Ты живи, моя Россия! / Яшә, минем Россиям!

7Радость творчества, мастерство и вдохновение — уже в пятый раз губернский фестиваль «Рожденные в сердце России» объединил на главных концертных площадках области муниципальные творческие коллективы — вокальные, театральные и хореографические. Юбилейное событие было торжественно открыто 25 сентября, а в минувшую субботу, 14 октября, свою конкурсную программу на сцене филармонии представила команда муниципального района Камышлинский.

Тема фестиваля в этом году заявлена бескрайняя, как просторы страны — «Моя Россия». В творческом порыве на главной сцене губернии объединились лучшие коллективы района и представили зрителям и жюри свое видение принадлежности к могучей державе. Программа камышлинской сборной — «Ты живи, моя Россия!» собрала на сцене губернии более 150 артистов, от мала до велика, тех, кто по-настоящему болеет за общее дело.

«Я  благодарю наших артистов и всех, кто принимал участие в работе над программой. Весь коллектив из 156 человек показал отличную программу. Спасибо всем. Особая благодарность воспитанникам творческих коллективов района и их родителям», — сказала руководитель комитета культуры, спорта, туризма и молодежной политики Р.М. Тухбатшина.

12 3 4 5 6 7

i4Глава района Р.К.Багаутдинов на еженедельной оперативной планерке дал высокую оценку подготовке и выступлению творческих коллективов. «Нам есть, чем гордиться!»,- отметил он.

Фестиваль «Рожденные в сердце России» продолжится  до 2 декабря, а победителей юбилейного фестиваля назовут в начале 2018 года.

Ирина МАКАРОВА.

«Камышлинские известия».

* * *

Самара филармониясендә V “Рожденные в сердце России” (“Россия йөрәгендә туганнар”) губерна фестивале бара. Күп­тән түгел Камышлы районы үзешчәннәре дә жюри хөкеменә “Яшә, минем Россиям” исемле программаларын тәкъдим итте­ләр.

Тамаша театраль­ләш­те­рел­гән күренештән башланып китте. Сәхнәдә бабай һәм оныгы “җир сөрәләр”. “Бабай, нәрсә соң ул Россия?”, — дип сорый малай. “Россия — ул безнең илебез, анда без, төрле милләт халыклары, яшибез, шушы җир безне туендыра”, — дип, карт оныгына туган як төшенчәсен аңлата, гореф-гадәтләр ту­рында сөйли. Аннан Яңа Усман авылының “Нежность” балалар хореографик коллек­тивы — “Карга боткасы”, ә Камышлының “Серпантин” ансамбле “Яңгыр боткасы” йолаларын күрсәтә.

Менә урып-җыю вакыты ки­леп җит­кәнен белдереп, сәх­нә­дәге зур экранда иген кыр­ла­ры дулкынлана. Иске Ярмәк авылының “Ак каен” халык фольклор ансамбле үзеш­чәннәре җырлый-җырлый ик­мәк ура, көлтә бәйли. Ялга тук­та­ганда яшьләр татар милли уен­на­рын уйныйлар. Ниһаять, уңыш җыелып бетте, һәм бу уңайдан “халык” зур бәйрәм оеш­тырды. “Ак каен” фольклор ансамб­ленең кече һәм олы яшьтәге бию коллективлары “Ярмәк вагы” белән сәхнәне дер селкеттеләр, ә “Шевле” чуваш халык фольклор коллективы, “Серпантин” хореографик төр­кеме чуваш һәм рус халык биюләрен күрсәттеләр.

Камышлы районының чы­гышын Балыклы авылы Мә­дәният йортының сәнгать җи­тәкчесе Линар Абсаттаров үзе язган “Минем Россиям” җы­ры белән тәмамлады. Бу вакытта Камыш­лы мәк­тәбе уку­чылары акроба­тик но­мерлар һәм фут­бол тубы белән виртуоз уйный белү­ләрен күрсәттеләр.

- Соңгы берничә елда Алексеевка, Елховка һәм Камышлы районнары үзешчәннәре чыгышлары югары дәрәҗәдә түгел иде, дип әйтер идем. Ә быел алар тамашачыларны да, жюри әгъзаларын да чын-чынлап гаҗәпләндерә алдылар. Көйгә салынган режиссер алымнары, төрле жанрларда чыгыш ясаучы коллективлар, сәнгать һәм роль­ләрне башкару дәрәҗәсе, яңар­тылган костюмнар — болар барысы да үзешчәннәрнең чыгышын уңышлы итте. Авылларның мәдәният йортлары хезмәткәрләренең профессиональ яктан үсеше, район җитәкчелеге ягыннан материаль базаны баетуга зур әһәмият бирелүе дә сизелә. Гомумән, фестивальне шуның өчен оештырабыз да бит инде.

Камышлы районы программасына (анда 150дән артык кеше катнашты) килгәндә, ул бик эчтәлекле итеп төзелгән иде. Театраль күренешләрдә татар халкының элек-электән җир эшкәртеп яшәүләре дә, аларның борынгыдан килгән йолалары да чагылдырылган. Финалда яшь спортчылар чыгышы белән Камышлы районы үзешчәннәре якынлашып килүче футбол буенча Дөнья чемпионаты темасын да яктыртканнар. Ә балалар белән бергә өлкән яшьтәге үзешчәннәрнең дә чыгыш ясау­лары буыннар алмашын чагылдыра. Бу сәләтле балаларга карап, Россиянең дә, спортыбызның да киләчәге өметле булуына инанып утырдым, — дип югары бәя бирде Камышлы районы үзешчәннәре чыгышына өлкә социо-мәдәни технологияләр агентлыгы хез­мәткәре Ольга Кравченко.

Ришат ИБРАҺИМОВ,

Иске Ярмәк авылы Мәдәният йорты җитәкчесе.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1117

Комментирование запрещено