Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!

Мәрхүмнәргә куелган таш янында бер дога.

Мәрхүмнәргә куелган таш янында бер дога.

Дәүләткол авылы зиратында мәрхүмнәребезгә истәлек ташы куелды

Бу шигарь Камышлы районының кечкенә генә туган авылым Дәүләткол зираты капкасына язылып, элеп куелган. Анда әтиебез Нәбиулла, аның әнисе, безнең Шәмзадә әбиебез һәм бертуганыбыз Наҗия апаның күмелүен мин инде күптән, әле яшь чагымда ук белә идем. Ә менә каберләренең кайда, зиратның кайсы урынында, почмагында булуы билгесез иде. Чөнки элеккеге елларда хатын-кызларга, иске карашлы муллалар аңлатуы буенча, зиратка керергә ярамаган. Ә мин, әти үлгәндә, инәйнең карынында бары ике айлык кына булганмын әле. Ул 1943 елның зәмһәрир январеның 25ендә җир куенына иңдерелсә, мин шул елның 7нче сентябрендә генә дөньяга килгәнмен.

1894 елда туган әтиебез балачактан ук нинди генә михнәтләр күрмәгән, нинди генә газаплар кичермәгән. Аңа нибары 10 яшь тулыр-тулмас вакытта, әтиләре үлеп киткәч, Шәмзада әбиебезгә, Иске Усман авылыннан өч улын җитәкләп, Богырыслан шәһәрендәге ерак бай туганы янына күчеп китәргә, үзенә һәм өч малаена байга ялланып эшләргә туры килгән. Өлкәнрәк Минегали абыйсы муенына зур тубал асып, базарда төрле вак-төяк сатып көн күрсә, әтиебезгә бай абзыйның кибете алдында басып, сатып алучыларны чакырып тору эше йөкләнгән. Тора-бара гына аның тырышлыгын, үҗәтлеген күреп, бай мануфактура сату буенча приказчик итеп билгеләгән. Аннан соң әти берникадәр тәҗрибә һәм мал туплап, үзенең шәхси кибетен ачып җибәрә. Беренче дөнья сугышы башлангач, ул фронтка җибәрелә һәм анда каты яралана. Туган якка әйләнеп кайткач, аңа эшмәкәрлеген дәвам итәргә совет хөкүмәтенең яңа экономик политикасы (НЭП) да ярдәмгә килә. Кызганыч ки, бу озакка бармый. Хакимиятне яулап алган большевиклар тарафыннан баерак кешеләргә карата төрле эзәрлекләүләр, янаулар башлана, кибетләре, мал-мөлкәтләре тартып алына. Нәтиҗәдә, әти гаиләсе белән Урта Азия якларына качып, диярлек, китәргә мәҗбүр була.

Тик барыбер туган туфрак үзенә тарта икән ул. Дөньялар берникадәр тынычлана төшкәч, әти туган ягына әйләнеп кайтып, Камышлыдан 7 чакрым арада хакимият ризалыгы белән яңа төзелә башлаган Дәүләткол авылына килеп урнаша. Беренче мәлләрдә күчеп килүчеләр биредә җиргә казылып ясалган торак­ларда (земләнкәләрдә) яши башлыйлар, аннан үзләренә йортлар төзеп керәләр. Әти тырыш, уңган, урта хәл­ле кеше буларак, беренчеләрдән булып, шактый зур гына йортын да бул­дыра, хуҗалыгын да күтәрә.

1921 елда бөтен Идел буенда, корылык көчле булу сәбәпле, чәчелгән ашлык­лар янып бетсә дә, дәүләтколлылар­ның күпчелеге ачлыкка бирешмичә, исән кала.

Ә инде 1922-1923 елларда кырлардан шактый югары мул уңыш җыеп алына. Дәүләткол авылы халкы да җиңел сулап, киләчәккә өмет белән яши башлый. Әти белән әнинең шәхси хуҗалыкларындагы маллары елдан-ел үрчи барып, алар анда берничә баш ат, сыер, күпләп сарык һәм кош-корт асрыйлар.

Тик бу мул тыныч тормыш та озакка бармый. Авылда аерым шәхси хуҗа­лыкларны күмәкләштерү чоры башлана.

Эзәрлекләүләр вакытында дөньяга килеп, төрле ят җирләрдә үлеп калган беренче балалары урынына бе­ренчеләрдән булып, “Кызыл көч” колхозына кергән әни белән әтигә 1929 елда мәрхәмәтле Аллаһы Тәгалә бер кыз бала — минем олы Фәһимә апамны бүләк итә.

…Берничә авыл куштанына әтинең аягындагы кирза итеге, авылга кабат кайткач төзелгән зур алты почмаклы өе, йорты тулы мал-туары тынгы бирми. Ничек инде аягына кирза итек кигән Нәбиулла белән алар, чабата киеп, бер колхозда эшләп йөрсеннәр икән?

Өстән авылда кулакларны сыйныф буларак юк итәргә дигән күрсәтмә килеп төшкәч, тиз генә “халык дош­маннары”ның исемлеге барлыкка килә. Шул җиде кеше арасында әтиебез Нәбиулла Әһлиуллинның да исеме була.

“Халык дошманы” тамгасы тагылган кешеләрнең берничәсен төрмәгә озаталар, ә калганнарын, шул исәптән безнең әти-әни гаиләсен дә, ат арбаларына төяп, 1931 елның салкын ноябрь урталарында Камышлы районының Оренбург өлкәсе белән чиктәш, иң кырый почмагына, Неклюдово авылы советы территориясенең бер буш урынына илтеп ташлыйлар.

Шунда, “Красный бережок” дип аталган кулаклар поселогында, Әһ­лиул­линнар гаиләсенә 1940 елга кадәр, Мәскәүдән азат итәргә дигән әмер алынганчы яшәргә, көн күрергә туры килә. Биредә Халит исемле абыем (ул биш яшендә чәчәк белән авырып вафат була), 1935 елда Наҗия апам һәм 1939 елда Зәйнәп апам туа.

Халит абыебыз “Красный бережок” поселогында Медведка инеше ярындагы мөселман зиратында тагын өч милләттәшебез белән бергә җирләнгән. Ә инешнең уң ярындагы каберлекләрдә дистәгә якын христианнар ята.

Күп гаризалар яза торгач, Мәскәүдән уңай хәбәр килеп, кулларына паспорт алгач, әти белән әни гаиләләре белән Оренбург өлкәсенең Северный районындагы Рычково авылына барып урнашалар. Ә 1941 елның җәендә сугыш башлангач, әти гаиләсен туган Дәүләткол авылына алып кайтырга карар кыла.

- Бу сугыш озакка сузылырга охшаган. Шуңа күрә туган ягыбызга кайту хәерлерәктер, — ди ул.

Бу шулай булып чыга да. Бригадир булып эшли башлаган әтиебез 1943 елның зәмһәрир январь суыкларында хатын-кызлар, картлар, яшүсмерләр белән кырда эскертләргә өелгән ашлык көлтәләрен суктырганда, авырып китеп, вафат була. Аны авыл картлары, моннан бер ел элек бакыйлыкка күчкән әнисе — Шәмзада әбиебез, кабере янына илтеп күмәләр. Өч көн үтүгә Наҗия апабыз да шунда җирләнә.

Тик ни кызганыч, инде язганымча, без аларның каберләрен югалттык. Дөньялар рәтләнә төшеп, без, балалар да, аягыбызга ныклап баскач, авыл картлары ярдәмендә күпме эзләсәк тә, таба алмадык. Соңгы вакытларга кадәр якыннарыбызның җирләнгән урыннары да, исемнәре дә билгесезлектә булды.

Ниһаять, дин әһелләре, җәмә­гатьчелек вәкилләре белән сөйләшеп, Дәүләткол зиратында аларның исем­нәрен мәңгеләштереп, истәлек ташы куярга карар кылдык һәм бу уебыз менә тормышка да ашты.

Дәүләткол мәчете имамы Илшат хәзрәт Садриев (аның әтисе Минфәез белән без мәктәптә бер чорда укыган идек), мәхәллә рәисе Рәшит Дәрҗема­нов һәм аның хәләл җефете Зөлфия ханымның ярдәме белән зиратның иң күркәм урынында (әйтүләренчә, якын­нарыбызның каберләре нәкъ шул тирәдә булырга тиеш) истәлек ташы калкып чыкты. Анда әтинең, әбинең һәм Наҗия апаның туган һәм җирләнгән вакытлары язылган.

Мин бу мәрәсимгә (искә алу тантанасына) хатыным Фатыйма, олы кызым Тәнзилә белән кайттым. Кызганыч ки, кече кызым Зөлфия, киявебез Ленар, оныгыбыз Сафия, сәбәбе булып, килә алмадылар. Зәйнәп апам үткән елда вафат булган иде, ә 88 яшендәге Фәһимә апам авыруы аркасында шулай ук бу мәрәсимдә катнашудан мәхрүм калды.

Авылдашларыбыз безне бик җылы каршыладылар. Араларында элеккеге күршеләребез — инде өлкән яшьтәге Талига апа Галәлетдинова, инәй белән колхозда бергә эшләгән Камилә апаның кызы Кәзимә ханым Бәдретдинова, Фәһимә апамның кайнанасы Шәмселгаян әбинең оныгы Әбүзәр һәм аның хатыны Мәймүнә ханым Гыйззәтовлар, минем сыйныфташым, балачак дусларымның берсе – Рәис Сөләйманов һәм сугыш елларында әле ун яшендә генә булса да, әти белән кырда бергә эшләргә туры килгән 85 яшьлек Мөдәррис ага Гыйззәтов та бар иде.

Мөдәррис ага шунда ук балачак истәлекләре белән уртаклашырга алынды.

- Мин Нәбиулла абзыйның алдына алъяпкычын бәйләп, иңенә тубал асып, кул белән ашлык чәчкән вакытын хәтерлим. Лотфулла һәм Мингәрәй бабай Сәгыйдуллиннар белән узышып эшлиләр иде алар. Ә без яшь җилкенчәк атлар белән чәчелгән җирләрне тырматып йөри идек. Баштан звеновод, аннан бригадир булган Нәбиулла абзый безне гел үзенең кул астында йөртеп, эшкә өйрәтә иде. Аның беренче тапкыр ничек атка атландырганы әле дә хәтеремдә.

Көзен, салкын кышка кадәр, ашлык суктырганда ат җигеп, ашлыкны ындыр табагында “возилка” белән бер урыннан икенче урынга тарттыра торган идек.

Әтиегез минем хәтердә киң күңелле, ярдәмчел, җор сүзле кеше булып истә калган, — дип сөйләде ул.

Мәрхүмнәргә куелган таш янында бер дога.

Мәрхүмнәргә куелган таш янында бер дога.

Әтиебез белән әниебезнең, 1940 елда сөрген­нән котылгач, паспорт өчен төшерелгән рә­сем­нәреннән фотоколлаж (әтинең бу бәрдәнбер сакланып калган рәсеме).

Әтиебез белән әниебезнең, 1940 елда сөрген­нән котылгач, паспорт өчен төшерелгән рә­сем­нәреннән фотоколлаж (әтинең бу бәрдәнбер сакланып калган рәсеме).

Дәүләткол зиратында мәрхүмнәребезгә куелган истәлек ташы.

Дәүләткол зиратында мәрхүмнәребезгә куелган истәлек ташы.

Авылыбызның төзеклән­де­релгән манаралы мәчетендә Илшат хәзрәт Сад­риев Дәүләткол зиратында күмелгән әтиебез, әбиебез, Наҗия апабыз һәм башка урыннарда ятучы мәрхүмнәребез – инәйнең, апаларның, абыйларның рухларына багышлап, Коръән сүрәләре укыды, дога кылды.

Алып кайткан бүләк­лә­ре­безне һәм садакаларыбызны тапшырганнан соң, бергәләшеп якыннарыбыз җирләнгән авыл зиратына барып, белгән догаларыбызны укып, тын гына басып тордык.

Урыннарыгыз оҗмахта булсын, якын кеше­ләребез! Репрессияләр чорында һәм сугыш елларында күргән михнәтләрегез, җәбер­ләнүләрегез өчен Аллаһы Тәгалә сезгә бетмәс-төкәнмәс җәннәт бәхетләре күрергә насыйп итсен. Без үзебез дә, балаларыбыз һәм оныкларыбыз да исән чагыбызда сезне догадан ташламабыз, иншалла.

Ә сез күргән михнәтләрне башкача беркем дә беркайчан да күрмәсен иде.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.

Самара – Камышлы –

Дәүләткол – Самара.

«Бердәмлек».

Просмотров: 467

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>