В Уфе сегодня состоится финал международного конкурса красоты «Татар кызы-2017» / «Татар кызы 2017″: җиңүче таҗы кемгә эләгер

Clipboard03В Уфе сегодня состоится финал международного конкурса красоты «Татар кызы-2017». 12 девушек из Татарстана, Башкортостана, Удмуртии, Крыма, Москвы, Челябинской, Оренбургской, Свердловской, Астраханской, Ленинградской, Ульяновской областей и Казахстана поборются за титул татарской красавицы и главный приз — корону победительницы. Татарстан на конкурсе представит студентка второго курса К(П)ФУ Гульназ Гатина. Для проведения мероприятия выбрана одна из центральных концертных площадок Уфы — ГКЗ «Башкортостан» вместимостью более 1000 человек.

Напомним, в прошлом году конкурс приобрел статус международного и прошел в городе Челябинск. По его итогам победительницей стала девушка из Башкортостана — Эдельвейс Ихсанова. Это и стало причиной его проведения в этом году в Уфе.

Основная цель конкурса — возрождение и развитие национальных традиций, языка, обычаев. Одним из ключевых условий для участниц является знание литературного татарского языка.

По словам вице-премьера РТ и председателя Национального Совета Всемирного конгресса татар (Милли Шура) Василя Шайхразиева, идейное содержание конкурса связано с осмыслением истории народа и построением планов на будущее.  

«Показывая наших татарских девушек, татарских ребят, мы, с одной стороны, познаем свою историю, а с другой – планируем будущее. Главная идея этих конкурсов – найти не просто красивых татарочек, а девушек, имеющих активную позицию по отношению к своему языку, родной культуре. Они должны свободно владеть татарским, уметь петь, быть воспитаны в татарских традициях – с уважением к старшим, к родителям. При помощи конкурса мы находим таких девушек и ставим их в пример татарам, а также показываем их миру как образ девушки-татарки, представителя татарской нации», — сообщил он накануне в интервью ИА «Татар-информ».

Мероприятие начнется в 18:00 по местному времени.

В качестве специального гостя на конкурсе выступит заслуженная артистка Республики Татарстан, победительница телепроекта «Голос» Дина Гарипова.

«Татар-информ».

* * *
24 октябрь көнне Башкортстан башкаласы Уфада 2017 елның иң-иң татар кызын ачыклаячаклар. Билгеле булганча, конкурс 2011 елда беренче тапкыр Чиләбе өлкәсендә оештырылды. Берничә ел эчендә ул җитди проект дәрәҗәсенә күтәрелде. 2016 елда Чиләбедә бәйге Халыкара дип игълан ителде. Быелдан алып аның финалы Россиянең төрле калаларында уздырылачак.

Анда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Казахстаннан 12 кыз чибәрлекләрен, зирәклекләрен, татар халкының тарихын, гореф-гадәтләре, йолаларын белүләрен күрсәтә алачак. 

“Татар кызы“ конкурсы беренче тапкыр 2011 елда Чиләбе татар конгрессы тарафыннан оештырыла. Тәүге конкурста ук 300 дән артык кыз катнаша. Алар ярты ел дәвамында бәйгегә әзерләнә, үзара көч сынаша. 

Бәйгенең төп максаты — халык мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, яшьләрнең игътибарын тарихи-мәдәни мираска җәлеп итү, катнашучыларның белемнәрен һәм тормыш тәҗрибәсен арттыру. Шулай ук конкурс милләтара мөнәсәбәтләрне, төбәкара элемтәләрне ныгытырга ярдәм итә.  

«Яз гүзәле» җиңү яулармы?

Халыкара «Татар кызы» бәйгесендө Татарстанны Гөлназ Гатина тәкъдим итәчәк. «Мин Казан федераль университетында укыйм. Казан Энергоинститутында оештырылган «Яз гүзәле» бәйгесендә икенче урынны яулаган идем. Бу бәйгегә чакыру алгач, шатланып риза булдым. Бәйгегә әти-әнием белән бергәләп әзерләндек», – дигән иде Гөлназ Гатина бәйгедән соң.

Шунысы да игътибарга лаек, Татарстан студентлары арасындагы иң милли бәйгеләрнең берсе булган, соңгы елларда вузара статусын алган “Яз гүзәле” матурлык һәм талант конкурсында Россия Дәүләт Думасы Депутаты Илдар Гыйльметдинов Гөлназга махсус бүләк тапшырган иде.

Гөлназ – Казан (Идел буе) федераль университетының беренче курс студенты, булачак финансчы. Кечкенәдән үк сәхнәдә булган, төрле бәйгеләрдә җиңгән, “Сәләт”кә йөргән, татар теле олимпиадаларында катнашкан кыз. Тумышы белән Чирмешән районының Кармыш авылыннан.

«Татар кызы дигәндә, күз алдыма әбием килеп баса»

Энҗе-мәрҗәннәр белән бизәп эшләнелгән таҗ өчен барлыгы 12 кыз көрәшәчәк. Шуларның берсе Казахстаннан Розалия Исхакова. «Мин милли рухыбызны,татарлыкны,мәдәниятне, гореф гәдәтебезне яратам, hәм мин Татарстан жирендә яшәмәсәм дә, Казахстан дигән илдән булсам да, татарлар,татар гаиләләре бар икәнен дәлиллисем килә. Алар татарлыкны, туган телебезне, гореф-гәдәтебезне саклап шунын барысын да киләчәк буыннарга житкезеп яшиләр. Минем дә шуларның  вәкиле икәнемне күрсәтәсем  килә», — ди Р.Исхакова. 

Казахстан чибәре сүзләренчә, аның моңарчы мондый бәйгеләрдә катнашканы булмаган. Аның каравы, Казанда узган V Халыкара Татар теле hәм әдәбият олимпиадасына катнашып, Казахстан данын яклап, II урынга лаек булган. 

«Татар кызы» миңа тарихи жирләрне курергә hәм яна танышулар, кардәш татар кызлары арасында дәрәжәм нинди икәнен курсәтергә ярдәм итә. Үземнең бар белгәнемне күрсәтергә, белмәгәнемне өйрәнергә мөмкинлек бирә», — диде Казахстан вәкиле «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына. 

«Татар кызы дигәндә, — ди Розалия Исхакова, — иң беренче, татар телендә сөйләшә белгән, акыллы, тыйнак, камил, матур, өлкәннәрне хөрмәт итүче, житез, үзе бераз хәйләкәррәк кыз күз алдыма килә. Шулай ук әбиемнең кыяфәте күз алдыма килеп баса. Ул киләчәк буынарга туган жиренә дигән мәхәббәтне, туган телебезне, гореф-гәдәтебезне житкезә белгән». 

Конкурста катнашу кыен булмады, ди Розалия. «Оештыручыларга рәхмәтемне әйтәсем килә. Мин горурланам hәм татар кызы булып шул бәйгедә катнашуыма бик шатмын. Әлбәттә җиңүгә ышанычым бар. Финалга узуым — үзе бер җиңү. Казахстан татарлары барысы да мина ышана һәм ярдәм итә» — диде булачак «Татар кызы» катнашучысы. 

«Хәзер мин үземне чын мәгънәсендә татар кызы итеп тоям” 

Бәйгедә Чиләбе өлкәсен Рузалина Туктарова тәкъдим итәчәк. Рузалинага 19 яшь. Ул булачак юрист. Хәзерге вакытта 2 нче курста белем ала. Кечкенәдән халык биюләре белән шөгыльләнә, шулай ук буш вакытларында рәсем сәнгате белән мавыга.  

“Татар кызы” бәйгесенең  башка шәһәрләргә күчеп йөрүенә, аның шундый дәрәҗәгә күтәрелүенә мин бик шат кына”, — ди Рузалина Туктарова.  

Өлкәнең иң чибәр, иң зирәк татар кызы дип табылган Рузалина “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүенчә, бу конкурста ул үзенә бик күп нәрсәләр алган. “Бәйге безнең өлкәдә инде күп еллар дәвамында уздырыла. Быел мин дә катнашып карарга һәм үз көчемне сынарга булдым. “Татар кызы”нда катнашуым миңа бик күп белем, татар халкы, милли гореф-гадәтләребез хакында бай мәгълүмат бирде. Шулай ук конкурста катнашу дәверендә мин үземә бик күп якын дуслар, яңа танышлар таптым. Конкурс мине тулысынча үзгәртте. Эчке халәтем дә нык үзгәрде. Хәзер мин үземне чын мәгънәсендә татар кызы итеп тоям”, — диде Чиләбе чибәре.  

«Татар-кызы» бәйгесендә узган елларда кемнәр җиңгән?  

2011 ел — Эльза Галләмова, “Chevrolet Spark” машинасы һәм күчеп йөри торган таҗ белән бүләкләнде.  
2012 ел – Зөлфия Шәхвәлиева,“Chevrolet Spark” машинасы һәм күчеп йөри торган таҗ белән бүләкләнде.  
2014 ел — Зәлия  Әхтәмова, “Daewoo Matiz” машинасы һәм күчеп йөри торган таҗ белән бүләкләнде.  
2015 ел — Алинә Аптукова, “Лада” машинасы һәм күчеп йөри торган таҗ белән бүләкләнде.  
2016 ел — Эдельвейс Ихсанова, “Лада-Приора” машинасы һәм күчеп йөри торган таҗ.

Clipboard03Быел бәйгедә төп бүләк өчен кемнәр көрәшә?

Быелфиналга 12 чибәр узды. Болар — Əлфия Садыйкова (Əстерхан өлкәсе), Регина Равилова (Башкортстан Республикасы), Сеит-Əблаева Адэль (Крым Республикасы), Гөлназ Сәлташева (Ленинград өлкәсе), Динара Искәндәрова (Оренбург өлкәсе), Назлыгөл Насыйрова (Удмуртия Республикасы), Диана Бакирова (Свердловск өлкәсе), Гөлназ Гатина (Татарстан Республикасы), Алсу Халимдарова (Ульяновск өлкәсе), Рузалина Туктарова (Чиләбе өлкәсе), Розалия Исхакова (Казахстан), Диана Авернина (Мәскәү).

Моннан тыш, Алтай өлкәсе, Марий Эл Республикасы, Түбән Новгород өлкәсе, Санкт-Петербург шәһәре, Пенза өлкәсе, Төмән өлкәсе, Казахстаннан махсус кунаклар булачак.

intertat.ru

Просмотров: 1324

Комментирование запрещено