В Татарстане прошла выездная образовательная смена школы «Яктылык» / Белем эстәп — Биләргә

0_18f191_16e72b1e_origНа базе научно-образовательного центра «Фәнсар» РТ прошла первая смена выездной образовательной смены школы «Яктылык». Детей 8-10 классов готовили к ОГЭ и ЕГЭ ведущие преподаватели Татарстана.

Первого сентября 1994 года при вечерней школе №12 г.о. Самара открылось татарское дневное отделение для учащихся 7-11 классов. Что, в свою очередь, наглядно указывало на потребность жителей города в татарской школе, которая распахнула свои двери в 1997 году.

Несколькими месяцами ранее, в июне 1994 года был проведен компьютерный лагерь «Сәләт» в р.п. Арск Республики Татарстан. А в 1997 году проходит первый слет «Сәләт» на территории Билярского культурно-исторического заповедника. Сейчас эта молодежная организация собирает талантливых детей и подростков не только Татарстана и России, но и зарубежья.

Шли годы и случай свел две организации – школу «Яктылык» и молодежное движение «Сәләт». Теперь за их плечами уже не один совместный проект. В Самаре проводится интеллектуально-творческая смена «Сәләт-Самара», а в рамках Республиканской премии в области поддержки одаренных детей и молодежи «Сәмрух 2016» клуб «Сәләт-Самара» признан «Клубом года».

Одним из таких проектов стала профильная образовательная смена для детей школы «Яктылык». Первая смена из череды запланированных прошла с 10 по 16 октября на базе научно-образовательного центра «Фәнсар». Детей 8-10 классов готовили к ОГЭ и ЕГЭ ведущие преподаватели Татарстана. Обязательными предметами программы были русский язык и математика, а такие предметы как обществознание, физика, биология и химия учащиеся выбирали самостоятельно. Помимо этого, во второй половине дня проводились творческие и интеллектуальные соревнования, а общение во внеурочное время велось преимущественно на татарском.

0_18f191_16e72b1e_orig0_18f192_31a72f42_orig 0_18f194_e938433c_orig

0_18f18b_7507f2bd_origБольшим плюсом смены является ее географическое расположение, образовательный центр находится на месте древней столицы Волжской Булгарии — Биляра. Восемьсот лет назад город был одним из крупнейших средневековых городов — он превосходил по размерам и численности Париж и Лондон! К тому же здесь поистине сказочный уголок природы! Родник с кристально чистой и целебной водой, смесь лиственных и хвойных деревьев богато насыщают воздух кислородом, красивая природа и энергетика этого места – все эти условия способствуют лучшей работоспособности детей и двигают их к новым достижениям, сообщает официальный сайт школы.

* * *

Самараның “Яктылык” та­тар мәктәбенең 8 – 10 сый­ныф укучылары Татар­стан­ның «Фәнсар» фәнни-мәга­риф үзәгендә белемнәрен үстер­деләр.

- “Яктылык” мәктәбе укучылары җәен “Сәләт” лагеренда ял иткәндә үк мәктәп директоры Радик Газизов һәм “Сәләт” иҗтимагый оешмасы президенты Җәүдәт Сөләйманов лагерьның “Фән­сар” академиясе базасында “Яктылык” балалары өчен укулар уздырырга ният кылганнар иде, — дип сөйли балаларны Биләргә алып барган укытучыларның берсе Фәридә Хәмидуллова. — Менә шул сөй­ләшүләр нәтиҗәсендә барлыкка килгән мәгариф сменасы 10 — 16 октябрьдә Биләр җирлегендә урнашкан “Дубки” балалар лагеренда үтте.

Уку елы вакытында балаларны лагерьга алып барып, тирәнәйтелгән программа буенча укыту безнең өчен беренче тәҗрибә иде. Ә менә «Фәнсар»да атна саен яшь буынның сәләтен арттыру өчен төрле проектлар чынга ашырылып тора. Мисал өчен, 2016 — 2017 уку елларында биредә Татарстанның 50 баласы фән олимпиадаларына әзерләнде. Анда Татарстан Республикасының әй­дәп баручы экспертлары белем бирә. Балалар көненә 6 сәгать укыйлар, калган вакытларында Биләр каласының матур табигате белән хозурланалар, мәдәни-күңел ачу программаларында катнашалар. Традиция буенча һәр көн шәмчек белән тәмамлана: биредә әйдаманнар узган көнгә нәтиҗә ясый, һәр катнашучы үз хис-кичерешләре белән уртаклаша.

Менә шундый сменаларның берсендә “Яктылык”тан — кырык дүрт, Татарстаннан өч бала белем эстәде. Аларга Татарстанның иң яхшы укытучылары Зифа Ханбикова, Марат Муллагалиев, Надир Курамшин бик эчтәлекле һәм аңлаешлы дәресләр бирделәр. Шулай ук балалар үзләре сайлап алган җәмгыять белеме, физика, биология яисә химия фәннәрен тирәнтен өй­рәнделәр.

Ике сменада укуга карамастан, яктылыклылар әй­даманнары Булат, Тимур һәм башкалар уздырган күпсанлы ял чараларында да катнаштылар. Биләрдәге укулар турында алар язган бәяләмәләрдән белергә була. Мәсәлән, 8нче сыйныф укучысы Анна Бод­рягинага рус теле һәм химия дәресләре бик ошаган, Диана Мининаны укытучылар һәм укучылар арасында туган җылы мөнәсәбәтләр шаккатырган, ә Олеся Борисова элек яратып бетермәгән фәннәр белән кызыксына башлаган. Ата-аналар да мондый сменаларны кирәксенеп, “Балаларыбызны анда тагын җибәрер идек”, — диләр.

Әйе, “Яктылык” мәктәбе уку­чылары өчен “Фәнсар” ака­демиясендә укулар әле башлана гына. Бусын беренче смена дип атасак, уку елы ахырына кадәр тагын ике шундый “ми кайнаткыч” смена уздырылачак, һәм алар Татарстанда гына түгел, Самара өлкәсе тәкъдим иткән мәйданчыкларда да үткәрелергә мөмкин.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1281

Комментирование запрещено