чалгылар, ураклар һәм башкалар. Аларны күрсәткән вакытта һәрберсен тәрбия чыганагы итеп сөйләргә мөмкин. Элек кешеләр шундый авыр чорда яшәсәләр дә, төшенкелеккә бирелмәгәннәр, бердәм, дус яшәп, авырлыкларны җиңгәннәр, бер-берсен хөрмәт иткәннәр, кыенлыктан куркып үз-үзләренә кул салмаганнар.
Сәләй аганың тормыш һәм иҗат юлы — үзе бер тәрбия китабы. Чын-чынлап халкын, авылын яраткан, аңа хезмәт иткән шәхес ул. Аның “Әлифба”сы аша күпме бала укырга өйрәнгән. Кечкенә генә татар авылыннан шушындый бөек, талантлы кеше чыккан бит. Бу якташлары өчен зур горурлык булып тора.
Бигрәк тә шуны әйтәсе килә. Нурания ханым бу зур эшне һич кенә дә үзенең дәрәҗәсен күтәрү өчен башкармаган. Аның максатлары башка. Беренчедән, кешеләр Сәләй ага кебек танылган шәхесебез бар икәнлеген белсеннәр, аның зур хезмәтен онытмасыннар, югары бәя бирсеннәр диеп эшләгән ул. Икенчедән, үз алдына яшь буынны тәрбияләү өчен мөмкинлек тудыру бурычын куйган. Нурания ханымның үзен генә алсаң да, аның үрнәгендә кешеләрдә бик күп яхшы сыйфатлар тәрбияләп була. Ул төрле яктан талантлы, кеше хезмәтен югары бәяләүче, сәнгатьне аңлаучы, талантларны күрә белүче, халык өчен яшәүче, аның телен, гореф-гадәтләрен сакларга тырышучы кеше.
Бу музей җиңел генә калкып чыкмагандыр. Нурания ханым моның өчен күп көч куйган, вакыты белән дә санлашмаган. Каршылыклар да очраткан. “Хәзер музейга йөрүчеләр юк, булмас та”, диючеләр дә табылгалаган. Ә, минемчә, музейга йөрүчеләр кирәкми, йөртүчеләр кирәк.
Менә яңа уку елы да башланды инде. “Әлифба” йортына мәктәп балаларын алып килергә иде, ә бу алар өчен бик файдалы экскурсия булачак. Ләкин экспонатларны болай гына, ашык-пошык кына карап чыгуның нәтиҗәсе булмастыр. Аларны аңлату өчен, әлбәттә, әзерлекле экскурсоводлар кирәк. Бу мәсьәләне дә Нурания ханым уңай хәл итәр, дип ышанасы килә.
Хөрмәтле Нурания ханым! Сәламәтлегең нык булсын, энергияң алга таба да ташып торсын.
Кешеләребез, милләттәшләребез барсы да дус, матур яшәсеннәр, яшьләребез, онык-оныкчыкларыбыз безне шатландырырлык итеп, мәрхәмәтле, шәфкатьле булып үссеннәр иде.
Асия ТӨХБӘТОВА, ветеран укытучы.
Камышлы авылы.
Просмотров: 1086