Дмитрий Азаров пообещал Василю Шайхразиеву помощь в реконструкции школы «Яктылык» / Васил Шәйхразиев Самара өлкәсендә татарларны борчыган проблемалар белән якыннан танышты

983918 октября заместитель Премьер-министра Республики Татарстан, председатель национального совета («Милли шура») Всемирного конгресса татар Василь Шайхразиев в рамках делового визита в Самару встретился с врио губернатора Самарской области Дмитрием Азаровым.

Как сообщает пресс-служба Всемирного конгресса татар, в ходе беседы обсуждались вопросы финансирования строительства пристроя и реконструкции школы «Яктылык», выделения земельного участка и строительства новой школы с изучением татарского языка. Напомним, в Самаре количество желающих учиться в школе с изучением родного языка превышает тысячу детей. Также затрагивались вопросы о строительстве духовно-просветительского центра на 100 детей при региональном Духовном управлении мусульман Самарской области, о восстановлении минарета и благоустройстве территории исторической мечети Самары и о выделении земельного участка для захоронения мусульман.

9839Врио губернатора Самарской области, приняв во внимание все перечисленные вопросы, пообещал помощь в их решении и передал поручения своим помощникам. Также Дмитрий Азаров отметил важность преподавания татарского языка в форме факультатива или как отдельного предмета и в других школах Самарской области, где обучается большое количество татарских детей.

Напомним, что заместитель Премьер-министра РТ Василь Шайхразиев находится с рабочей поездкой в Самаре. В рамках визита он ознакомился с результатами деятельности средней общеобразовательной школы «Яктылык» и провел встречу с руководителями татарских общественных организаций Самарской области.

«Татар-информ».

* * *

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләре халыкара берлегенең Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев кичә Самара өлкәсе губернаторы вазифасын вакытлычы башкаручы Дмитрий Азаров белән дә очрашкан. Бу хата Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте җиткерә.

Дустанә мөнәсәбәттә узган очрашуда өлкә татарларын борчыган проблемалар да күтәрелде. Анда “Яктылык” мәктәбенә янкорма төзү, балаларына туган телдә белем бирергә теләгән ата-аналарның күп булуы сәбәпле шәһәрдә тагын бер татар мәктәбе төзергә җир участогы кирәклеге, Диния нәзарәтте каршында 100 балага исәпләнгән рухи-мәгърифәт үзәге булдыру, Самара шәһәрендәге Толстой урамына урнашкан борынгы тарихи мәчетне төзекләндерү һәм аңа манара кую, яңа мөселман зиратына  җир бүлеп бирү кебек сораулар күтәрелгән.

Һәр күтәрелгән мәсьәләгә Самара өлкәсе губернаторы вазифасын вакытлычы башкаручы Дмитрий Азаров уңай җавап биреп, ярдәмчеләренә йөкләмә тапшыра барган. Ул Самараның татар балалары күпләп белем ала торган башка мәктәпләрендә татар телен факультатив яки предмет буларак укытуны оештыруның да кирәклеген әйтеп узган.

«Татар-информ».

Просмотров: 1304

4 комментариев

  1. Азаров үзебезнеке! Дамир Гөзәйров ич!

  2. Соң, татар теле байлык түгелмени?
    Төркиягә бар – безнең телдә сөйләшәләр!
    Казахстанга бар – безнең телдә сөйләшәләр!
    Үзбәкстанга бар – безнең телдә сөйләшәләр!
    Кыргызстанга бар – безнең телдә сөйләшәләр!
    Әзербәйҗанга бар – безнең телдә сөйләшәләр!
    Төрекмәнстанга бар – безнең телдә сөйләшәләр!
    Инде Россиянең үзенә кайтып кереп, Татарстаннан ничә мең чакрымдагы Алтай республикасындагы “местный халык” авылына барып кер – шак катып, баш кашып, аптырап торасың – анда да теттереп безнең телдә сөйләшәләр!
    Кавказның “тауларга берегеп яшәгән” халыклары — кумыклар, карачайлар, нугайлар , балкарлар арасында йөр… Исең-хушың китәрлек хәл; алар да теттереп безнең телдә сөйләшә!
    Якутияга бар – карлы-бозлы тундрадан снегоходларына утырып, безнең телдә сөйләшә-сөйләшә якутлар килеп чыга; хәтта ки, Таймыр ярымутравында аборигеннар да безнең телдә сөйләшә; болар — долганнар; дөрес, алар хәзер бик әз, ләкин аларның булуы гына да безнең телнең нинди иге-чиге юк территорияларда таралган булуын исбатлап тора.
    Хәтта ки, әллә кайдагы Кытайга барып чык – анда да уйгурлар, казахлар, сары уйгырлар һ.б. халыклар безнең телдә сөйләшә…
    Иракка, Әфганстанга, хәтта ки, Иранга бар – ул илләрдәге дә шактый сандагы халыклар безнең телдә сөйләшә. (Иранның үзендә генә дә төрки-татар телендә сөйләшүче 30 миллионлап әзербайҗан бар диләр).

  3. купме сулэшсэлэр дэ, барып чыкмастыр. татарстанда нинди хэллэр, разве самарада узгэ булыр.

  4. Меркушкин белэн барып чыкмады, Азаровны тытындылар уговаривать)