Татарның танылган җырчысы Гали Ильясовка истәлек тактасы ачылачак

061219 октябрьдә 10.00 сәгатьтә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Гали Ильясов истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы була. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мемориаль такта җырчы яшәгән йорт диварына – Казан шәһәре Сул Болак урамы 56 нчы йорт адресы буенча урнаштырылган.

Гали Ильясов истәлегенә мемориаль такта ачу тәкъдиме белән татар дәүләт филармониясе ике тапкыр – җырчы вафатыннан соң бер ел узгач – 2001 елда һәм җырчының тууына 80 ел тулган 2016 елда мөрәҗәгать итте. Нәтиҗәдә, мемориаль такта ачу Татар дәүләт филармониясенең 80 еллык юбилей елына тәгаенләнде. Җырчы биредә 40 елга якын хезмәт иткән.

Белешмә: Гали Ильясов 1936 елның 24 июлендә Приморье крае Сучан (хәзерге Партизанск) шәһәрендә туган. Җырчының нәсел тамырлары Татарстанда: әтисе ягыннан – Саба, әнисе ягыннан – Кукмара районында. Хабаровск шәһәренең музыка-педагогика училищесын, Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка училищесын (Б.М.Беркович классы) тәмамлый. 1965 елдан алып, лаеклы ялга киткәнче – Гали Ильясов Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекторие солисты булып эшләгән.

Җырчы республиканың бай музыкаль тормышында актив катнаша. Илебезнең зур концерт залларында, Кавказ, Балтыйк буе республикаларында, Ерак Көнчыгышта, Сахалинда, Норильск һәм Якутск якларында, БАМда, Урта Азиядә чыгышлар ясаган. Аның җырлары Монголия, Чехословакия, Венгрия илләрендә, Лондон, Лейпциг, Зальцбург шәһәрләре сәхнәләрендә, Италиядә, Төньяк һәм Үзәк Африка җирләрендә кайнар алкышларга күмелде. Гали Ильясов татар композиторлары әсәрләре, халык җырлары белән бергә, рус һәм итальян халык көйләрен дә зур осталык белән башкарды. Аның репертуарында бөтендөнья опера сәнгатенең лирик – драматик тенор тавышка язылган иң гүзәл партияләре бар иде. Алар арасында П.И.Чайковскийның “Евгений Онегин” операсыннан Ленский, Римский-Корсаковның “Май төне” операсыннан Левко, Дж. Пуччининың “Богема” һәм “Турандот” операларыннан Калаф, Рудольф арияләре, Ж. Бизенең “Кармен” операсыннан Хозе партияләрен санап узарга мөмкин.

Гали Ильясов иҗатта эзләнүчән, тынгысыз шәхес була, җырлар иҗат итә. Музыка белгече, профессор Мәхмүт Нигъмәтҗанов җырчы иҗаты турындагы бер мәкаләсендә болай дип яза: «Гали Ильясов җырлары милли традицияләр, халыкчанлык белән сугарылган. Шул ук вакытта алар заман эстрадасы аһәңнәренә хас якты, матур, яңача, яңгыраулары белән дә аерылып тора. Аларда итальян җырларына хас канто-гүзәл итеп башкару мөмкинлекләре бар. Г.Ильясов җырлары татар эстрадасы өчен яңалык булган Көнбатыш илләренең популяр поп-музыка ритмнары белән милли музыка сәнгатебезне тагын да баетты…». 1997 елда «Мәгариф» нәшриятендә аның 40 җырын берләштергән «Оныттың бугай…» җыентыгы дөнья күрә.

Гали Ильясов 2000 елның 16 ноябрендә вафат була. Казанның Яңа Бистә татар зиратында җирләнгән.

Мемориаль тактаның авторы – Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Суриков исемендәге Сәнгать Академиясен тәмамлаган Фәнил Вәлиуллин. Казанлыларга ул «Ышаныч», «Элемтәче» композицияләре буенча таныш. Түбән Новгородта Ф.Вәлиуллинның Жюль Верн скульптурасы зур кызыксыну уятты.

«Татар-информ».

Просмотров: 989

Комментирование запрещено