Альбина сеңелем бәете

iБез бишәү үскән идек
Кыр казлары кебек тезелеп,
Кыр казлары көен сузып җырлыйм
Сине сагынып, сеңелем, өзелеп.

Иртә китеп бардың дөньялардан,
Алтмыш ике яшең тулганчы.
Күз алларыма киләсең
Төнлә күзем йомганчы.

Күзләремнән яшем кипте инде,
Елый алмыйм, сеңелем, һич кенә.
Догаларым укыйм синең өчен
Утырып иртә-кич белән.

Йоклый алмый сине уйлап ятам,
Күз алдыма минем киләсең.
Озын толымың туздырып
Көн дә төшләремә керәсең.

Капка төбегездән узган чакта
Бер ямегез, сеңелем, калмаган.
Үлем сорап яткан кешеләр күп,
Нигә соң аларны алмаган?

Бу дөньяда өчегез юк инде,
Өчегез дә яшьли киттегез.
Сеңелем, диеп, кемгә дәшим хәзер,
Сагышларга салып киттегез.

Сез барында әй сөйләшә идек
Балаларны мактап, гөр килеп.
Оныкларың сезгә килә хәзер,
Өзгәләнә алар сине эзләп.

Әбекәем, диеп сине юксыналар,
Урамнардан сине эзлиләр.
Зиратларга барып, каберең табып,
Чәчәк бәйләмнәре тезделәр.

Хушыгыз инде, сеңелләрем,
Киттегез җирнең куенына.
Фәрештәләр саклап торсын -
Бездән теләк шул гына.

Лена ХӘКИМОВА.

Чулпан авылы, Камышлы районы.
 

Просмотров: 1060

Комментирование запрещено