Рифат Зарипов: Һәр артист туган телне саклау мәсьәләсендә үз сүзен әйтергә тиеш / Рифат Зарипов: Каждый артист должен сказать свое слово в вопросе сохранения родного языка

Zaripov“Бүген безнең артистлар, сәхнә кешеләре татар теленең язмышы өчен аеруча җаваплылык тоеп эшләргә тиеш”, — ди татар эстрадасының популяр артисты Рифат Зарипов. Ул “Татар-информ” хәбәрчесенә белдергәнчә: “Концертларда мәзәк сөйләп, җырладык, шаярдык та киттек түгел, һәр артистка туган телне саклау мәсьәләсендә үз сүзен әйтергә кирәк”.

Рифат Зарипов Татарстан районнарында, Россиянең татарлар гомер кичергән күп кенә төбәкләрендә даими чыгышлар ясап тора. Хәзерге вакытта да аның гастрольләр чоры. “Татарларның көнкүреше, милли тормышы белән кызыксынып торам. Соңгы вакытта татар теле тирәсендә бәхәс куера башлады, татар теле нигә кирәк дип сорау куялар, аны мәктәпләрдә укытуны туктату турында сөйлиләр. Мин бу күренешләргә каршы. Татар телен өйдә өйрәнү дә җитә диләр. Ләкин аның бөтен матурлыгын, байлыгын, нинди зур рухи көч икәнен мәктәптә укыганда, китапханәләр эшләп торганда, китаплар укыганда гына аңлыйсың”, — ди ул.

Җырчы һәм юмор остасы булып танылган Рифат Зарипов тумышы белән Оренбург өлкәсе Северный районы Бакай авылыннан. “Мин рус районында туып үстем. Безнең районда өч кенә татар авылы бар иде. Шуңа да карамастан, татар телен камил беләм. Ул миңа башка телләрне үзләштерергә комачауламады. Әгәр дә син татар булып тугансың икән, ана телеңне белергә тиешсең. Югыйсә, бу – үзеңне, әти-әниеңне, туган телеңне хөрмәт итмәү була”, — дигән фикердә тора артист.

Ул үзенең балаларын да татар мәктәбендә укытырга хыяллана. “Әлегә кызыма 2 яшь кенә. Безнең йорт янында татар балалар бакчасы бар, шунда язылдык. Ә аннан соң татар гимназиясенә укырга бирергә уйлыйм. Без үзебезнең татарлыктан, туган телебездән оялырга тиеш түгел”, — диде Рифат Зарипов.

“Татар-информ».

* * *

Популярный татарской певец Рифат Зарипов заявил, что сейчас татарские артисты должны работать с чувством особой ответственности за судьбу татарского языка.

«На концертах надо не просто развлекать и веселить зрителя, каждый артист должен сказать свое слово в вопросе сохранения родного языка», – пояснил он свою позицию корреспонденту ИА «Татар-информ».

Певец регулярно выступает в районах Татарстана и регионах России. «Постоянно интересуюсь национальной жизнью татар на местах. В последнее время начались споры вокруг татарского языка, ставят вопрос, зачем нужен татарский, говорят о прекращении изучения татарского в школах. Я против таких явлений. Говорят, что татарский надо изучать в семье и этого якобы достаточно. Но всю красоту нашего языка, его богатство, его огромную духовную силу понимаешь, лишь изучая его в школе, когда работаешь в библиотеке, когда читаешь книги», – подчеркнул он.

Певец и артист юмористического жанра Рифат Зарипов – уроженец села Бакай Оренбургской области. «Я родился и вырос в русском районе. В нашем районе были всего три татарских села. Несмотря на это, родной язык знаю в совершенстве. Это не помешало мне выучить другие языки. Если ты родился татарином, должен знать родной язык. Иначе это будет неуважением к себе, родителям, родному языку», – убежден он.

Своих детей Зарипов мечтает обучать в татарской школе. «Дочери пока всего два года. Рядом с нашим домом татарский детский садик, записались туда. Затем думаю отдать ее в татарскую гимназию. Мы не должны стесняться того, что мы татары, не должны стыдиться своего языка», – резюмировал он. 

“Татар-информ».

Просмотров: 822

Комментирование запрещено