Илһамия сеңелем бәете

i2Кайларга барыйм икән,

Кемнәргә керим икән,

Шушы кадәр ачы хәсрәтне

Кемнәргә сөйлим икән?

Кулымдагы йөзегемнең

Исемнәре Илһамия,

Акыллы иде, уңган иде  -

Бөтен нәрсәгә ия.

Бөтен кешегә булыштың -

Бавырсаклар пешердең,

Сарык йоннары алдың.

Авыр эшләр эшли-эшли

Шушы көннәргә калдың.

Ак яулыгыңны бәйләп

Урамнан үтә идең,

Барыбызга да киңәш биреп,

Сәламләп китә идең.

Исән чакта эшлим дидең,

Бөтен җиргә өлгердең.

Урын өстенә яттың да,

Исәнлеккә тилмердең.

Дүрт балаңны үстердең,

Кайнанаңны карадың.

Рәхмәт сиңа, сеңелем-бәгьрем,

Бөтен җиргә өлгер идең.

Туганнарың яхшы булды,

Бар да хәлеңне белде.

Данир яныңнан китмәде,

Һәрчак яныңда иде.

Кодагыйларың алтын икән,

Яныңнан китмәделәр.

Ерак арадан кайтып та

Юлларын өзмәделәр.

Бер ел эчендә ике сеңелем

Керде җирнең куйнына,

Бер Аллам шулай итәр дип

Кермәде уйларыма.

Балаларың яхшы булды,

Үзеңне карадылар.

Әни матур булсын, — диеп

Чәчеңне тарадылар.

Римма сеңелем, рәхмәт сиңа,

Тәмле ашлар ашаттың,

Дару-витаминнар алдың,

Бөтен җиргә өлгердең.

Рәхмәт инде, әй туганнар,

Бергә яшәргә кирәк.

Исәнлекләр булганда

Күрешеп торыйк ешрак.

Мондый ачы хәсрәтләрне

Беркемгә дә бирмәсен,

Шундый хәлләр була диеп

Төшләргә дә кермәсен.

Елап үләрменме икән,

Җырлап үләрменме икән?

Әллә Корьәнемне укып,

Сабыр итәрменме икән?

Хуш инде, сеңелем-бәгьрем,

Киттең җирнең куйнына.

Фәрештәләр чолгап алсын -

Бөтен теләк шул гына.

Лена ХӘКИМОВА.

Чулпан авылы, Камышлы районы.

 

Просмотров: 1114

Комментирование запрещено