Самара өлкәсе татарларының берсе генә булса да Россия күләмендә чыгачак “Письма с фронта” китабына керсен әле
“Бердәмлек”нең даими укучылары безнең хәбәрчеләребезнең төрле җирләрдән алып кайткан язмаларын яратып укыйлар. Менә, мәсәлән, 2013 елда Казанда уздырылган студентлар Универсиадасына фотохәбәрчебез Хәмзә Мортазин һәм баш мөхәрриребез Рәфгать Әһлиуллин барганнар иде. Алар ике атна буе шуннан спорт ярышлары барышы турында язмалар һәм фоторепортажлар җибәреп тордылар. 2014 ел башында, хәбәрчебез Эльмира Шәвәлиева Сочида ял иткәндә, Олимпиадага әзерлек эшләре барышы турында язды, ә Олимпиада вакытында Хәмзә Мортазинның Красная Полянадан җибәреп торган фоторепортажлары бик вакытлы һәм кызыклы булган иде.
Быел да хәбәрчеләребез Кара диңгез буеннан берничә кызыклы тема табып кайттылар. Бүген без Эльмира Шәвәлиеваның Бөек Ватан сугышы авазы булып яңгыраган беренче мәкаләсен тәкъдим итәбез. Читать полностью →