Нигәдер яратам көзләрне

OylKsNfni9cСары көзләр килеп җитү  белән
Барам сихри куе урманга.
Яфраклардан келәм җәйгәннәр
Минем атлап барган сукмакка.
 

Тыныч кына яфраклар коела
Горур басып торган имәннән.
Җыеп алдым ике кулыма,
Матурларын сайлап келәмнән.
 
Озак йөрдем уйларыма чумып,
Сагыш баскан көзге урманда.
Торналарны калдым озатып,
Баш очымнан очкан чагында.
 
Кемдер ярата ямьле язларны,
Күп кешеләр көтә җәйләрне.
Мин үзем хыялый булгангамы,
Нигәдер яратам көзләрне.
 
Шигыремә сүзләр төзеп йөрдем
Шушы алтын көзге урманда.
Мин үземне яшәргәндәй сиздем,
Күп елларым инде узса да.
 

Фәнүзә КӘРИМОВА.
Совет Норлаты авылы,
Челно-Вершины авылы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1003

Комментирование запрещено