“Татары Самарского края” (“Самара төбәге татарлары”) дигән яңа китапны тәкъдим итү кичәсенә чакырылган булсам да, кызганыч ки, катнаша алмадым. “Бердәмлек”тә бу турыда Татарстанның беренче президенты, хәзер дәүләт киңәшчесе булып эшләүче Минтимер Шәймиевның “Самара егетләре тик тормый инде” дип аталган язмасын укыгач, чынлап та аларның татарларыбыз тормышында кайнап яшәүләренә тагын бер кат инандым.
Менә бит тарихчыбыз Шамил Галимов бу китапны дөньяга чыгарып, Самара татарлары тарихына үзенең зур өлешен керткән, һәм ул, һичшиксез, үзе дә тарих битләренә кереп калыр, дип уйлыйм.
Белгәнебезчә, Шамил әфәнде “Азан” газетасының баш мөхәррире булып эшләгән чорда шул басмада басылган тарихыбызга кагылышлы язмаларны бергә туплап, аерым китап итеп тә чыгарган иде. Аның Самара Тарихи мәчетенең 120 еллыгына багышланган китабы да истә калырлык булды. Елховка районының Мулла авылы турындагы җыентыкны да тарихыбыз белән кызыксынучылар хуплап каршыладылар.
Ә инде башка егетләребезгә килгәндә, чынлап та аларның берсе дә тик тормый. Идеал Галәүтдиновның Похвистнево районындагы Мәчәләй авылының сугыш ветераннары турында язган китабы шулай ук игътибарга лаек. Журналистларыбыз Рәфгать Әһлиуллин, Данияр Сәйфиев та зур эш башкардылар. Аларның беренчесе каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре Гакыйль Сәгыйровның тормыш юлы һәм иҗаты турында китап язып чыгарды. Икенчесе күренекле мәгърифәтче галимебез Закир Кадыйрины хәзерге дөньяга танытты. Самара Җәмигъ мәчете имамы Иршат хәзрәт Сафинның да танылган дин әһеле – ишан хәзрәтләре Хөснияров турындагы китабы шулай ук истә калырлык итеп язылган.
Соңгы елларда иҗат белән ныклап шөгыльләнә башлап, кыска гына вакыт эчендә берничәшәр китап әзерләп бастырырга өлгергән хатын-кыз шагыйрәләребез — Похвистнево районының Гали авылыннан Саимә ханым Морзаханова, Камышлыдан Фәния ханым Кәримова, Самарадан Наилә ханым Хөсәенова турында да берничә җылы сүз әйтеп үтәсем килә. Аларның шигырьләре туган якка, әти-әниләребезгә, милләттәшләребезгә, туган телебезне, татарлыгыбызны саклап калу, динебезне яңадан кайтару мәсьәләләренә багышланып, чын күңелдән язылганнар. Бу яшьләребез өчен яхшы үрнәк булып тора, әлбәттә.
Төбәгебез тарихы, мәдәнияте, сәнгате, олуг шәхесләребез турындагы яңа китаплар турында сөйләгәндә, күптән түгел генә үзенең 45 еллыгын билгеләп үткән атаклы “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият халык ансамблебезгә багышланып, аның алыштыргысыз җитәкчесе Илгиз Колючев тырышлыгы белән дөнья күргән күләмле җыентыкны искә алмасак, хилафлык булыр иде. Мондый китапларның әһәмияте бәяләп бетергесез, минемчә.
Танылган эшкуарыбыз, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте җитәкчесе Ильяс Шәкүров тарафыннан берничә ел инде чыгарылып килүче “Самара татарлары” журналы турында әйтмичә, һич тә мөмкин түгел. Ул төбәгебез татарлары тормышында зур урын алып тора дияр идем.
Журналда Самара татарларының, гомумән, бөтен халкыбызның милли тормышы, көнкүреше яктыртыла. Биредә шулай ук күренекле шәхесләребез турындагы язмаларга киң урын бирелә. Укучылар анда үзләренә кирәкле киңәшләр дә алалар, җирле һәм инде танылган шагыйрьләребезнең шигырьләре, хикәяләре белән дә танышалар, дини темаларга да урын бирелә, вәгазьләр дә урнаштырыла.
“Самара татарлары” журналының һәр саны “Бердәмлек” газетабыз кебек үк кулдан кулга күчеп, милләттәшләребез тарафыннан укылып бара.
“Бердәмлек” газетасының редакция хезмәткәрләре, бигрәк тә Эльмира ханым Шәвәлиева, Гөлнур Рыбакова китап авторларының, журнал нәшер итүчеләрнең төп булышчылары булып торалар. Рәхмәт барыгызга да!
Алга таба да бу изге гамәлләребезне дәвам итсәк иде. Әлбәттә, безгә күбрәк үз төбәгебез тарихы, үзебезнең күренекле шәхесләребез турында язарга һәм укырга кирәктер.
Афәрин, егетләр һәм кызлар! Озакка сузмыйча, әгәр үзебезнең каһарман шагыйребез Гакыйль Сәгыйровның Кошки районының Иске Фәйзулла авылында озак еллар яшәгән өен яңадан торгызып, анда музей ача алсак, Аллаһының тагын бер зур рәхмәтенә ирешер идек. Халкыбыздан да гел мактау сүзләре генә ишетергә насыйп булыр иде. Мин моңа нык ышанам, өметләнәм. “Өметсез шайтан гына” дип бер юкка гына әйтмиләрдер.
Разия ӘЮПОВА, Самара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе.
Просмотров: 964