Үтте димә яшьлек язларыбыз йөрәкләрдә ялкын барында…

i3Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы — ел фасыллары алмашыну. Агачлар яфракларын коя, җир өстенә сары юрган түшәлә. Моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да ул көз. Бу чор миңа картларны искә төшерә, бәлки бәйрәмнәре дә тиктән генә 1 октябрьдә түгелдер.

Көн чын көз билгелере белән башланды: салынкы болытлар, салкынча. Мондый күңелсез көнне картларыбызның өйдән дә чыгасы килмәс кебек тоелды. Тик, кыңгыраулы тальян гармунын яңгыратып Дәрҗеман бабабыз килеп кергәч, тышта җылытып җиберде кебек булды. Әби-ба-баларыбыз да, бу яшьлектәге бию көйләренә битараф калмадылар, мәдәният йортын тет­рендереп дәртләнеп бии башладылар. Әгьтәс абый Фәйрушин яшь егетләрне дә уздырды, аны күргәч күңелләр горурлык, шатлык белән тулды. Күңел ача белгәннәр дә соң безнең әби-бабаларыбыз…

Биеп арыгач концерт номерларын карап ял иттеләр. Мәдинә Шәмсуллина, Венера Сәдриева, Әфидә Шатдинова, Рамия Нәдершина матур җырларын башкардылар, Әгътәс абый моңсу, йөрәккә үтә торган көйләрен сузды. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә читтә калмадылар, Гөлнара Абдулова һәм Ләйсән Сафина бераз көлдереп алдылар. Соңыннан хәзрәтебезнең догасы белән табын артына утырдык.

Ләйсән САФИНА.

Иске Усман авылы.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 755

Комментирование запрещено