Әбдеки егете

Әхсән Барый улы Салихов.

Әхсән Барый улы Салихов.

Берүк авыл-калаларда укып-эшләп яшәсәк тә, юлларыбыз кисешмәгән икән. Ул 1952 елда Камышлы педучилищесын тәмамлаганда миңа әле җиде елдан соң гына, бу якларга килеп, “Югары уңыш өчен” район газетасы редакциясендә эшләргә, каләм чарларга насыйп булды.

Әхсән Казанның педагогика институтында, ә мин үзем дәүләт университетында гыйлем өстәгән һәм берүк урамнарда йөргән студент чакта да без әле очрашмаганбыз. Хәтта каникулларда кайткан җәйләрдә дә мин аның белән туган авылым Лашманда (Татарстанның Чирмешән районы) күрешеп сөйләшкәнемне бер дә хәтерләмим.

1956 – 1959 елларда ул миннән бераз алдарак югары уку йортын тәмамлап, безнең авыл мәктәбендә директор һәм физика укытучысы булып эшләгән бит. Ничек кенә булмасын, рәхмәт язмышыма, безне юлларыбыз барыбер очраштырды. Һәм кайда диярсез…

Инде аның туган җирен атарга да вакыт җитте. Самара өлкәсенең Шенталы районы Татар Әбдекие авылында 1931 елда дөньяга килгән Әхсән Барый улы Салихов ул (сез аны рәсемдә күрәсез, 1983 елда төшерелгән фотосурәт).

Аның тормыш-хезмәт биографиясе искиткеч бай. 1962 ел­да икенче югары уку йортын — авиация институтын тә­­мам­лагач, кырык биш ел дәва­мында Казанның Радиоэлектроника фәнни-тикшеренү институтын­да эшләгән гади инженердан баш конструктор дәрә­җәсенә кадәр күтәрелгән Әхсән Са­лиховның исеме дә озак еллар хәрби сер буларак сакланган.

Бу “Үзебезнеке — ятныкы” (“Свой — чужой”) аппаратын уйлап табу, аны ясау һәм сынап файдалануга тапшыру белән бәйле. Аны сынау дәүләт комиссиясен дә ул үзе җитәкләгән.

1990 елда Әхсәнебез Мәс­кәүдә техник фәннәр канди­датлыгына диссертациясен як­­лауга да ирешә. Үзе тәмам­лаган Казан дәүләт инсти­ту­тының доценты буларак шунда студент яшьләргә белем дә бирә ул.

Бер кешегә менә шулары да бик җиткән кебек тоела. Әмма мондый чикләүне Әхсән һич кенә белми. Ул яшьтән үк җыр-музыка белән дә мавыга. Бу аңа газиз әткәсеннән һәм әнкәсеннән күчкәндер, дип уйлыйм.

Әхсәннең беренче шигырь­ләре һәм җырлары хәзерге “Татарстан яшьләре”ндә илленче еллар башында ук басылып чыга башлый. Соңрак җырлары да Татарстан радиосында яң­гыраштыргалый. Нәкъ менә мин шушы радиода эшләгән елларда без Әхсән Салихов белән очрашып аралаша башладык та инде.

Музыка сәнгатен профес­сиональ дәрәҗәдә белү-үз­ләштерү теләге Әхсәнгә тынгылык бирмәгәнлеге ул чакта ук аңлашыла иде инде. Һәм ул, төп эшеннән аерылмыйча, 1997 елда музыка училищесын, аннан соң 2004 елда Казан дәүләт консерваториясен тамамлады, композитор квалификациясенә дә лаек булды. Шуннан соң үзен симфония жанрында сынап карады, аннары “Йосыф һәм Зөләйха” операсын язарга кереште. Операның либреттосын татар һәм рус телләрендә үзе үк иҗат итте.

Опера бүген әзер һәм аны Уфада сәхнәлештерергә җые­налар дип беләм.

Әхсән Барый улы Салихов.

Әхсән Барый улы Салихов.

Менә шундый тынгысыз, педагогиканы да, фәнне, техниканы һәм музыканы да тормышында киң куллана белгән талантлы шәхес ул Әбдеки егете.

Моннан бик күп еллар элек, җидееллык мәктәпне тә­мам­лагач та, Габделбарый абзый һәм Өммегөлсем апа оясыннан дөнья киңлегенә очып киткән Әхсәнне хәтерлиләр, беләләр микән бүген Әбдекидә? Бел­мәүчеләр белсеннәр, авылдашлары аның белән горурлансыннар, дип яздым мин бу язмамны.

Минвәгыйз ЗӘЙНЕТДИНОВ.

Камышлы – Шенталы – Лашман – Казан.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1631

4 комментариев

  1. Салихов Акдас белэн Карасуда бергэ укыдык. Ул да аларнын улы иде. Аксэнне понаслышке гына белэм. Шундый зур гаилэ тузып бетте бит.

  2. Да,аларнын туган нары Ахтэм абый,Фатыма апа.хазерге кибет урнында торалар иде.

  3. Салихов аксэн абый мугульсем эби бари бабай малае

  4. Берярегез таныдымы бу абыйны.Мин анламадым кем икянен