Көзнең бер матур көнендә Камышлының социаль реабилитация бүлегендә ял итүче апалар белән бергәләп Сок елгасы янына ял итәргә чыктык. Табигатьнең хозурлыгы күз явын алып тора иде. Су буенда әллә ни матур агачлар үсмәсә дә, алар да бик матур итеп сары буяуга манылган иде. Тезелешеп үскән агачлар әйтерсең дә рәсамнар иҗат иткән сурәт. Аяк асты шыгырдап торган каләм кебек, яфракка күмелгән.
Камышлының Сабан туйлары үтә торган урындагы әкияттәгедәй агачтан бураган кечкенә генә өе, тыныч кына аккан Сок елгасы, су буендагы басма бала чактагы кебек үзенә тартып тора. Шушы урында ничек инде Габдулла Тукайның “Су анасы“ әкиятен сәхнәләштермисең ди?! Камышлының социаль реабилитация бүлегендә эшләүче, мәдәни чаралар уздыручы Рәмзия Мәгъдән кызы Әсәдуллина әкиятне үзгәртеп, аны ял итүчеләр белән бергә су буенда куярга булды.
Су анасы, Су анасының кызлары, таракны урлаучы малай һәм аның иптәшләре, әнисе үзләренең рольләрен оста итеп башкардылар. Әйтерсең алар сәхнәдән бер дә төшмиләр дә…
“Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм…
Өч малай балыкка дип су буена төшәләр. Ни күрсеннәр: Су анасы һәм аның кызлары судан чыгалар һәм җырлыйлар:
- Безнең әни — Су анасы,
Без бит аның баласы.
Шуңа судан без чыкмыйбыз,
Хәтта шунда йоклыйбыз.
Күлнең йомшак суында
Чәчебезне юабыз.
Алтын тараклар белән
Һәр бөртеген тарыйбыз.
Иртәләрен уянабыз
Бакалар тавышына.
Сокланабыз шаулап үскән
Туган як камышына.
Су анасы чәчен тарап, суга чума. Тарагы басмада кала. Малайның берсе әкрен генә килеп таракны урлый.
Су анасы чыга, тарагын эзли башлый, тапмагач елый:
- Кайда минем тарагым?
Чәчне ничек тарармын?
Тапмасам мин таракны,
Инде ямьсез каламын.
Әй, кызларым, килегез,
Берәр киңәш бирегез.
Тарагымны урлаттым,
Шуңа кайгыга баттым.
Су кызлары тезелеп чыгалар, әниләрен юаталар:
- Бер дә, әни, кайгырма,
Бар син хәзер авылга.
Тарагыңны тап та син,
Безнең янга атла син.
Бу вакытта малай:
- Су анасы! Су анасы!
Тарагыңны алдыңмы?
Алтын тарагыңнан
Шулай коры калдыңмы?… — ди.
Кояш бактач, кич җиттәч, Су анасы тәрәзәне шакый. Малайның әнисе:
- Кем бар анда? Кем ул? Кара төндә кем йөри? Ни кирәк сиңа, и пычагым кергере!, — дип кычкыра.
Су анасы:
- Ач! Бу мин – Су анасы.
Кайда минем алтын тарак?
Кичә көндез
Аны урлап качты
Синең улың – карак!, - ди.
Әнисе таракны тышка ата да:
— Ал да тарагыңны,
Бул син юлыңда.
Мондый эшкә бүтән улымның
Бармас кулы да, — ди.
Әнисе:
- Ник алдың син Су анасының тарагын?
Ник тидең аңа, балам?
Кеше әйберенә тимәскә дип,
Кечкенәдән өйрәтеп барам, - дип улын сүгә.
Малай:
- Ярый, әнием, тыңлыйм синең сүзеңне.
Кичер мине,
Бүтән алай эшләмәм.
Иясез әйбергә бүтән
Бер дә тимәм, - дип вәгъдә итә.
Әкиятне уйнап бетергәч, рәхәтләнеп өй алдында утырдык. Тәмле бәлеш ашап, кайнар чәйләр эчеп, җырлап-биеп күңел ачтык. Әле бала чакларны искә төшереп, әйләнмәләрдә дә әйләндек, истәлеккә фотоларга төшеп, рәхәтләнеп ял иттек.
Камышлы авылының социаль реабилитация бүлеге җитәкчесе Рушания ДИНДАРОВА.
Просмотров: 1055