Васил Шәйхразиев «Яктылык» мәктәбе эшчәнлеге белән танышты / Василь Шайхразиев посетил школу «Яктылык»

038Әлеге очрашу барышында Самара шәһәрендә тагын бер татар мәктәбе кирәклеге дә турында фикерләр әйтелде.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләре халыкара берлегенең Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Самара шәһәрендә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Милли Шура рәисе Самараның “Яктылык” мәктәбе эшчәнлеге белән танышты, укучылар чыгышын карады, татар оешмасы җитәкчеләре һәм активистлары белән очрашты.

Самарада ел саен туган телдә белем алырга теләгән балаларның саны артуы сәбәпле, “Яктылык” мәктәбенә янкорма һәм Самара шәһәрендә тагын бер татар мәктәбе кирәклеге дә әйтелде.

Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләре халыкара берлегенең Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Самара өлкәсе губернаторы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Дмитрий Азаров белән очрашачак.

«Татар-информ».

* * *

Сегодня, 18 октября, заместитель Премьер-министра  Республики Татарстан, председатель Национального Совета Всемирного конгресса татар Василь Шайхразиев находится с  рабочей поездкой в г. Самара. В рамках визита Председатель Национального совета ознакомился с результатами деятельности средней общеобразовательной школы «Яктылык» с углубленным изучением отдельных предметов городского округа Самара. Также Василь Шайхразиев провел встречу с руководителями татарских общественных организаций Самарской области. На встрече приняли участие около 20 представителей местных татарских организаций.

На встрече обсуждались вопросы дальнейшего развития сотрудничества с татарскими общественными организациями в сфере национальной культуры. Также затрагивались вопросы по строительству новой школы с изучением татарского языка и реконструкции школы «Яктылык». Потому что на сегодняшний день количество желающих учиться в школе с изучением родного языка превышает более 1000 детей.

Также в рамках программы заместитель Премьер-министра Республики встретится с ВРИО губернатором Самарской области Дмитрием Азаровым.

tatar-congress.org

Просмотров: 1070

Комментирование запрещено