Фронттан килгән хатларның яңа тормышы

news_1431208189Самара өлкәсе татарларының берсе генә булса да Россия күләмендә чыгачак “Письма с фронта” китабына керсен әле

“Бердәмлек”нең даими укучылары безнең хәбәр­челәребезнең төрле җирләрдән алып кайткан язмаларын яратып укыйлар. Менә, мәсәлән, 2013 елда Казанда уздырылган студентлар Универсиадасына фо­тохәбәрчебез Хәмзә Мортазин һәм баш мөхәрриребез Рәфгать Әһлиуллин барганнар иде. Алар ике атна буе шуннан спорт ярышлары барышы турында язмалар һәм фоторепортажлар җибәреп тордылар. 2014 ел башында, хәбәрчебез Эльмира Шәвәлиева Сочида ял иткәндә, Олимпиадага әзерлек эшләре барышы турында язды, ә Олимпиада вакытында Хәмзә Мортазинның Красная Полянадан җибәреп торган фо­торепортажлары бик вакытлы һәм кызыклы булган иде.

Быел да хәбәрчеләребез Кара диңгез буеннан берничә кызык­лы тема табып кайттылар. Бүген без Эльмира Шәвәлиеваның Бөек Ватан сугышы авазы булып яңгыраган беренче мәкаләсен тәкъдим итәбез.


Кабардинканың “Жемчужина моря” шифаханәсендә (санаториенда) элек ял иткән милләттәшләребез булгандыр, дип уйлыйм. Советлар чорында төзелгән ял йортының базасы ныклы, җире киң, халыкка хезмәт күрсәтү шәп иде. Ә бүген анда “ненавязчивый сервис” хөкем сөрә. Бүлмәләрне җыештыручылар эленке-са­лын­кы йөриләр, күп очракта җыеш­тыру түгел, чиләктәге чүп­ләрне дә түкмичә кайтып китә­ләр.

Ашау ягына килгәндә, “шведский стол” дигән яңалыклары Төркия яисә Египеттагы тәмле ашау системасына бер дә охшамаган. Нәкъ менә Советлар Союзы ашханәсендәге кебек. Ялның өченче көнендә үк бу менюдан туясың һәм яр буендагы кафеларда туклана башлыйсың. Димәк, юлламаны үз акчасына сатып алган кешегә биредәге ял өчен икеләтә күбрәк түләргә туры килә. Әйе, Россиянең ял йортлары, русчалатып әйткәндә, “отъем денег у населения” дигән кагыйдәне бик яхшы үзләштергәннәр.

Медицина ярдәме дә шул ук дәрәҗәдә. Ике атна буе дәваланырга исәпләп килгән кешегә дүрт төрле дәва биш көнгә генә бирелә. Калган вакытыңны йә көннәр буе диңгездә су коенасың, йә тагын бер атналык дәва сатып аласың, йә экскурсияләргә йөреп, акча туздырасың.

Без соңгы вариантны сайладык һәм бер дә үкенмәдек. Кабардинкада һәм Геленджикта карап йөрерлек урыннар байтак икән: джипларга утырып, текә Кавказ тауларында йөреп кайтырга да була, баркасларга төялеп, ачык диңгезгә чыгарга һәм ставрида балыгы тотарга да, Геленджиктагы сафари-паркта кыргый җәнлекләрне карап йөрергә дә, көне бу аквапаркта су керергә дә була. Ә кичен ял итүчене санаторий тәкъдим иткән түләүсез тамаша көтә. Йә шунда берәр өйрәнчек артист килеп чыга, йә инде картаеп беткән шагыйрь… Тынчу бүлмәләрдә телевизор карап ятканчы, саф һавада, халык арасында булуы яхшырак дип, нишлисең, барасың инде.

Шундый көннәрнең бер­сендә белдерүләр тактасында “Кубань — 24” телевизион тапшырулары хәбәрчесе Татьяна Василевская белән очрашу” дип язылган иде. Мин, Краснодардагы коллегалар ничек эшли икән дип кызыксынып, очрашу булачак буш залга кереп утырдым. Авыл мәдәният йорты кебек зур залның беренче рәте аз гына тулып бетмәгән иде. Мин һәм тагын ике-өч кеше икенче рәткә утырдык.

Татьяна Василевская.

Татьяна Василевская.

Менә очрашу башланды. «Книга» нәшрияты директоры булып эшләүче, 2015 елда мәгариф, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә күрсәткән эшчәнлеге өчен Краснодар крае администрациясе бүләгенә лаек булган журналист Татьяна Андреевна Василевская олы яшьтәге бик акыллы гына кеше булып чыкты. Ул үзенең “Письма с фронта” дип аталган икенче китабы чыгуы турында сөйли башлаган иде, реклама икән бит бу дип, залдан бер-ике кеше чыгып китсә дә, Татьяна ханым сүзен дәвам итте.

Күп тә үтмәде, ул залда утыручыларның игътибарын тулысынча биләп алды. Вакыты-вакыты белән аның сөйләгәннәреннән тәнебездәге бала йоннарыбыз үрә торды. Ул фронттан килгән хатларны укыганда сугыштан яраланып кайткан, вафат булган бабаларыбыз күз алдыбызга килеп басты, алардан хәбәр көтеп төннәрен йокысыз уздырган әбиләребез һәм әниләребез, ач һәм ялангач ятим балалар карап торган кебек булып тоелды.

- “Книга” редакциясе Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан “Письма с фронта” дип аталган конкурс игълан иткәндә ахыры нәрсә белән бетәсен аңламаганбыз, күрәсең. Конкурс турында ишетеп белгән бер кеше дә битараф калмады. Якташларыбыз, редакциягә ышанып, сугышта катнашкан туганнарының өчпочмаклы хатларын китереп тә бир­деләр, күчермәләрен электрон хатлар аша да юлладылар, почта аша да җибәрделәр. Без мондый активлыкка шатланып, аларны җирле газеталарда бастырдык, телевизион тапшыруларда сөйләдек, очрашулар уздырдык. Менә инде юбилей да гөрләп узды, ә хатлар килүдән туктамады. Нишләргә?

Бераздан аларның текстларын компьютерга күчерергә кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Тик алар бит авыр шартларда, күп очракта сугышка керер алдыннан, карандаш белән язылганнар, күп мәртәбәләр укудан һәм рәхимсез вакыттан таушалып беткәннәр. Үзем генә бу эшне ерып чыга алмавымны аңлагач, Краснодарның мәдәният һәм иҗат университетында укучы студентларны бу эшкә җигәргә туры килде. Кызлар һәм егетләр йөзләгән хатларны лупа аша карап компьютерларга җыйдылар, сынып, таушалып беткән фотосурәтләрдән портретлар ясадылар. Алар бу четерекле эшне, әлбәттә, тү­ләүсез эшләделәр. Беренче китапны бастырып чыгару өчен акчаны да халыктан җыярга туры килде. Ниһаять, хезмәтебез дөнья күрде. Без аны халыкка тәкъ­дим итеп, телевидениедә, китап­ханә­ләр­дә очрашулар уздырдык.

Зур эш эшләдек инде, бурычыбыз өстән төште, дип торганда, фронт хатлары тагын да күбрәк килә башлады. Шулай итеп 2016 елда бу китапның икенче томын да бас­тырып чыгардык. Дөрес, аны чыгаруда Краснодар өлкәсе хөкүмәте дә, иҗтимагый оешмалар да зур ярдәм күрсәтте.

…Ә хатлар әле дә килә. Россиянең башка төбәк­лә­рендә яшәүчеләр дә туган­нарының хатларын китапка кертергә телиләр икән бит. Безнең илдә башланган “Үлемсез полк” йөреше башка илләргә дә үтеп кергән кебек, “Письма с фронта” китабы да, өермә кебек, башка төбәкләрне дә үз даирәсенә суырып кертә башлаган, ләбаса! Бүген инде без өченче том өстендә эшлибез һәм моңа Россия хөкүмәте ярдәм итәргә вәгъдә итә. Шулай булгач, бөтен Россия халкына мөрәҗәгать итәбез: кемдә дә булса фронттан килгән эчтәлекле хатлар сак­ланган икән (оригиналының фотосурәтен, хатны язган кешенең фотосурәтен, рус телендә язылган (яисә русчага тәрҗемә ителгән) хатның эчтәлеген компьютерда җыеп, рәхим итеп pismasfronta.ru рәсми сайтыбызга җибәрегез. Фронттан килгән хатларны саклап калуның башка ысулы юк. Аларның һәрберсендә илебез тарихы солдат күз­легеннән чыгып язылган һәм югалырга тиеш түгел.

Шуңа гына исем китә: ник соң моңа кадәр аларны китап итеп бастырып чыгару идеясе беркемнең дә башына килмәгән? Ник соң без шулай соңга калганбыз, туганнарыбызның сугыш турында сөйләгәннәрен язып алмаганбыз, ник хатларын кадерләп сакламаганбыз икән!.. — дип тәмамлады сүзен Татьяна Андреевна.

Залда утыручылар моңа кадәр тын да алмый тыңлаган булсалар, бу сүзләрдән соң берәм-берәм чыгыш ясый башладылар. Кемдер гаиләдә шундый хатларның булуы, лә­кин фатирдан-фатирга кү­чеп йөри-йөри югалуы, икен­челәре бабаларының ор­ден-медальләре белән бала­лар уйнап үсүе, ә Псков өлкә­­сеннән килгән бер га­лимә студентлар белән урманнарда күмелмичә калган солдатларның мәетләрен эзләү белән шөгыльләнүе, инде күп мәетләрнең җирләнүе, якын­нары табылуы турында сөйләделәр. Гаҗәп, тыныч тормышта яшәгән кешеләрнең йөрәкләрендә дә сугыш ачык яра булып саркый икән бит әле.

Ахырда мин дә түзмәдем. Самарада чыгып килүче “Бер­дәмлек” татар газетасы турында берничә сүз әйткәннән соң, Бөек Җиңүнең һәр юбилеена укучыларыбыз сугышта катнашкан туганнары турында язган мәкаләләрне даими бас­тырып торуыбыз, ә быел өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оеш­масының “Бабамның орден-медальләре ни турында сөйли” дип аталган конкурс уздыруы турында сөйләп бирдем. Татьяна Андреевна бик кызыксынып тыңлады һәм эчтәлекле хатлар булса, китапта бастыру өчен җибәрүебезне соралды. Тик хатларның татар телендә язылган булуы гына киртә булырга мөмкин, диде.

Ә бу вакытта залда утыручылар ике китапны да кулдан-кулга йөртеп карыйлар иде инде. Искиткеч зур, уйлап эшләнгән эш. Беренче томда гына да ике меңнән артык хатлар, открыткалар, фотосурәтләр, үлем хәбәрләре, орден-медальләр белән бүләкләнү таныклыклары тупланган. Аларның барысы да дошманнарны җиңү, авыл-шәһәрләребезне азат итү теләге, туганнарын сагыну, тормышны сөю хисләре белән сугарылган. Китапны әзерләүчеләр бу хатларны кадерләп саклаган һәр кеше белән элемтәгә кереп сөйләшкәннәр, сугышта катнашучы турындагы кайбер мәгълүматларны хәрби комитетлардан да, архивлардан да җыйганнар һәм, елын-елга аерып, хронология буенча урнаштырганнар…

2007 елда, әле “Азан” газетасында эшләгән чагымда, миңа Красный Яр районы Ялтай авылыннан сугышка киткән Талип ага Мәхмүтовның көндәлекләрен укырга насыйп булган иде. Ул вакытта кичергән тетрәнү хисләремне әле дә оныта алмыйм. Аның көндәлекләре буенча мәкалә дә язган идем. Ялдан кайткач, түзмәдем, ту­ганнарының рөхсәте белән бу көндәлекнең күчермәсен һәм оригиналын Татьяна Андреевнага җибәрергә булдым. Самара өлкәсе татарларының берсе генә булса да Россия күләмендә чыгачак “Письма с фронта” китабына керсен әле. Ә инде газета укучылары да гаиләләрдә сакланучы солдат хатларын югарыда әйтелгән рәсми сайтка җибәрсәләр, Россия тарихы өчен дә, татарлар тарихы өчен дә бик әйбәт булыр иде.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».  

Просмотров: 1147

2 комментариев

  1. Бердэмлек редакциясенә копияләрен җибәрсәгез, матур гына материал язып чыгарыр идек 9 майга.

  2. Безнен эткэйнен хатлары да сакланды. Бозбаш авылыннан иде ул.