Рәсимемә багышлап…

fbmfIu5BazAБиш ел дәвамында очрашып йөргән егетем — Рәсим Хәлил улы Гарифуллин исән булса, бүген — 23 октябрьдә — бергәләп аның туган көнен билгеләп үтәр идек. Әмма, кызганычка, ул юк шул инде, үткән елның апрелендә җирләдек без аны…  Ә минем күңел һаман да елый… Йөрәк әрни, өзгәләнә… 

Сөйгәнемә багышлап шигъри юллар да иҗат иттем. Искә алуларым Рәсимемнең рухыңа дога булып барып ирешсен иде…

 
Көннәр буе, төннәр буе син генә уйларымда…
Йөрәгемнең януларын кем генә аңлый ала?..
Елыйсым килә, кычкырасым килә күкләргә:
«Нигә соң? -  дип. — Нигә алдың син аны мәңгегә?..
Юк аңа җавап, бәлки, булмас та…
Ачу килә барысына да:
Дөньяга да, язмышка да.
Тиеш түгел бит болай булырга!
Әни-әтисе тиеш түгел баланы югалтырга,
Тиеш түгел сөйгән яр ялгыз калырга…
Ничек соң, ничек синсез хәзер яшәргә,
Бу ачы, гаделсез дөньяда?!
 
Кочагыңда ян бирергә риза, — дигән идем,
Янымда гына булуыңны теләдем.
Синсез яшәп булмый, — дигән идем,
Ә син үлеп киттең…
Хәзер инде яшәүнең ни мәгънәсе калды икән?..
Аңа минем юк җавабым.
Синсез яшәү турында уйлаганым да юк иде,
Әмма туры килә, әй Раббым…
Моны яшәүгә дә санап булмый инде,
Бу үлем белән бер, Ходаем…
Син көтеп кал мине, матурым,
Мин Аллаһыдан күкләрдә очрашуны сорармын…
Синария СӘФИУЛЛИНА.
Яңа һәм Иске Ярмәк авыллары, Камышлы районы.
 
 
 

Просмотров: 1991

2 комментариев