Хәсрәткә чумган язмыш

1Ветераннар белән аралашканда, мин бер нәрсәгә игътибар иттем – хәтта елмайганда да аларның карашлары җитди, ә күзләрендә моңсулык чагыла. Сугышның ачы хәсрәте гомердә дә сөртелмәслек шундый эз калдырган, күрәсең…

Хәлиулла углы Гомәр Хәлиуллов килене Халидә апа белән мине капка төбендә үк каршы алды. Алар үз йортларында яшиләр. Күкрәге тулы медальләр, озын буйлы, төз гәүдәле бабайны ерактан ук күреп алдым. Таягына таянып, ул тирән уйга баткан иде.

Бәлки, Җиңү көне алдыннан хатирәләре тагын да яңара төшкәндер, ә өч ел элек нәкъ менә 9 Майда үзенең хәләл җефетен соңгы юлга озатуыннан йөрәге тагын да сыкрап куйгандыр…

Гомәр бабай 1926 елда Кызыл Яр районының Лесная Кубань авылында туган. Әти-әнисе хәлле кешеләр булганнар. Авылдагы утыз йортның бишесе, берләшеп, артель оештырганнар һәм җир эшләре белән шөгыльләнгәннәр.

Әтиләре оста аучы булган. Җәен хезмәттә булса, кышларын ауда үткәргән. Районнан килгән түрәләргә аучылыкта ярдәм күрсәткән ул.

Ә 30нчы елларда колхозлашу чоры башлангач, аларны кулаклар исемлегенә кертеп, малмөлкәтләрен тартып алганнар, өйләреннән куганнар. Шулай алар әтисенең ата-анасында яшәргә мәҗбүр булалар.

Хәлиулла абзыйны, кулга алып, Кызыл Ярга алып киткәннәр. Ә анда аның белән бергә ауга йөргән теге түрәләр: «Ииии, бабай, исәнме,» – дип, үзен яхшылап каршы алмасыннармы! Хәтта төрмәгә дә утыртмаганнар. Күз буяр өчен генә НКВД бүлеге урнашкан бинага мич ягучы итеп куйганнар, яшәргә бүлмә бүлеп биргәннәр. Ә бишалты ай эшләгәч, бөтенләй авылына кайтарып җибәргәннәр. Шулай итеп, Хәлиулла абзыйга Аллаһы Тәгалә Үз ярдәмен күрсәтә.

«Кулак» ярлыгы тагылган әтисен беркайда да эшкә алмыйлар. Ә гаиләдә алты бала. Аларны ашатырга, киендерергә кирәк бит! Шуңа күрә Хәлиулла абый хатыны һәм улы Гомәр белән Самарга китә.

Әле колхозлашуга кадәр аларның нәселле айгырлары булган. Әтисе аны башка авылда яшереп, саклап калган. Нәкъ шушы айгырда ул шәһәрдә извозчик булып эшли дә. Туганнары ярдәме белән, алар бер бүлмәдә яшиләр.

«Әни һәм мин көянтә белән суга йөри идек. Бер елдан соң авылга әйләнеп кайттык. Һәм шул ук төндә айгырыбызны алып та киттеләр. Ул әле сугыш елларына кадәр яшәде.

Самардан кайтып, азрак тордык та, әтием, абыем һәм мин Казанга юл тоттык. Миңа бер 6 – 7 яшьләр булгандыр. Анда туганыбыз Исхак абый яши иде. Алар үзләре дүртәү, без өчәү бер бүлмәдә кыш чыктык. Әти кадаклар ясады. Соңрак ул бөтен гаиләбезне дә Казанга алып килде. Безгә барак бирделәр. Апа да, әни дә эшкә чыктылар. Ике ел биредә торганнан соң, картайган әби-бабабызны карарга дип, яңадан авылга кайттык», – дип искә ала әңгәмәдәшем.

Бер – ике ел торуга, 1938 елда Ташкенттан аларга кунакка бер туганнары кайта. И мактый ул андагы тормышны, и мактый. Моны ишеткән Хәлиулла абзый җыена да, гаиләсен шунда алып китә. Кияүдә булган иң зур апасы гына авылда кала. Әнисе балалар йортына пешекче булып урнаша, ә әтисе белән абыйсы төзелештә эшлиләр.

Шулай бервакыт Хәлиулла абый өченче каттан егылып төшеп, билен сындыра. Ничә айлар яткач кына, әкрен генә йөри башлый ул. Шуның белән аның хезмәт юлы тәмамлана да инде.

Сугыш башлангач, Хәлиулловлар авылга кайталар. Колхозга рәис булып килгән кеше аларга үз
өйләрен кайтарырга ярдәм итә. Моңа кадәр анда клуб булып тора.

Әти-әниләре балаларына яхшы тәрбия биргәннәр. Гомәр бабай сүзләренчә, алар бер генә тапкыр
нарасыйларына тавыш, кул күтәрмәгәннәр. Еллар узгач, Хәлиулла абзый мулла булып хезмәт иткән.

«Имгәннән соң, әти авыр эшкә ярамас булды. Ничек яшәгәнбездер, белмим. 13 яшемнән колхозда эшли башладым. Җәйләрен сабан сөрдем, кышларын терлек карадым.

Ә 1943 елның декабрендә, 17 яшем дә тулмаган иде әле, армиягә  алдылар. Иптәшем Галимҗан белән мине әтием арбада Мәләкәсскә илтте. Кич кундык та, иртән хәрби комиссариатка юл тоттык. Анда безнең яшьтәшләр бик күп җыелган иде.

Үзебезне урманга землянкаларга алып киттеләр. 55нче запас полкы иде бу. Төшкә хәтле бездән солдат ясыйлар, ә инде аннан, бераз ял итеп алгач, кичкә кадәр урманнан утынга ике метрлы бүрәнәләр ташыдык. Алып кайткач, аларны кисәбез, ярабыз», – дип сөйли милләттәшебез.

Ә инде алты айдан соң егетләрне чик сакчылары (пограничные) гаскәренә билгелиләр һәм Харьков шәһәренә алып китәләр. Анда да 4 ай солдат булып чыныккач, икенче Украина фронтына, тыл саклаучылар буларак, озаталар. Алар дезертирларны, немец диверсантларын тоталар.

Гомәр абый хатыны Нурҗиһан белән

Гомәр абый хатыны Нурҗиһан белән.

Аннан Львов шәһәре һәм Польшаның Перемышль чигендә 1950 елга кадәр хезмәт итә Хәлиуллов.

«44нче елның көзендә чикне, эчке тәртипне саклаучы (внутренние) гаскәрләрне бергә җыеп, бандеровчыларның безгә бик каты сугыш башлауларын хәбәр иттеләр. Карпатта 9 ай шуларга каршы көрәштек. Алар, чыннан да, бик усал булып чыктылар. Хәтта чик буе заставаларын тулысынча юк итәләр иде.

Мин станоклы пулеметчы идем. Галимҗан иптәшем белән безне сержантка укырга җибәрделәр. Тик мин: «Кешеләр өстеннән командалык итә алмыйм», дип, бу тәкъдимнән баш тарттым.

Шулай 50нче елга кадәр Көнбатыш (западный) чигендә бандеровчыларга каршы сугыштык. Алар безнең бик күп солдатларны харап иттеләр.

Ничәмә еллар узса да, ул коточкыч вакытлар бер дә онытылмый. Бергә хезмәт иткән, һәлак булган иптәшләрем әле дә күз алдымда тора. Төшемә дә керәләр», – дип, ул елларны исенә төшерә Гомәр бабай.

Ветеран икенче дәрәҗә «Ватан сугышы» ордены, Румынияне, Чехословакияне азат иткән өчен «Батырлык», «Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», Жуков медальләре белән бүләкләнән.

Сугыштан кайткач, кечкенә авылда эш булмаганлыктан, әтисе 24 яшьлек улын Самарга җибәрә. Туган тиешле Әкълимә апасы аңарга фатирга керергә ярдәм итә. Шунда күршесендә яшәгән Нурҗиһан исемле кыз белән танышып, гаилә корып җибәрә.

Ике – өч еллар «Кинап» заводында эшли Гомәр абый. Аннан аларга җир бүлеп бирәләр. Шушында
үз көчләре белән өй салып керәләр. Бүгенге көнгә кадәр бабай шунда яши дә инде.

«Кинап»тан китеп, ул берничә ел Металлурглар заводында, аннан инде 30 ел Фрунзе заводында слесарь-сантехник булып эшләп, пенсиягә чыга. Хезмәт ветераны исеменә лаек була.

Тик Гомәр абый аннан соң да тик утырмый. 80 яшенә кадәр шәхси мәктәптә үз һөнәре буенча эшли.

Әле сугыштан соң да, Хәлиулловларга зур кайгы кичерергә туры килә. Олы уллары Әнвәр 52 яшендә югала. Аның турында әлегә кадәр бер хәбәр дә юк.

Гомәр Хәлиуллов утыручылар рәтендә уңнан дүртенче.

Гомәр Хәлиуллов утыручылар рәтендә уңнан дүртенче.

Гомәр бабай улы Әмир һәм килене Халидә белән бергә яши. Алар әтиләрен яхшы тәрбиялиләр, үзенә зур хөрмәт күрсәтәләр.

Әмир абый шәһәрне газ белән тәэмин итү хезмәтендә сваркачы булып эшли. Халидә апа үз гомеренә төрле җирләрдә пешекче вазифасын башкарган. Хәзер заказлар буенча төрледән-төрле ризыклар пешерә.

Менә мин барганда да, Халидә апа кызы Наилә белән телеңне йотарлык тәмле пироглар пешереп куйганнар иде. Икесе дә аралашучан, ачык йөзлеләр, мине туганнардай каршы алдылар, алар белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык.

Гомәр бабай белән Минҗиһан апа 65 ел бергә гомер иткәннәр. Бу – үзе бер бәхет бит!

«Хатыныгыз белән ничек яшәдегез? Аның кайсы сыйфатларын өстен күрдегез?» – дип кызыксындым.

«Төрле чаклар булды инде. Тормыш бит ул, барысы да тигез генә бармый. Тик без бер-беребезне ихтирам иттек. Бергә өй салдык, балалар үстердек. Ул чиста-пөхтә иде, ирне ир итә белде», – дип җавап бирде Гомәр абый.

Хакимият вәкилләре вете-

Хакимият вәкилләре ветеранны онытмыйлар, Җиңү көне белән даими котлылар.

Каенатасына Халидә апа да кушылды:

«Әти кыза башлагач, әни шаяруга борып җибәрә иде.

Безнең бабай аз сүзле бит, ә ул сөйләшергә, аралашырга яратты, үзе бик шук иде. Ирен хөрмәт итеп яшәде. Аның турында: «Беркайчан да эчеп, эштән тоткарланып кайтмады.

Акчасын тулысынча кайтарды. Ул яктан мин тыныч яшәдем, әтиегез борчулар китермәде», дип сөйли иде».

«Хәзерге заманда аерылышулар бик күп. Бергә озын гомер кичерү өчен яшьләргә нинди киңәш бирер идегез?» – дип сорадым милләттәшебездән.

«Бер-береңне тыңлау, юл кую, аңлашу, ихтирам итү, гафу итә белергә кирәк. Берең кызган чакта, икенчеңә дәшми торырга», – дип җавап бирде Гомәр бабай.

Пенсиягә чыккач, дин кардәшебез намазга баса. Самар Җәмигъ мәсҗиденә йөрүче актив картларның берсе ул.

Хәзер генә, исәнлеге какшагач, йорт, урамнан башка, инде беркайда да чыкмый.

Шулай да әлегә кадәр көн саен иртән бер сәгать буена зарядка ясый. Төгәл бер вакытта ашый, даруларын да вакыт буенча гына эчә.

Режимга күнеккән солдатны еллар да үзгәртмәгән. Менә кемнән үрнәк алырга кирәк!

Гомәр бабайның ике оныгы, ике туруны бар.

«Сезнеңчә, кешедә ватанпәрвәрлек хисе үзеннән-үзе бармы, әллә аны тәрбияләргә кирәкме?» –
дип сорадым аңардан.

«Үз илеңне, туган җиреңне ярату, хөрмәт итү кеше күңелендә була инде ул.

Тик, әлбәттә, боларны кечкенәдән тәрбияләргә дә кирәк. Фашистлар һөҗүм иткәч, без дә, бер дә уйланмыйча, икеләнмичә, илебезне якларга бастык. «Ватанны саклау – Иманның бер өлеше», дигән хәдис тә бар бит.

Сугышлар гына бүтән була күрмәсен инде, кызым…», – дип, моңсу күзләреннән яшьләрен сөртеп алды Гомәр бабай.

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, № 2 (16), март — июнь 2017 ел.

Просмотров: 1049

Комментирование запрещено