Онытылыр, димә…

fbb140a3aa3d0d4060953b86002002bd_500_0_0Моң алиһәсе Хәния Фәрхинең арабыздан китүенә күңел һич тә ышанмый. Башкортстанның Тәтешле төбәгендә гомер кичерүче әнисе Фәния апа, туганнары, якыннары ни хәлләрдә икән дип, җырчының ире Габделхәй Биктаһиров белән юлга кузгалдык. Габделхәй әфәнде: “Йортлары бик үк яңалардан түгел, кышын иза чикмәсен­нәр тагын”, – дип төзүчеләр дә чакырган иде.

Хәния үзе 88 яше белән ба­ручы әнисенең, туганнары­ның хәлен белергә дип, июль ае баш­ларында юлга чыккан була. Бу юлы ул табигатьне күзәтер­мен, яшьлекне искә төшерермен дигән нияттән поезд белән кай­тырга карар кыла. Пермь краен­да­гы Чернушка станциясен­дә аны туганнары каршылый, Тә­тешле­дәге әнисе дә колачын җәеп, тәмле ризыклары белән көтеп ала. Хәния дус-ишләре белән оч­раша, рәхәтләнеп ял итә, уйный-көлә, шаяра. Ул да булмый: “Казанымны сагындым, юлга кузгалырга вакыт”, – дигән фикерен дә җит­керә. Юлга чы­габыз дигән кичтә сеңлесе Фи­рүзәләрдә куна һәм Казаннан Габделхәй җибәр­гән машинада сеңлесе, аның кызлары белән бергәләп юлга кузгалалар. Хә­ния әнисе йортына кереп тор­мый, ишегалдындагы эскәмия­гә утырып бераз гәплә­шәләр дә до­га кылалар һәм Казанга юл чыгалар. Ярты сәгать чамасы үтү­гә, әнисенең кесә телефо­ны­на кече кызы: “Хәния апа китте”, – дип хәбәр сала. “Хәвеф-хә­тә­р­сез, исән-имин барып җитсен”, – ди әни кеше. “Әни, син мине аң­ла­мадың, апа бу дөньядан бө­тен­ләйгә китте”, – дигән сүз­ләрне ишетү өч баласын, ирен югалту кайгысын татыган Фәния апага авыр, бик авыр була.

fbb140a3aa3d0d4060953b86002002bd_500_0_0Олы кызы Җәмгыя яман шеш авыруыннан дөнья куйган була, аны җирләүгә бер ел тулды ди­гәндә, кисәк кенә ире Фәр­хелислам бакыйлыкка күчә. Ну­рислам исемле улының гомере бик кыска була, аңа пычак белән чәнчиләр. Тимергалиләре юл һә­лакәтендә җан бирә. Хәзер менә – Хәния. “Теле ачылганнан бирле гел җырлауда булды ул, – дип хәтер яңарта Фәния апа. – Әмма тормышы гел җырлап кына узды димәс идем. Түзде, михнәтләрне җиңәргә көч тапты. Иреннән аерылган чагында: “Тилермә, кызым, түз инде”, – дип телемне дә әйләндермәдем, аның хәлен белә идем. Баласын карарга кеше булмаганлыктан, Алияне сигез айлык чагында ук миңа кайтарып куйды. Баласын сагынып үлә язды, көн дә шалтырата иде, аз гына җае чыгуга кайтты. Бәхетенә, Габделхәй очрады. Ул Хәнияне дә, Алияне дә үз итте. Мең рәхмәт аңа!”

Авыллар елый һәм… үлә икән

Шундыйларның берсе – Хә­ниянең туган авылы Салаевка. Аны шулай ук Салаелга, Салаюа дип тә атыйлар. Башкортстан белән Пермь крае чигендә урман кочагына сыенып утырган бер генә урамлы авыл ул. Бу якның табигате сокланып туймаслык. “Урман безне яшәтте, урман безне туендырды”, – диделәр безгә кайчандыр шушы салада гомер кичергәннәр. Авыл дин әһел­ләре, аучылар, гармунчылар белән дан тоткан. Хәниянең бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтул­лина авылдашлары, туган төбәге белән бәйле уй-хисләрен кәгазь битләренә дә төшергән. Үзәк китапханәдә очрашу вакытында ул аны хәзер инде кайсы кая таралган авылдашларына укып та күрсәтте һәм халык байтак вакыт сүзсез торды. Иншалла, Фирүзә­нең күңел сыкравы – тарихи ядкәре, гаилә чикләрен үтеп, башкаларга да барып ирешер. “Һәр йортның түрендә Аятел- көрси эленеп торды, сәкедә таль­ян иде, ике көпшәкле ау мыл­тыгының да үз урыны булды, – дип яза ул. – Бакчаларга терә­леп үк торган көмеш сулы елганы тар басмадан чыгуга бөдрә таллы, зифа ак каенлы, мәһабәт чыршылы урман каршылады. Чишмә­ләрнең исәбе-хисабы юк. Авыл халкы ихата тутырып мал-туар тотты. Әткәй мәрхүм гомере буе ат асрады. Күлдә атларны су коендыру, ләйсән яңгыр астында картыем­ның (дәү әнине безнең якларда шулай диләр) зур яулык­лары белән күлдә балык сө­зүләр, әнкәй-бәгъремнең күмер самавыры кайнап чыккан арада каен җиләге җыеп кайтулар балачак иленең иң татлы мизгел­ләре иде. Әткәй атын туарып иркенлеккә җибәргән дә, җыр­лый-җырлый, киң колачлап пе­чән чаба, аңа Хәния апа белән мин дә кушылам”.

Шуңа да Хәниянең күңел төп­келләрен тибрәтердәй җырчы булуына һич кенә гаҗәпләнерлек түгел. Салаелга әле ул – Салават Фәтхетдиновның әнисе Тәкъли­мә апа туып үскән авыл да. Хәния белән Салават бер елны дөньяга килгәннәр, туган тиешлеләр дә.

Башлангыч мәктәбе, клубы, кибете, мөгезле эре терлек, сарык, ат фермалары булган Салаелга хәзер яшәүдән туктаган инде. Берәү дә йорт-җирен сүтеп башка урынга алып китмәгән, каралты-кура әкрен генә хәра­бәгә әйләнеп бара. Җимерергә булышучылар да табылып тора булса кирәк. Кемнәрдер, исем-фамилияләрен язып калдырмаганнар, йорттан-йортка йөреп, шул исәптән Хәнияләр йортына да кереп, морҗаларын тузгытып, стенага ябыштырылган рәсем­нәр­не ерткалап чыкканнар. Алай да Салаюада Себер якларыннан кайткан берәү көн күрә икән. Аның йорты яныннан үткәндә, бас­кычтан күтәрелә алмыйча, айкала-чай­кала азаплануын шәй­ләдек. Аның үз хәле хәл иде, шунлыктан исәнме-саумыдан ары китә алмадык.

Хатирәләрнең иге-чиге юк

Килгәч-килгәч, район хаки­мия­тенә дә кереп чыгасы иттек. Хакимият башлыгы Рушан Гәрәев бик теләп кабул итте, җырчы­бызның истәлеген, иҗатын мәң­ге­ләштерү өчен башкарылачак эшләр хакында да җентекләп сөйләде, шәхесләребезнең һич кенә дә онытылырга тиеш тү­геллегенә басым ясады. Хә­ния­нең авылдашлары, укытучылары, классташлары, дуслары бе­лән очрашу кирәклеге турындагы фикерне дә хуплады ул. Кичтән сөйләшү булды, халык иртән үзәк китапханә залына җыелды. Бик күп хатирәләр яңарды, Хәниянең яшьтән халык җырларына тартылуын, Тукай, Есенин шигырьләрен яратуын, башлангыч классларда укыганда ук лидер булуын, яшьлек мә­хәббәтен дә, елгада чак кына батмый калуын да, караватка басып концерт куюын да, ягымлылыгын, сабырлыгын, ярдәмчелле­ген, кырыслыгын да, кыяр-алма урлавын да һәм башка бик күп истәлекләрне искә төшерделәр.

Боларның барысын да Татарстанда яшәп иҗат итүче язучы – образлар тудыру остасы тыңлап, күңеленә һәм дәфтәр битенә теркәп барды. Мөгаен, өр-яңа бер әдәби әсәр туар һәм ул уйландырырлык та, гыйбрәтле дә, ачы язмыш та тасвирланган әсәр булыр дип көтелә. Нефтекама каласында исә, ахирәт дусты Гөлшат ханым әйтүенчә, шәһәрнең яңа бер урамына аның исемен бирергә һәм җыр фестивале оештырырга ният­лиләр икән.

Хәния, гадәтенчә, туган авылына да барып килә. “Әткәй, туганнарыбыз каберенә шундагы басудан үз кулларыбыз белән җыйган чәчәкләр салдык, кабер­ләр­не чистарттык, Казанга кит­кәнче тагын бер килербез әле дип, Тәтешлегә кайттык, – дип сөйли сеңлесе. – Хәния апа саргылт төскә кергән каеннарны кочып елады, таралып, җимерелеп беткән авыл да аның белән бергә елады кебек”.

4e12883ed66d06327069f84fe3bbd66e_500_0_0Сеңлесе Фирүзә килеш-килбәте, сөйләм үзенчәлекләре, үз-үзен тотышы, җитезлеге, мө­лаемлылыгы белән койган да куйган Хәния инде. Җырлавы да аның кебек. “Бергәләп дуэт башкарырга исәп бар иде, өлгерә алмыйча калдык”, – дип уфтанды ул. Үзәк китапханә хезмәткәр­ләре: “Казаннан мин сезгә татар китап­лары алып кайтам әле”, – диюен җылылык белән искә алалар.

Үлем үкенечсез булмый, ди­ләр. Хәния халкыбызга тугрылык­лы хезмәт итте, үзеннән буын­нардан-буыннарга күчәр­лек якты эз калдырып бакыйлыкка күчте. Аны халкыбыз онытмаячак, туган якларына сәфәрдә шуны бик нык тойдык. Киләсе елның 30 маенда, җырчыбызның туган көнендә, Россиядәге бер­ничә шәһәрдә искә алу концертлары – марафоннар булыр дип фаразлана.

Каберенә исә һәйкәл кую планлаштырыла, һәйкәлнең эскизлары әзер инде.
Габделхәй әфәнде Фәния апаны өен сипләтергә ризалаштыра алмады. “Юк, юк, акчагызны башка кирәк-яракка тотыгыз, – диде ул. – Фирүзәнең дә, Са­лаватның да балалары, хәлемне белеп, ашау-эчүне әзерләп торалар, Фирүзә кызым гел минем янда диярлек, йортым җылы, мендә­рем йомшак, урын-җирем чиста, телевизор сөйләп тора, шулай да нихәл итим: Хәния кызымның җырлавын гына тыңлый алмыйм, күземә яшь тыгыла, хәлем бетә, йөрәк хәлсез­ләнә, ишегалдына чыксам, гел шул эскәмиядә утырып торадыр сыман…”

Башкортстаннан без Хәниягә чиксез җылы ихтирам тоеп, сә­фәрләрнең соңгысы булмас дигән өмет белән кайттык. Хәер, кая гына барсак та, бик сагынып искә алалар Җырчы кызыбызны. Ул, үзе моңланганча, гомерен сүнмәс җыр итеп китте.

“Ватаным Татарстан” (№ 155, 20.10.2017).

Просмотров: 900

Комментирование запрещено