Камил Сәмигуллин: «Ислам татар теле сагына чыгарга мәҗбүр» / Муфтий Татарстана выступил с открытым обращением в защиту татарского языка

5961Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татарларга мөрәҗәгать белән чыкты. Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте татар телен саклап калу көрәшенә кушыла, ди мөфти.

«Бүген ислам, татар халкының иң хәтәр чакларындагы кебек үк, янә татар теле сагына чыгарга мәҗбүр. Дәүләттән аерылган булса да, динебез халыкның күңелендә яши. Димәк, мөнбәрдән әйтелгән сүзләр сәяси трибунадан кычкырган нотыктан күпкә үтемлерәк. Шуларны исәпкә алып, Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте татар телен саклап калу көрәшенә кушылырга булды», ди Татарстан мөфтие.

Ул мөфтияттә татар телле мохит булдыру тәкъдименең матбугат чараларында шау-шу уятуына тукталып уза. Мөфтиятең эчке һәм тышкы багланышларын татар телендә генә башкару башлангычын сәясиләштерергә кирәкми, дип саный Камил хәзрәт. «Аралашу татарча мөмкин булмаганда, безнең белгечләр тагын бер дәүләт телен, хәтта чит телләрне дә, яхшы беләләр», ди мөфти.

Камил Сәмигуллин фикеренчә, татар теленә ихтыяҗ зур. «Инкыйлабка кадәр Казанда татар дин галимнәренең татар телендә 30 меңгә якын хезмәтләре басылган. Аларны укый белергә, өйрәнергә, халыкка дөрес итеп җиткерергә һәм пропагандаларга кирәк. Менә кайда ул татар теленә мохтаҗлык – мөселманнар арасында! Татар теленең республикада кирәге бер тиен, башта сөйләшерлек мохит тудырыгыз, диләр. Без Диния нәзарәтендә татар телле мохит булдырырга карар кылдык. Туган телне ничек саклап калыргамы? Үзегездән башлагыз!», дип мөрәҗәгать итә Татарстан мөфтие.

«Күпләр исламда милләтләргә бүленү юк диләр. Бу чынлап та шулай. Ләкин иң авыр минутларда кеше Аллаһ Раббыбызга дога кылып, ярдәмне гарәп телендә сорый. Сөекле Мөхәммәд Пәйгамбәрәбезнең телендә Хак Тәгаләгә эндәшү, һичшиксез, күркәм күренеш. Әмма догаңны йөрәгең аша уздырып, һәр әйткән сүзеңнең асылын аңлап, анаң күкрәк сөте белән синең авызыңа тамызып салган телдә укылган доганы Аллаһ кабул итмәс дип уйлыйсызмы? Туган телне өйрәнегез, дин кардәшләрем!», дип тәмамлый мөрәҗәгатен Камил хәзрәт.

Билгеле булганча, узган пәнҗешәмбедә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте киңәшмәсендә Сәмигуллин мөфтияттә татар телле мохит булдыру тәкъдиме белән чыкты.

Элегрәк Татарстан мөселманнары пленумында республикада җомга вәгазьләрен татар телендә алып бару турында карар кабул ителгән иде.

azatliq.org

* * *

Муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин выступил с открытым обращением о необходимости сохранения татарского языка. Его распространила пресс-служба ДУМ РТ.

В начале своего заявления муфтий процитировал замечание знаменитого татарского просветителя и энциклопедиста Шигабутдина Марджани: «В религии нет трех вещей, но эти вещи сохраняют ее. Это национальный язык, национальная одежда и национальные обычаи». Он обратил внимание на актуальность этих слов и констатировал, что ислам вновь должен выступить в защиту татарского языка.

«Сегодня татарский язык, попав в жернова общественного невежества и небрежности, вновь нуждается в нашей защите», – констатировал Камиль хазрат, добавив, что одним из наиболее действенных средств в этом деле ему видится мусульманская религия. Ведь слова, произнесенные с минбаров мечетей, имеют больший вес, чем слова, произнесенные с политических трибун, подчеркнул он.

Муфтий обратил внимание на то, что решение ДУМ РТ об использовании татарского языка для коммуникаций на территории Татарстана вызвало большой резонанс у общественности. При этом он подчеркнул, что «не нужно политизировать это решение», ведь на татарском разговор будет вестись естественным образом, при необходимости сотрудники управления смогут перейти на другой язык, благо, они владеют не только двумя государственными, но и иностранными языками.

«А разве можно преследовать какие-то интересы, когда речь идет о таком важном вопросе, как государственный язык?» – не удержался глава ДУМ от риторического вопроса. И напомнил, что татарский язык востребован среди татарской мусульманской общественности, ведь до Октябрьской революции на татарском было издано «много тысяч богословских трудов». «Как сохранить родной язык, спросите вы? Пусть каждый начнет с себя!» – подчеркнул он.

Камиль хазрат Самигуллин упомянул и то, что татары – крупнейший тюркский народ РФ, а их язык открывает перед ними весь тюркский мир. Кроме того, большинство тюркоязычных народов исповедует ислам, а познание, в том числе и познание других цивилизаций, – «одна из самых главных целей любого мусульманина».

Муфтий обратил внимание и на то, что молитва на арабском языке «достойна великого уважения», но молитва на родном языке будет иметь «неимоверную силу». «Берегите родной язык, дорогие единоверцы!» – заключил он.

«Татар-информ».

Просмотров: 396

2 комментариев

  1. муфтий Камиль Самигуллин родился и вырос в Марий Эл. Изучали ли марийский язык в школах? Если нет, то почему из уважения к марийскому народу, на земле которого родился и прожил свое детство, не стал изучать марийский язык?

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>