Балачак хатирәләре

i2Балачагым, сине күпме сагынсам да
Кире кайтмасыңны мин беләм,
Тик шулай да, балачакны сагынып
Туган авылыма мин киләм.

Кочагыңда үтте балачагым,
Калды артта, калды яшьлекләр.
Кайтып күрсәм туган нигеземне -
Басып киткән әче әремнәр.

Чишмә юлы булган тар сукмакны
Басып киткән хәтфә үләннәр,
Талгын гына искән җилләргә дә
Башын игән ялгыз имәннәр.

Авылымда инде дуслар да юк,
Әз-мәз калган мине белгәннәр,
Тик шулай да, бар да сәлам бирә
Авылымда мине күргәннәр.

Күптән китте инде, көек казлар
Корганнардыр оя еракта,
Басылмый шул сагышларым бер дә,
Җырлар җырлап, үксеп елап та.

Гөлчирә ӘХМӘДУЛЛИНА.

Балыклы авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 913

Комментирование запрещено