Көз ашыга

i2Кошлар җыеналар җылы якка
Көз ашыгып атлый, җәй китә.
Яшел төсне чыгара ул юкка,
Сары-алтын сибеп бөркетә.

Салкын җилләр исеп куркыталар,
Яңгыр болытлары агыла.
Күп тә үтмәс тишелеп агарлар,
Ялан кырлар туеныр дымга.
 
Кояш инде өскә күтәрелми,
Саран гына сирпи нурларын,
Алтынга күмелгән ак каеннар
Миңа таба суза кулларын.
 
Алтын көзләр матуртуган якта,
Гүзәллеген карап туймасмын.
Туган авылым, жырым синең хакта,
Сине зурлап, мактапталмасмын.
 

Галимә ӘХМӘТШИНА.
Камышлы авылы.

Просмотров: 1117

Комментирование запрещено